воскресенье, 31 августа 2008 г.

АКЫЛЫҢНЫ КҮРГӘНЕҢ БАРМЫ ?


ДИН ҺӘМ МӘГЫЙШӘТ

Динне торгызу зарурлыгы турында төрле газеталарда мәкаләләр даими басылып тора. Безнең Саба районында уку яшендәге балалар ислам дине нигезләрен өйрәтүче җәйге лагерьларга тартыла. Элек Саба районы ВЛКСМ комететының 1 секретаре булып эшләгән, байтак еллар администрация аппаратын җитәкләүче Расих Хәсән улы әлеге балалар белән очрашуга барган һәм бик мәмнүн булып кайткан. Акырышу-бакырышу юк, сүгенү турында әйтмим дә, балалар шулкадәр итагатьле , ягымлы, карашлары якты, сөйләмнәре камил , тәмле итеп сөйләшәләр, -ди ул соклануын белдереп.- Милләт өчен һава кебек кирәк ахры дин, мин шундый тәэсирләр алып кайттым , -ди.
Безнең Шәмәрдән бистәсе мәчете каршында да дин нигезләрен өйрәнүчеләр өчен дәресләр тукталып тормый. Ә мәчеткә төрле яшьтәге мөселманнар йөри. Шәригать кушканча сакал йөртүчеләр дә юк түгел. Шундый егетләребезне быел Казанда милиция хезмәткәрләре туктатып төрле сораулар биргән.
Рөстәм атлы егетебез , “Нигә сакал үстердең?” дигән сөәльгә ,
- Мин ир-атның сакал-мыек йөртүен табигый дип саныйм. Ә менә хатын-кыз сакал үстерсә бу гайре табигый хәл булыр иде , -дигән.
Бистәбез мулласы Хәмит ага белән алмашлап имам вазифасын башкаручы Сәет атлы егетебезне дә Казанда бер милиция хезмәткәре уяулык күрсәтеп тоткарлаган. “Ни өчен сакал үстердең?” –дигән сорауга ул , “шәригать шулай куша дип җавап биргән.
- Нәрсә соң ул шәригать ? – дип кызыксынган пагонлы.
- Аллаһе Тәгаләнең кануны”, - дип җавап бирә безнең бистәдәш.
- Ә синең Аллаһе Тәгаләне күргәнең бармы соң? –дип сорый хезмәткәр.
- Ә синең акылыңны күргәнең бармы соң?- дип сорауга сорау белән җавап күндерә Сәет хәзрәт.


КИЛӘЧӘК ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА ?...

“Шәһри Казан”да, “оештыру коралы” хакында “Кояшка һөҗүм” , “Филне энә белән” һәм “Нәзакатьле корал кем кулында?” атлы мәкаләләрем дөнья күрде. Боларны нибары “оештыру коралы” хакында сүз башы буларак кына кабул итәргә мөмкин . Бу язма шул “кибәнне” очлап чыгуны гына күздә тота , ә мәсьәләнең асылына төшенер өчен җиткелекле чыганакларны кызыксынучылар үзләре эзләп табар дип өметләнәм...
Я , хода , баксаң киләчәкне, шул исәптән милләтләрнекен дә конструкцияләү турында эсхатология дигән атамага ия фән бар икән.... Путинның чиркәүдә шәм тотып торуын , христианнар өчен изге урыннарга зиярат кылуын һәм башка кайбер гамәлләрен,“киләчәкне конструкцияләү” кысаларында аңлатулар ышандырырлык яңгырый. Әлеге өлкә галимнәре фикеренчә “оештыру” технологияләре ярдәмендә цивилизацияләрне, мөстәкыйль тарихи субьектларны төкәндерү , халыкларга , җәмгыятьләргә тоталь контроль урнаштырып , аларны, читтән тагылган функцияләр үтәргә мәҗбүр итү , төрле илләргә төрле идарә моделе тагу, милләтләрне терелтү, күтәрү яки черетеп таркату да мөмкин нәрсә . Рус патриотлары әлбәттә инде үз халкын читләр тарафыннан җәберләнүче , шундый һөҗүмгә дучар корбан итеп күрсәтеп сыктыйлар... Һәркем тәненә үз күлмәге якын дигәндәй, мин фәкыйрьне исә шушы юнәлештә теоретик яктан баштанаяк коралланган шовинистларның белгәннәрен мазлум халыкларга, аерым алганда татарларга карата турылаулары шөһбәгә сала...
Эсхатология дигән гыйлем үзенчәлекле, терминнарын әйтергә тел күнми, билгеләмәләре катлаулы һәм болар хакында фәкыйрегезнең әтрафлы теоретик бәяләмә бирерлек әзерлеге дә ташка үлчим. Алай да , хәл кадәренчә гадиләштереп, мәсьәләнең асылын үзем аңлаган кимәлдә укучылар белән бүлешүне зарур саныйм . Беренче карашка гади һәм мавыктыргыч тоелган “За бортом” дигән Америка фильмын караучылар бардыр, аны Мәскәү телевиденисе ике тапкыр күрсәтте инде. Сюжет мондый : яхтада ял итүче аристократ хатын диңгезкә егылып төшә. Аны дулкын ярга чыгарып ташлый. Хатын хәтерен югалта . Ул, хезмәте өчен тиешле хакын түләмичә бер столярны рәнҗеткән була. Хастаханәдән аны шул тол ир барып ала һәм өенә алып кайта. Үзенең өч баласын , бу безнекеләр дип алдаша. Хатынга үткәнен ялганлап бәянлый, әйтик, әниең фәхишә һәм алкоголичка иде ,-ди. Кыскасы болар бергә яшәп китәләр . Күпмедер вакыттан соң хатынның хәтере уяна һәм хакыйкатьне белгәч, ул гаиләсенә , үз мохитына кире кайта. Әмма шул ачыклана , ул үз мохитында яши алмый икән инде. Һәм финалда ханым “яңа гаиләсе” белән кавыша. Беренче карашка биредә сүз мәхәббәтнең җиңүчәнлеге турында гына бара кебек. Әмма, шунысына да игътибар итик, хатынның үткәнен ялганлау , аның киләчәген тамырдан үзгәртә. Хәтта соңыннан хакыйкатьне белү дә үзгәрешкә киртә була алмый . Әлеге модельне халыкларга карата куллансалар ни диярсез ? Һәрхәлдә, татар өстендә бу алым күптәннән чарлана дип чамалыйм. Мин “татарское иго” дигән яланы һәм гомумән татар,төркиләр тарихын бозып бәянлауны күздә тотуым. Дөрес, чит илләрдә халкыбыз хакында хакыйкатьне бәян иткән тарих китаплары да дөнья күрә башлады. Ниһаять, үз илебездә дә гомуми тиражы 30 миллион чиген узган популяр китаплар авторы Александр Бушков “Чыңгызхан, билгесез Азия” атлы китабында “иго”ның кара яла булуын , Чыңгызганның төркилеген җиткелекле дәлилли. Ауропалыларның Атиллага карата котычкыч ялаларны да , рус әйткәндәй, “чиста суга чыгара”. Рәхмәт , әлбәттә. Әмма безгә дөреслек ярдәм итә ала микән инде?
Адәм баласы хатадан хали түгел. Кем әйтмешли , дүрт аяклы ат та абына. Хәлбуки, мәкаләләрдә телгә алынган мәкерле технологияләр тәэсирендә , минем карашымча, кайбер шәхесләребез, үзләрен милләт өчен зарур эш майтарабыз дип инанган хәлдә , аңа зарар салу белән мәшгуль түгелләрме? Ә бәлки алар үз хаталарын өлешчә төшенәләрдер дә, әмма хилафлыкларны бүтәннәр күрмәс дип өметләнәләрдер?.. Кисәтеп куям , мин үземне ахыргы дөреслекне белүчегә санамыйм һәм, ихтимал, фәһемем корольнең шәрәлеге хакында кычкырган баланыкы дәрәҗәсеннән әллә ни югары да түгелдер ? Әмма ,милләтебез киләчәгенә турыдан-туры тәэсир итүче гамәлләр уңаеннан борчыган кайбер мәсьәләләрне укучылар хөкеменә чыгарырга җөрьәт итәм һәм андый форсатны бары тик “Шәһри Казан” гына бирергә сәлатледер дип чамалыйм.
Тик әвәл “оештыру коралы” куллану җәһәтеннән нәтиҗәле бер фактка тукталу урынлы булса кирәк . Халкыбыз мәнфәгатьләренә чапырыш негатив гамәлләр уңаеннан байтак кына каләмзатларыбыз , конкрет гаеплене тәгаенлисе, милләт сатып сәяси капитал туплау кебек алама гадәттән биздерүне кайгыртасы урында, җеп очын яшерүгә хезмәт итә торган “фикер”гә ябыштылар : имеш безнең татар “шундый” инде , янәмәсе “татар башын татар ашый”... Шулай дип байтак гомерләр матбугат аша гавәм күңеленә бик тә яман гаеплелек кәсафәте сеңдерәләр... Иманым камил, әлеге фикерне каләмзатларыбыз күңелендә кемдер җирләштерү максатында, плагиатлыкка чосраклар алдында махсус “ычкындырган”нар һәм бәгъзеләр, аны күтәреп алып, үзләренеке санап, әләм сыйфатында кайчаннардан бирле җилфердәтәләр...
Соңгы ун елда Г.Камал исемендәге театр репертуарына күз салсак , анда кайсы елларны хәтта яртыдан мулрак өлешне бер автор әсәрләре били . Әлеге очрак өчен бәлкем монополия, узурпация төшенчәләре куллану урынлыдыр ,әмма без “бертөрлелеккә көйләнеш” , яки математика мәгънәләренә мөрәҗәгать итеп, “уртак ваклаучыга китерү” дип тә атап торыйк. ОШбу хәлләргә җавап йөзеннән яраткан театрдан биздем. Миндәйләр аз түгел ахры, анда йөрүчеләр кими диләр. Дөрес, ваз кичмәдем , кайбер спектакльләрне көч-хәл түзеп булса да караштырам , әмма берсе дә җанга сары май булып ягылмый. Шунысы кызык, театрыбызны тамашачысыз калдыруга иң күп көч куючы шәхес массакүләм мәгълүмат чаралары аша гаеплене эзли , үз версияләрен калкыта. Режиссерны , режиссерларны мөкиббән иткән автор(авторлар)никадәр талантлы булмасын, беркалыплылыкка көйләнгән дәвамлы репертуар сәясәте, хәтта Г.Камалны “үз театрында” дәвамлы үгисетү , театр сәнгатенә , драматургиябез үсешенә уңай тәэсир ясый алмый, ә киресенчә инкыйразга турылый дип саныйм. Баш режиссерның төп рольләрне гелән хатынына тапшыруы уңаеннан , аңа хөкүмәт даирәсеннән (театр бит хөкүмәт химаясында!) кем дә булса хет дусларча киңәш бирсә иде дип теләргә кала ... Тилемсә мисал йогышлы була ди рус мәкале, “Дилемма” фильмын төшергән Рамиль Төхфәтуллин театр режиссерының борынына чирткән , хатыны да уйный ( сүз юк, искиткеч артистка), үзе дә, кызлары да. Кыскасы , татар киносын үстерергә дип бирелгән фәлән йөз миллион сум акча асылда әлеге гаиләнең “раскруткасы” өчен тотылган дияргә дә җирлек бар. Әлбәттә, нәфес табигый нәрсә һәм ислам дине аңа каршы торуны юкка гына җиһад дип атамаган. Шуңа да әлеге өлкәгә дәүләтнең “тыкшынырга” , дәүләт контроле тәэмин итәргә хакы бар, хәтта бурычлы дип саныйм. Мәгълүм ки, кирпеч дивар өю өчен дә лицензия таләп ителә. Төзелешкә дәүләт органыннан рөхсәт алганда прораб һәм хәтта ташчыларның да тиешле белемнәре һәм квалификациягә ия булулары тәгаенләнә. Азык- төлек продуктлары, сәнагать эшләнмәләре җитештерү һәм халыкка тәкъдим итү өчен дә лицензия һәм сертификатлар булу мәҗбүри. Ә иртәдән кичкә кадәр эфирдан, яки сәхнәдән тузга язмаган такылдаулар, өч ноталы , “каеным”, “авылым”, “әтием “,”авылым”, “апам” һәм башка шундый тематикага караган эчтәлектәге, яисә, ярым шәрә хәлдә Ходайга фамильяр тонда мөрәҗәгатьле шырды-бырды җырулар ( Аллаһның исемнен тиешсез урында телгә алуны ислам дине тыя, христиан дине “не употребляй имя Господьне в суе” дип кисәтә ) ягъни рухи продукция өчен нинди дә булса критерийлар, таләпләр бармы һәм тиешле сыйфатны тәэмин итүгә нинди дә булса дәүләт учреждениесе өлешчә яки тулаем җаваплымы? Әллә боларның һәммәсе милләтебезне киләчәксез калдыруга хезмәт итүгә көйләнгән чаралар дип карарга тиешбезме?
Әдәби журналларыбыз милли әдәбият үсешенә хезмәт итәме, яки хакимияткә сыгынып, саилчелек режимына күнеп, дәүләт тарафыннан әдәби үсеш өчен дип кысмырлык күрсәтеп тамызган матди ярдәменә алданып , үз даирәләрендәгеләрнең җиңел кулдан тәпәләнгән икенчел әсәрләрен дөньяга чыгару белән артыграк мавыгу аркасында, асыл максат күптән онытылганмы ? Халык хуҗалыгында юк кына проектларга да , эшкә ашырырга рөхсәт алу өчен кырык төрле экспертизалар узу таләп ителә. Миңа калса иҗади продукциянең дә элементар критерийларга булса да җавап бирүе зарури . Журналларга һәм газеталарга да саллы дәүләт ярдәме кирәк әлбәттә, әмма даими түгел. Ярдәм курач , әмма даими булганда сыйфатны яхшырту, тиражны үстерү мотивациясе төкәнә.
Янә килеп татар теле филологиясе дип танылган, татарга үз сүзләре белән тел нигезләрен бәян итәргә сәләтсез “фән” дип тәкъдир ителгән өйрәтмә - ул фәнме? Бәлкем шушы хакта татар теле укытучылары арасында сораштыру уздыргадыр? Тарихны ялган фән, тарихчыларны ялганчылар дип белдерүчеләр дә ишәеп бара бүген. Татар үткәне мисалында да аларның ялганчылыгы җиткелекле дәлилләнә. Мәктәптә укыганда олимпиадаларда җиңмәгән, ягьни “иң-иң”нәр рәтендә булмаган, һәм югары уку йортында нигездә менә шушы ике “фән”не үзләштергән , ботларыннан селексәң төгәл фәннәр өлкәсеннән ни А ни Б төшмәүче, реаль тормышны белмәүче бәгъзе “фикер ияләренең” олыдан кубып хәтта президентны эшкә өйрәтергә алынулары шактый кызганыч , бер үк вакытта көлке күренеш , әтрәгәләмлек галәмәте булып аңлашыла һәм бу тәнкыйть тә түгел, ә бер кәләйләнү генә. Ә милләтнең киләчәген конструкцияләүдә тискәре , зарарлы роль уйнарлык иҗатка , эшчәнлеккә киртә кую өчен реаль тәнкыйть зарур. Әмма аның әтрафлы, белемгә һәм тәҗрибәгә таянган дәлилле булуы кыйммәт . Әйе, тәнкыйть кирәк , ә шул исем артына ышыкланып мактау, оятсызларча ялагайлану түгел! Хәлбуки , тәнкыйть материаллары дөнья күргәли. Халык хуҗалыгында аны дөрес кабул итәргә өйрәнделәр дип беләм. Профессионаллар дәшмәүгә гаҗизлектән , кайбер китап укучылар да тәнкыйди фикерләрен матбугат аша гавәмгә җиткерә... Һәм шуннан соң , “авыр сүз“гә тарган автор әлеге тәнкыйтьчегә каршы яу чаба. Фикерләрен кире кагып мәшәкатьләнми әлбәттә, ә “бәхәс”не шәхси яссылыкка күчерә, сүгенә , оппонентын мыскыллы кушаматлар тагып хәкарәтли һәм мондый ябырылуга карт-бланшны бәгъзе мөхәррирләр тоттыра... Аннары шулар ук тираж кимүенә аптырый...
Әлбәттә, эсхатология үтә дә кызыклы фән. Ә һәр тармакны халыкка, милләткә каршы эшләтүгә ирешүнең юлы әлеге фән өйрәтмәләреннән башка да такыр : эш башына, авыл хуҗалыгымы ул, сәнагатьме, әдәбият –сәнгатьме, олы нәфесле әтрәк-әләмнәрне генә утыртасы... Андыйлар, намуслылар, талантлылар, вөҗданлыларга каршы поход чыгарга яшь пионерлар күк “һәрчак әзер!” . КПССта да булдылар , кирәк икән , алалар икән, файдасы күренеп торса фиркадан фиркага чикерткәдәй сикереп йөриячәкләр. Йөриләр дә...