вторник, 5 августа 2008 г.

ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ

ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ...

Түрә йөртүче шоферларның үз аршыны һәм бизмәне. Укучыларга гыйбрәт булыр дигән уй белән шундый вазифадагы дус сөйләгәнне тәкъдим итәм.
Минем шеф сәнгатькә мөкиббән кеше, шуңа күрә телимме- юкмы һәртөрле мәдәни матавыклардан бик котылып булмый . Бәхәсләшмим, бездә мәдәният дигән нәрсәкәй юк түгелдер, әмма култура (редакция өчен: зинһар культура дип төзәтмәсәгез икән)дигәннәренең булуы бик икеле. Менә Ельцин, .Лужков һәм .Путин агайлар Казанга килгәч түбәтәйдән йөрделәр һәм моның белән алар татар җәмәгатьчелеге алдында үзләренең зыялылыкларын расладылар , мин, прастуй шофер, моны түлке шулай аңлыйм. Яки килеп, “Просто Мария” фильмында уйнап, миллион йөрәкләрне яулаган Виктория Руффоны ал, ул да Казанда мәчеткә ак яулык ябынып керде. Ә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә рәхим иткән дөньякүләм кинойолдыз, француз гүзәле Катрин Денев? Бик мәгънәле хатын икән бит, безнекеләр сыман “ими виду” кыяфәттә түгел,ә тез - түшләр каплаулы күлмәктән йөрде ул.
Элегрәк булган хәл , нәчәлнекнең туган авылына мәчет ачу тантанасына кайттык шулай. Авыл халкы рәешкә дигән киемнәрдән әйтелгән вакытка мәчет каршында җыйналган ; ир-атлар , малай-шалай түбәтәй, ә хатын кыз , кыз балалар ак яулык япкан. Иң алда , сугышта бер аягын тубыктан өздергән, икенчесе бөгелү сәләтен җуйган , күкрәге тулы орден-медалле бер агай таягына таянып тора. Районнан төшкән җитәкчеләр һәм дин әһелләре үзләренә күрә президиум хасил итеп , мәчеткә арка , ә безгә йөз куеп тезелештеләр. Диндарлар чалмадан, түрәләр бар да яланбаш иде. Иртәдән бирле оештыру эшләре белән мәш килеп ,чәч туздырып чабулаган авыл советы рәисәсе дә кемнәрдер әйткәли торгач , вакыт табып яулык ябынды. Әмма акны түгел, марҗаларга хасын, караны...Ә тантананы һаман кичектерәләр, ниндидер кадерле кунаклар киләсе бар имеш. Ике сәгать чамасы көтә торгач , кадерлеләр төркеме дә күренде. Кемнәр булгандыр инде, танымадым,бәлкем артистлар булгандыр, аларны да түргә уздырдык. Арада джинси кәчтүм-чалбар кигән нәчәлнек сымаграгының гына кыска итеп алынган ак чәчле зур башы каплаулы, ындыр табагы хәтле күләгәләгече хәтәр алга чыгып торган джинси бейсболка кигән иде ул. Башкалар исә яланбаш, йөзләрдә яңа гына кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәндәгегә хас кәнагать алсулык.
Анда сөйләүчеләр байтак булды. Минем нәчәлнеккә дә , мәчет салуга керткән өлеше өчен рәхмәт яудырдылар. Ә Казаннан килгән мулла бөтенесеннән шәп сөйләде. Монафикълык турында сүз башлагач кына,
- Нишләп безгә карап сөйлисең хәзрәт, әнә артыңда торучыларга борылгала әзрәк, -дип чүттән кычкырып җибәрмәдем.
... Бер елны экскурсия белән Раиф күле янындагы чиркәүгә кергәч, баш киемемне салырга куштылар.. Баксаң, аларда тәртип шундый икән. Кабер янында да саласы икән кәпәчне урыста. Хикмәти хода, Казанда татар кешесенең җеназасында да ару гына кешеләребез шул моданы куа булып чыкты. Һәй.. Кыз алып кайту, язылышу һәм туй уздыруның саф татарча камил тәртибе дә эшләнмәгән бит әле безнең, һаман да шул хәзерге заман җырлары сымак ни урычча , ни татарча килеп чыга . Хәер, аларына да түзәрсең ,сабантуйларны да күп җирдә әллә ниткән тозсыз өстәмәләр, әйтер идем бозым кертеп тәмам очсызлап бетерделәр. Әллә минәйтәм, марҗага өйләнүчеләрдән генә сөрдерәләрме соң безнең културабыз басуларын?
Марҗа дигәннән, әле күптән түгел шефның юбилеен уздырдык , анда миңа байтак чабуларга туры килде. Җиңел машинада шофер кырындагы урынны биләү, бәгъзе илләрдә кучер белән кузлада утыруга бәрәбәр диләр, ә бездә киресенчә ул түр чутында. Вәт шул “юбелигә” Казаннан туганнарын алып кайтырга тиеш идем . Үзәк ГАИ да эшләп отставкага чыккан, берәр бәлага тарсаң һәрчак ярдәм кулын сузарга торучы Сәгыйть абый йортын тиз табып, ишегалларына ук кереп туктадым. Аннары мединститутта укыта торган, микроблар буенча дацитмы, прафисырмы шунда нәчәлнекнең туганнан туган эңкәшенә юл тоттык . Артка Сәгыйть абый, аның хатыны Хәдичә апа һәм дацитның марҗа хатыны , минем кырга Сираҗи исемле дацит утырды һәм киттек туп-туры карап үзебезнең Саба якларына. Гөнаһ шомлыгы, кайсыдыр авыл аша үткәндә бер кәҗә очрап тора. Нәчәлнек энесе үзенең күреп калганын шул мизгелдә юлдашларга җиткерүне мөһим саный. Әмма артка борылып җиткәнче үк, авызы мин фәкыйрьнең колагы турында тигезләшкәч, кинәттән , ягъни колак барабанымны яру ихтималын ,янә килеп Сәгыйть абыйның Хәдичә апа белән корган тәмле әңгәмә җебен өзүе хакында да уйлап тормастан, шаркылдап көлеп җибәрә һәм тел шартлатып,
- Кәҗә дисәң дә кәҗә бу , -дип куя .
Көзгедән күренә :марҗа ханым битен пыялага терәп йокымсырап күзләрен йомган, һәм иренең дәртсенүенә аның тамчы да исе китми , ә Сәгыйть абый белән Хәдичә апа ни әйтергә җыена икән дип, кызыксынып голямәнең алтын тешле авызына текәлгәннәр..
Дациттның анекдоты сакаллы булып чыкты. Эчтәлек мондый: ГАИ хезмәткәре бер машинаны туктатып бәйләнә башлый. Машина хуҗасы : син юк белән маташасың , бер сотруднигыгыз фәләненче километрда үлеп ята , - ди. Гаишник шунда сыптырта. Барса ни күрсен , бер кәҗәне бәрдергәннәр һәм аның җаны тәслим имеш.. Кунак , үз мәзәген үтә дә кызыклы дип табып, янә хихылдарга керешә. Бераз юангач, үзенә кушылучы табылмавын тоеп, аптырабрак кала.
- Дорогой, ты про сотрудника ГАИ чтоли? –дип куя марҗасы.
- Да, -ди дацит , маңгаен җыера төшеп.
- Ты аудиторию перепутал , профессор. Сагит абы кажется всю свою жизнь в милиции прослужил. Так что, извинись, пока не поздно...
- Туктагыз әле, мин бит ни , начар ният белән түгел, -дип мыгырдана дацит, урынында боргаланып- Сәгыйть абый, пажылыста әбижатсә итмә, я не хотел...
- Ярый-ярый , бер күзәнәкле амебалар белән эш итә-итә үзең дә шулар төсле булып беткәнсең, сездәйләргә үпкәләмим мин , -ди Сәгыйть агай һәм минем җилкәгә учын сала:
- Берәр матур җыр куеп җибәр әле ,Зөфәр . Исең китмәсен бу голямәгә, рамазан аенда шуңа кунакка баргач , табынга чучка салосы турап, аракы да чыгарып кыстап маташты әле. Мин уразада бит дигәч, монда бит бер кем дә күрми, -дип тора тагы, ата каз боравы .
Үзебезнең якташ Таһир Якупов кассетасы бар иде, шуны куйдым.
Дацит тагын нәрсәдер такылдамакчы , аклануын дәвам итмәкче иде, Сәгыйть ага аны бүлдерүне зарур дип тапты:
- Рәсүл Гамзатов җырга комачаулаучының артына тибәргә ярый дигән!- диде ул, чын милициячә кискен итеп. Һәм галимебез шул мизгелдә гап-гади гражданин булды да калды.
Хуҗаның өенә вакытында кайтып кердек, әле кунаклар утырышмаган, ишегалдында тәмәке тартып, гапьләшеп торалар иде. Мин алып кайтканнарын кочаклап каршы алдылар, ике куллап күрешеп чыктык. Аннары, безнең аркада бүленгән гапь яңарып, иске эзенә төште ахры, берәү хастаханәгә кергәндә бахил кияргә мәҗбүр итүләреннән зарлана, ике сум илле тиенне чуталар, -ди. Икенчесе, явымлы, пычрак көннәрдә район администрациясенә үткәндә дә бахил киясе икәнен тәкърарлый. Өченчесе, бахил шомлы яңгырый, бәхилләшү сымак аңлашыла, татар халык җырындагы “керсәм чыга алмам инде” дигән юлы искә төшә, -ди. Тагын кайсыдыры,
- Элек аякка кия торган резин аслы чүпрәк башмакны да “прощай” дип атыйлар иде, димәк бәхилне тәрҗемә иткән булганнар , -дип тел шартлата. Физика укытучысы Мөбәрәк агай тарихка тирәнрәк кереп китә, борыңгы мифлар турында сүз чыгара, Зевс тарафыннан Прометейне , кешеләргә ут биргәне өчен кыяга чылбырлап, аның бавырын көн дә бөркет чукырга килүен сөйли һәм бүгенгегә китереп бәйли. Имеш тарихчы галимнәр бөгештерә, аларның “ут” дигәне аракы булырга тиеш, ә Прометей кешеләргә китергән казасына бәрабәр җәзага тартылган ! Тыңлаучылар рәхәтләнеп көлешәләр. Дацитның да әңгәмәгә катышасы килә икән,
- Мин дә бер нәрсә сөйлим әле, җәмәгать, -ди.
- Әйдүк-әйдүк , белемлерәк кеше ни әйтер икән, тыңлап карыйк, -диешәләр
Һәм агаебыз үзе караган ниндидер киноның исемен атый, караганыгыз бармы, дип сорый. Берәү дә карамаган икән. Шуннан бу ниндидер Козлов дигәнме, бүтәнме, шуның китабы хакында сүз кузгата. Әмма ,кызганычка каршы ул авторны да белүчеләр юк булып чыга. Галимебез аптырамый, ишеттерергә теләгән “кызык” аңлашылсын өчен әйткән киносынмы, әллә романның эчтәлеген микән, дәртләнеп , көр тавыш белән сөйләргә тотына. Бер заман әңгәмәдәшләрнең карашларына үлем сагышы сара башлавын чамалап , һәм кемнәрнеңдер авызны киң ачып иски башлауларын күреп , каударлана, кайбер сүзләрне йота башлый һәм күп тырыша торгач, ахыргы җөмләсенә өндәү куеп, туктап, тынып кала. Җиңүчән кыяфәттә “аңладыгызмы инде?!” дигән сыман , әле бер, әле икенче кунак тарафына инәлеп карый һәм елмая. Башкалар да, тагын алып биреп китмәсен тагын бу, дигән шөһбәдән, “аңладык” дигән кыяфәт чыгарып, шулай ук елмаялар... Үз әңгәмәләре инде кабат яңармый. Әлеге “киңлектә” гамьле әңгәмәнең гомумән урынсызлыгын да кунаклар бөтен тирәнлегендә төшенәләр.. Ә минем исә бер колак һаман зыңлый , ә аңымны , “чукрак кына калмасам ярар иде”, дигән хәсрәт эт урынына талый...Һәм бәхеткә, шул мәлдә,
- Әйдәгез кунаклар, табынга рәхим итегез , -дип өйгә дәшәләр.
Керәбез, утырышабыз. Хатыным да монда һәм урыныбыз үзем алып кайткан кунаклар тирәсендә икән. Сул колакны да “чукындырмаса” гына ярар иде дип куркып кына утырам . Табын мул, бер- бер арты сыйлар чыгып тора. Тост арты тост яңгырый. Ә теге кунак исеребрәк китте ахры, башкалар чиратына да кереп ул да тостлар әйтә. Менә бер мәлне ул авылларында ашларда Корьән укып йөргән , нәчелнекнең инде вафат әбисе Гыйлменисәттәй абыстайны ядь итеп эчеп куярга чакыру ташлый. Кызып алган кунакларга нәрсә, каплыйлар да куялар. Сәгыйть абый , каудар гына кырына килеп, колагына нидер әйтеп киткәч , ул тынычланыбрак калды. Дөрес урыныннан әледән әле торгалавыннан туктамады , янәшә-тирәдәгеләргә күз атты, кемнәргәдер ниндидер яхшылык эшлисе килде шикелле. Әмма башкаларда аның кайгысы юклыгын абайлагач, бүлтерек юан хатынына борылып :
- Маша! Аша син, -дип моның тәлинкәсенә колбасадыр, каз итедер, төрле тәмнүшкәләрне тутырды. Тегесе карусыз, рәттән урып бара. Бу ,әзрәк утыргач, тагын урыныннан куба, янә башын як-якка боргалый , тагын кемгәдер яхшылык эшләргә ниятли . Шулай эзләнеп торганда, күптән түгел тутырган тәлинкәнең “ ялтыратылганын” күреп ала һәм, янә,
Маша, син аша! –дип , хәләлен кайгыртырга керешә...
Хатынга мәҗлестә хөрмәт күрсәтү дә мәдәниятлелек һәм културалылыктыр да...Әле ярый мәйтәм ,марҗалар бар безнең ир-атка әзме күпме култура йоктырырга...
Менә бер мәлне биергә чыгабыз. Татарча биюләр китә. Иң хутлы җирендә кинәт музыка өзелә. Баксаң теге голәмә фонограмма белән эш итүчегә нәрсәдер аңлата. Ул арада бу микрофонны эләктереп белдерү ясый.
-Цыганочка с выходом, -ди.
Кепкесенә кай арада чәчәк тә беркетеп куйган икән, мөгаен юбиляр каршындагы вазадан эләктергәндер инде , китте бу биеп. Куллары киң җәеп бераз болгап йөрде, аннары ботларын, корсакларын чабаклагач, хатын каршына очынып килеп басты һәм,
- Давай Маша, нашу коронную , -дип кычкырып җибәрде.
- Даю Сереженка , дорогой! -дип җаваплады хатын.
Юан булса да ярыйсы гына җитез икән тагы үзе, “иих, иих” дип кычкыра кычкыра шактый хутлы сиптерә .. Бераздан марҗа түти арый төште , кулын сузып ире белән әйләнеп , туктарга җыена. Ә Сираҗи, моның камыр сыман юан кулыннан качып тайпыла да китә, тайпыла да китә. Сөзәргә җыенган кәҗә тәкәсе сыман әллә кайларга йөгереп китеп урап килә башлады берзаман. Ә берсендә аягы ишегалдына түшәлгән ташның чыгыбрак торганына туры килде ахры, абынып , гөрселдәп алга таба ауды.
- Ах, -дип куйды күпләр. Йөзе җимерелде инде дибез. Бәхеткә чырае катыга түгел, ә сыердан “төшеп” калган “коймак”ка туры килгән икән. Тиз генә чиләк белән су, сөлге алып чыкты нәчәлнек .Мин су салып тордым, юындырдык. Бер ике сыдырылган эзне чутламаганда, пычак та булмаган зыялыбызга...



































БАШМЫ , КАШМЫ , ҖАНАШМЫ

Мәрхүм шагыйрь Зиннур Насыйбуллин “Түрә булу өчен баш кирәк, яисә чабата хәтле каш кирәк” дияргә ярата иде. Тагын бер вариант бар бит әле , бәгъзеләр биек кәнәфиләрне хатыннары ярдәмендә яулый. Дөресрәге хатыннарының югарыда утыручы туганнары булышлыгы белән...Күрәләтә хәмерсөяр буп - буш кешене дә иң җаваплы урынга кую ике тиен бер акча булуына иманым камил, чөнки шундый бер эшлекле белән яшьрәк чакта юлларым кисеште. Шул агабыз, текә вазифасына керешкәч үк мөгез чыгарып , һәр шимбә моның кабинетына җыелып, дөнья хәлләре хакында такылдап утыра торган булып киттек...Берсендә ул шундый проблема хакында фикер тәгәтте:
- Кәҗә басты район үзәген. Нишлибез кәҗә белән. Бөтен агачларны кимереп бетерәләр бит, әнәсен саткырлары!
Сүз иярә сүз китте. Кемнәрдер , кәҗә хуҗаларына зур штраф салырга кирәк, ди, кемнәрдер кәҗә хуҗаларының кемлеген ачыклап, аларга эшләгән оешмалары җитәкчеләре аша тәэсир итүне куәтли , кәҗәләрне гомумән чыгартмаска кирәк , диючеләр дә бар.
Әмма гомуми агымга чапырыш фикерле берәү табыла. Ул Санэпедимстанция баш табибы икән.
- Түлке бер дә дөрес сөйләмисез инде , җәмәгать! –дип кычкырып җибәрә әлеге ир-ат.
- Ничек дөрес түгел?
- Мин укыдым. Кайсыдыр китапта язылган. Кәҗә ул шундый җәнлек икән, аңа тауларга менеп, таулардан төшеп , һәм дә сәхрәләрдә гел йөреп тору кирәк дигәннәр анда!
.. Һәр яңа шимбә саен җыеныбыз шушындыйрак рухта дәвам итте, әмма Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте” бүреләре сыман , сафларыбыз атнадан атнага сирәгәя торды. Иң әвәле эрерәк җитәкчеләр, Сельхозтехника берләшмәсе җитәкчесе, РАЙПО рәисе , май заводы директоры юкка чыкты. Аннары берәм-берәм калганнар кыяклый башлады. Ә берсендә җыенга килүчеләр , әлеге чараны оештыручы райбашкарма рәисе һәм урынбасарын санамаганда дүртәү генә идек: юл бүлегеннән мин, коммуналь хуҗалык башлыгы, АТП начальнигы һәм тагын кайсыдыр, безнекеннән дә фәкыйрь һәм бәләкәй оешма әйдәре . Район башлыгы бу хәлгә уңайсызланды , әмма сер бирми,
- Бүген бирегә иң сознательный җитәкчеләр килгән икән, -дип безне дә купайтып үз хәлен дә җиңеләйтергә азаплана. Әмма АТП җитәкчесе аны аямады , авызын ерып һәм һәркемгә ишетелерлек һәм хәтта тантана белән ,
- Без, Фәлән Фәләнеч, ахырына кадәр йөрергә булдык инде! – дип белдерде...
Агаебызның чырае кара янды , катлы-катлы сүгенеп җибәрде һәм шимбә җыеннарыбыз шуның белән шул булды...
Нурихан ага Фәттахка ышынсак, Саба дигән атама фиргавен заманнарыннан ук мәгълүм. Идегәй дастанында да ул телгә алына. Күрәсең татарның байтак кына асыл уллары һәм кызлары тикмәгә генә безнең төбәктән калыкмаган . Ягъни, якташларыбызга хас камил тел, итагатьлелек , табигый олпатлык һәм бер үк вакытта кече күңеллелек борыңгыдан килә . Ә менә төбәгебездә әтрәгәләмлекне бер ара читтән, Казан ихтыяры белән китереп куелган җитәкчеләр тырыша-тырмаша җирләштерергә азапланды дип чамалыйм. Кайберләренең затсызлыклары кырга сыймады һәм алар хакында ягыбыздагы агай-апайлар әле дә булса тетрәнеп искә алалар. Ялтыравыклы журналда бездән киткән шундый түрәнең сүрәте басылып, каләм иясенеңме, әллә фикер иясенең микән шуны мактаган мәкаләсе дөнья күргәч, шул “хөрмәт”кә якташларның ничек төкеренгәннәрен күрсәгез... Шимбә җыеннары белән мавыгучы да каяндыр китертелгән кош икәне аңлашылса кирәк.
Тукайча әйтсәк, “...Үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...” Ягъни Саба районы белән шушы төбәктә туып үскән кешеләр җитәкчелек итә бүген. Нәтиҗәдә иң әвәле авыл халкын колсытуга, авыл балаларын, укуларны өзеп яңгырлар астында басуда эшләтүләргә нокта куелды. Оешмаларны да ябып басуга куу модасы бетте. Баксаң эшне башкача да , акыл белән дә оештырып була икән.
Бәгъзе төбәкләрдә җитәкче кабинетына үтү мең бәла , хәтта ки мөмкин дә түгел дип сөйлиләр. Безнең якта андый проблема да юк хәзер . Шәхсән үземнең, вазифам буенча еш кына баш архитектор һәм район хакимият башлыгының төзелешне кайгыртучы урынбасарына йомышым төшә. Мәгълүм ки, Мәскәү чыгарып торган кануннар нигезендә төзелеш эшенең иң катлаулы этабы –иксез-чиксез кәгазь дәръясын билгеле бер вакыт аралыгына сыешып кичә алу. “Шәп”, “пешкән” бюрократларга юлыксаң, максатыңа ирешкәнче йөз дә бер әйләнеш ясатулары ихтимал. Андый матавыкларга байтактан тарган юк һәм бәлкем миңа гына шулай уңайдыр дип тә уйлап куям , чөнки архитектор - авылдаш, абыйсы белән бер партада утырып укыдык ,ә хакимият башлыгы урынбасары Равил әфәнде Гасыймов - мәктәптәш, вуздаш, һәм күптәнге таныш . Шул сөйләгән бер кыйссаны бәянламый да булмас ахры, чөнки әлеге җитәкченең юмор хисе сәламәт, шәт гаеп итмәстер. Бала чагында пионерлагерьда ял иткәндә ул үзенә аерым мөнәсәбәт күрсәтүләренә юлыга: качырып кына бүтәннәргә эләкмәгән печенье, шоколад ише тәм том белән сыйлыйлар моны. Ә бер көнне кайсыдыр тәрбияче,
- Хәснулла Кашапович ни хәлдә , син аларга туган тиешле бит инде? – дип моның кылын тарта.
Яшь пионер ханымның асыл максатына төшенми,
- Нишләп туган булсын алар , алар бит фәлән, ә без төгән, фамилияләр генә бер төрле безнең! -дип мәсьәләгә ачыклык кертә...Һәм кадер-хөрмәткә чик куела... Ул , күрәсең гомерләр узу белән үзенчә гаделлекне торгызуга ирешкән, ягъни тора-бара Хөснулла Кашшаф улы масштабындагы җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән...Ә эшне катлауландырмый , туры юлны тиз таба белү сыйфаты һәм зыялылыгы белән бәлкем узгандыр да...
Гомумән Саба ягы җитәкчеләренең күпчелегенә чабатаны түргә элү хас түгел. Әйтик, нәсел-ырулары көмешчеләр авылы Тенекигә тоташкан , русчалап әйткәндә потомственный тимерчеләр токымыннан булган һәм язмабызда алдарак АТП җитәкчесе буларак телгә алынган Миңнислам әфәнде Ногъмановны бер заман райком секретаре итеп сайладылар . Гадәттә мондый вазифага ирешүчеләр бик һавалы булып, уклау йоткан сыман төз атлап йөрүчән һәм вәкарь белән генә сөйләшүчән .Әни район үзәгендә, райком чатында шуны очратып, дус хатыны Сәвия апаның кайда яшәвен сорашкан. Миңнислам Әхмәт улы,
- Хәзер, Саҗидә апа, сызып аңлатам мин сиңа, - дип, шул тирәдән үтеп сүтеп йөрүчеләр күплегенә өһәмият биреп тормастан ,кулына таш алып, чүгәләп, асфальтка сыза –сыза, кайсы урамнан нинди тыкырыклар аша үтеп бару юлын бәйнә-бәйнә төшендергән.
“Үзгәртеп кору” тормышка байтак төзәтмәләр кертте , юк кына нәрсәләр хакында шаккатып сөйләр заман килде. Мәгълүм ки , район башлыклары текә машиналарга утырып чаба һәм юл кырыенда кул күтәреп торучылар алар өчен, минем “р” хәрефен әйтә белмәүче бер дус әйтмешли, әллә баг, әллә юк. Веттехник авылдаш егет , Казаннан кайтырга чыгып , юл кырында караңгыда каңгырып торганда , районыбыз җитәкчесе туктап утырткан һәм авылыбыз Юлбат турындагы чатта төшереп калдырмыйча, олы юлдан тайпылып, өе янынача илткән. Әлеге җитәкчебез өчен мондый илгәзәклекне табигый дип сөйлиләр . Хәер, хәзер Мамадыш белән җитәкчелек итүче якташыбыз Рөстәм әфәнде Кәлимуллин да, Теләчедә башлык чагында район сабантуе түгәрәгендәге , бүтән төбәкләрдә гомер бакый түрәләр һәм аларның хатыннары гына кукыраеп тамаша кылып утыра торган өсте ябулы чатырны сугыш һәм хезмәт ветераннары карамагына тапшырып шаккатырганы булды. ...Кыскасы, язучы-драматургларыбыз үз әсәрләренә тырыша- тырмаша, бармактан суырып конфликт эзләп азапланмасалар да була, аны эзлисе юк, ул - затлылык һәм әтрәгәләмлек бәрелешенә кайтып кала... Бүген , әйтик туган ягыбыздан соңгысының чигенгән чагы…





ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ...

Түрә йөртүче шоферларның үз аршыны һәм үз бизмәне. Укучыларга кызык булыр дигән уй белән шундый вазифадагы дус сөйләгәнне тәкъдим итәм.
Минем шеф сәнгать ярата, шуңа да телимме юкмы һәртөрле мәдәни чаралардан тайпылды юк . Бәхәсләшмим, бездә мәдәният дигән нәрсәкәй бардыр, әмма култура (редакция өчен: зинһар культура дип төзәтмәсәгез икән)дигәне булуы бик икеле. Менә .Ельцин, .Лужков һәм .Путин агайлар Казанга килгәч түбәтәйдән йөрделәр һәм моның белән алар татар җәмәгатьчелеге алдында үзләренең зыялылыкларын расладылар , мин, прастуй шофер, моны түлке шулай аңладым. “Просто Мария” фильмында уйнап халыклар мәхәббәтен яулаган Виктория Руффо да Казанда мәчеткә ак яулык ябынып керде һәм татар әбиләре аны яратып аркасыннан сөйделәр. Ә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә рәхим иткән дөньякүләм кинойолдыз, француз гүзәле Катрин Денев ? Ул тез - түшләре каплаулырак күлмәктән иде . Ә менә безнең кайбер туташ- ханымнар , боларны озатып йөргәндә “ими виду” стилендә киенгәннәр иде дип истә калды...
Моннан байтак еллар элек булган хәл , нәчәлнекнең туган авылына мәчет ачу тантанасына кайттык. Авыл халкы рәешкә дигән киемнәрен киеп әйтелгән вакытка мәчет каршында җыйналган ; ир-атлар , малай-шалай түбәтәй, ә хатын кыз , кыз балалар ак яулык япкан. Иң алда , сугышта бер аягын тубыктан өздергән, икенчесе бөгелү сәләтен югалткан күкрәге тулы орден-медалле бер агай таягына таянып тора. Районнан төшкән җитәкчеләр һәм дин әһелләре үзләренә күрә президиум хасил итеп , мәчеткә арка , ә безгә йөз куеп тезелештеләр. Дин әһелләре чалмадан, калганнар бар да яланбаш. Иртәдән бирле оештыру эшләре белән мәш килеп ,чәч туздырып чабулаган авыл советы рәисәсе дә кемнәрдер әйткәли торгач ниһаять яулык ябынды. Әмма акны түгел, марҗаларга хасын, караны...Әмма тантананы кадерле кунаклар киләсе бар дип билгесез вакытка чигерделәр .Ике сәгать чамасы көтә торгач , килергә тиешле кадерлеләр төркеме дә күренде. Кемнәр булгандыр инде алар, танымадым. Аларны да түргә уздырдык. Арада джинси кәчтүм-чалбар кигән нәчәлнек сымаграгының гына кыска ак чәчле башы каплаулы, ындыр табагы хәтле күләгәләгече хәтәр алга чыгып торган джинси бейсболка кигән иде ул. Ә башкалар янә яланбаш, йөзләрдә яңа гына кайнар чәй эчкәндәгегә хас кәнагать алсулык.
Анда сөйләүчеләр күп булды. Минем нәчәлнеккә дә , мәчет салуга керткән өлеше өчен рәхмәтне күп яудырдылар. Казаннан килгән мулла шәп сөйләде. Монафикълык турында сүз башлагач,
- Нишләп безгә карап сөйлисең хәзрәт, әнә артыңда торучыларга борыл, -дип чүт кычкырып җибәрмәдем.
Бәлкем мин аңлап җиткермимдер, әмма бер елны экскурсия белән Раиф күле янындагы чиркәүгә кергәч, безгә баш кием салырга куштылар.. Ә менә татар кешесенең җеназасына ару гына кешеләребез яланбаш килә. Урыс кешесе мәрхүм булса бу шулай тиештер бәлки, әмма татар кешесен озатканда түбәтәй кимәүне мин културасызлыктан дип бәһәлим. Кыз алып кайту, язылышу һәм туй уздыруның саф татарча камил сценарие дә эшләнмәгән бездә. Һаман ни урысча , ни татарча килеп чыга . Сабантуйларны да мокытлык очсызлый. Әллә марҗага өйләнүчеләрдән яздыралар соң сценарийларны? Марҗа дигәннән, әле күптән түгел шефның юбилеен уздырдык бит , анда миңа да байтак чабуларга туры килде. Башта продукциясен ташыйсы булды, аннары бәгъзе кунакларны алып кайту да минем сыртка төште...
Җиңел машинада шофер кырындагы урынны биләү, бәгъзе илләрдә кучер белән кузлада утыруга бәрәбәр диләр, ә бездә киресенчә ул түр чутында. Нәчәлнекнең юбилеена Казаннан туганнарын алып кайтырга тиеш идем . Үзәк ГАИ да эшләп отставкага чыккан, берәр бәлага тарсаң һәрчак ярдәм кулын сузарга торучы Сәгыйть абый йортын тиз табып, ишегалларына ук кереп туктадым. Аннары мединститутта укыта торган, микроблар буенча дацитмы, прафисырмы шунда нәчәлнекнең туганнан туган эңкәшенә юл тоттык . Артка Сәгыйть абый, аның хатыны Хәдичә апа һәм дацитның марҗа хатыны , минем кырга дацит утырды һәм киттек туп-туры карап үзебезнең Саба якларына. Гөнаһ шомлыгы, кайсыдыр авыл аша үткәндә бер кәҗә очрап тора. Нәчәлнек энесе үзенең күреп калганын шул мизгелдә юлдашларга җиткерүне мөһим саный. Әмма артка борылып җиткәнче үк, авызы мин фәкыйрьнең колагы турында тигезләшкәч кинәттән , ягъни колак барабанымны яру ихтималын ,янә килеп Сәгыйть абыйның Хәдичә апа белән корган тәмле әңгәмә җебен өзүе хакында да уйлап тормастан шаркылдап көлеп җибәрә һәм тел шартлатып,
- Кәҗә дисәң дә кәҗә бу , -дип куя .
Көзгедән күренә :марҗа ханым битен пыялага терәп йокымсырап күзләрен йомган, һәм иренең дәртсенүенә аның тамчы да исе китми , ә Сәгыйть абый белән Хәдичә апа ни әйтергә җыена икән , дип кызыксынып голямәнең алтын тешле авызына текәлгәннәр..
Дациттның анекдоты сакаллы булып чыкты. Эчтәлек мондый: ГАИ хезмәткәре бер машинаны туктатып бәйләнә башлый. Машина хуҗасы : син юк белән маташасың , бер сотруднигыгыз фәләненче километрда үлеп ята , - ди. Гаишник шунда сыптырта. Барса ни күрсен , бер кәҗәне бәрдергәннәр һәм аның җаны тәслим имеш.. Кунак , үз мәзәген үтә дә кызыклы дип табып, янә хихылдарга керешә. Бераз юангач, үзенә кушылучы табылмавын тоеп, аптырабрак кала.
- Дорогой, ты про сотрудника ГАИ чтоли? –дип куя марҗасы.
- Да, -ди дацит , маңгаен җыера төшеп.
- Ты аудиторию перепутал , профессор. Сагит абы кажется всю свою жизнь в милиции прослужил. Так что, извинись, пока не поздно...
- Туктагыз әле, мин бит ни , начар ният белән түгел, -дип мыгырдана дацит, урынында боргаланып- Сәгыйть абый, пажылыста әбижатсә итмә, я не хотел...
- Ярый-ярый , бер күзәнәкле амебалар белән эш итә-итә үзең дә шулар төсле булып беткәнсең, сездәйләргә үпкәләмим мин , -ди Сәгыйть агай һәм минем җилкәгә учын сала:
- Берәр матур җыр куеп җибәр әле ,Зөфәр . Исең китмәсен бу голямәгә, рамазан аенда шуңа кунакка баргач , табынга чучка салосы турап, аракы да чыгарып кыстап маташты әле. Мин уразада бит дигәч, монда бит бер кем дә күрми, -дип тора тагы, ата каз боравы .
Үзебезнең якташ Таһир Якупов кассетасы бар иде, шуны куйдым.
Дацит тагын нәрсәдер такылдамакчы , аклануын дәвам итмәкче иде, Сәгыйть ага аны бүлдерүне зарур дип тапты:
- Рәсүл Гамзатов җырга комачаулаучының артына тибәргә ярый дигән!- диде ул, чын милициячә кискен итеп. Һәм галимебез шул мизгелдә гап-гади гражданин булды да калды.
Хуҗаның өенә вакытында кайтып кердек, әле кунаклар утырышмаган, ишегалдында тәмәке тартып, гапьләшеп торалар иде. Мин алып кайтканнарын кочаклап каршы алдылар, ике куллап күрешеп чыктык. Аннары, безнең аркада бүленгән гапь яңарып, иске эзенә төште ахры, берәү хастаханәгә кергәндә бахил кияргә мәҗбүр итүләреннән зарлана, ике сум илле тиенне чуталар, -ди. Икенчесе, явымлы, пычрак көннәрдә район администрациясенә үткәндә дә бахил киясе икәнен тәкърарлый. Өченчесе, бахил шомлы яңгырый, бәхилләшү сымак аңлашыла, татар халык җырындагы “керсәм чыга алмам инде” дигән юлы искә төшә, -ди. Тагын кайсыдыры,
- Элек аякка кия торган резин аслы чүпрәк башмакны да “прощай” дип атыйлар иде, димәк бәхилне тәрҗемә иткән булганнар , -дип тел шартлата. Физика укытучысы Мөбәрәк агай тарихка тирәнрәк кереп китә, борыңгы мифлар турында сүз чыгара, Зевс тарафыннан Прометейне , кешеләргә ут биргәне өчен кыяга чылбырлап, аның бавырын көн дә бөркет чукырга килүен сөйли һәм бүгенгегә китереп бәйли. Имеш тарихчы галимнәр бөгештерә, аларның “ут” дигәне аракы булырга тиеш, ә Прометей кешеләргә китергән казасына бәрабәр җәзага тартылган ! Тыңлаучылар рәхәтләнеп көлешәләр. Дацитның да әңгәмәгә катышасы килә икән,
- Мин дә бер нәрсә сөйлим әле, җәмәгать, -ди.
- Әйдүк-әйдүк , белемлерәк кеше ни әйтер икән, тыңлап карыйк, -диешәләр
Һәм агаебыз үзе караган ниндидер киноның исемен атый, караганыгыз бармы, дип сорый. Берәү дә карамаган икән. Шуннан бу ниндидер Козлов дигәнме, бүтәнме, шуның китабы хакында сүз кузгата. Әмма ,кызганычка каршы ул авторны да белүчеләр юк булып чыга. Галимебез аптырамый, ишеттерергә теләгән “кызык” аңлашылсын өчен әйткән киносынмы, әллә романның эчтәлеген микән, дәртләнеп , көр тавыш белән сөйләргә тотына. Бер заман әңгәмәдәшләрнең карашларына үлем сагышы сара башлавын чамалап , һәм кемнәрнеңдер авызны киң ачып иски башлауларын күреп , каударлана, кайбер сүзләрне йота башлый һәм күп тырыша торгач, ахыргы җөмләсенә өндәү куеп, туктап, тынып кала. Җиңүчән кыяфәттә “аңладыгызмы инде?!” дигән сыман , әле бер, әле икенче кунак тарафына инәлеп карый һәм елмая. Башкалар да, тагын алып биреп китмәсен тагын бу, дигән шөһбәдән, “аңладык” дигән кыяфәт чыгарып, шулай ук елмаялар... Үз әңгәмәләре инде кабат яңармый. Әлеге “киңлектә” гамьле әңгәмәнең гомумән урынсызлыгын да кунаклар бөтен тирәнлегендә төшенәләр.. Ә минем исә бер колак һаман зыңлый , ә аңымны , “чукрак кына калмасам ярар иде”, дигән хәсрәт эт урынына талый...Һәм бәхеткә, шул мәлдә,
- Әйдәгез кунаклар, табынга рәхим итегез , -дип өйгә дәшәләр.
Керәбез, утырышабыз. Хатыным да монда һәм урыныбыз үзем алып кайткан кунаклар тирәсендә икән. Сул колакны да “чукындырмаса” гына ярар иде дип куркып кына утырам . Табын мул, бер- бер арты сыйлар чыгып тора. Тост арты тост яңгырый. Ә теге кунак исеребрәк китте ахры, башкалар чиратына да кереп ул да тостлар әйтә. Менә бер мәлне ул авылларында ашларда Корьән укып йөргән , нәчелнекнең инде вафат әбисе Гыйлменисәттәй абыстайны ядь итеп эчеп куярга чакыру ташлый. Кызып алган кунакларга нәрсә, каплыйлар да куялар. Сәгыйть абый , каудар гына кырына килеп, колагына нидер әйтеп киткәч , ул тынычланыбрак калды. Дөрес урыныннан әледән әле торгалавыннан туктамады , янәшә-тирәдәгеләргә күз атты, кемнәргәдер ниндидер яхшылык эшлисе килде шикелле. Әмма башкаларда аның кайгысы юклыгын абайлагач, бүлтерек юан хатынына борылып :
- Маша! Аша син, -дип моның тәлинкәсенә колбасадыр, каз итедер, төрле тәмнүшкәләрне тутырды. Тегесе карусыз, рәттән урып бара. Бу ,әзрәк утыргач, тагын урыныннан куба, янә башын як-якка боргалый , тагын кемгәдер яхшылык эшләргә ниятли . Шулай эзләнеп торганда, күптән түгел тутырган тәлинкәнең “ ялтыратылганын” күреп ала һәм, янә,
- Маша, син аша! –дип , хәләлен кайгыртырга керешә...

Хатынга мәҗлестә хөрмәт күрсәтү дә мәдәниятлелек һәм културалылыктыр да...Әле ярый марҗалар бар безнең ир-атка әзме күпме култура йоктырырга...

























Рөстәм Зарипов


САБАЛЫ БУЛАЛМАДЫМ

Бистәбез Саба районы биләмәсенә урнашса да шәмәрдәннәр “сез сабалар” дигәнне өнәми. Биредә кемнең каян, кайчан килеп яши башлавы мөһим түгел , Чистайданмы ул, Башкортстаннан яки Чуашстаннанмы, бар да үз . Бары тик сабаларга карата гына караш сагаюлы. Шәмәрдәннең статусы тумыштан поселок, ә Сабаныкы элек сала иде . Шуңа да “поселковыйлар” район үзәгендә яшәүчеләргә “ авыл” дип, өстән аска карап сөйләшергә ияләнгән. Һәм бер мәлне, Тукайның “Баскыч” шигырендәгечә рольләр үзгәреп куйды: Саба –шәһәр, ә җиде мең кеше яшәгән шәмдәлдәге шәмдәй балкып торган, Татарстанның юк-бар калаларына биргесез Шәмәрдән –авыл җирлеге дип тәгаенләнде. Моның плүс яклары да бар, укытучы һәм табибларга хезмәт хакы артыграк түләнә башлады . Хәлбуки, үзгәреш күпчелекнең тешенә тиде. Бигрәк тә гомуми мунчада чабынганда шушы хакта ризасызлык белдерүләр ишетергә туры килә. Ил, җөмһүрият, район җитәкчелеге эшчәнлегенә дә ярыйсы гына кырыс бәяләр куйгалыйлар . Һәм биредә, сәнгатькә бәйле даими күргәзмә эшли дисәң дә ярыйдыр. Мин татуировкаларны күздә тотуым. Кайберәүләрнең хәтта күз кабакларында да язу бар . Бер шундый сәнгать сагындагы агай Казанга, социаль яклау үзәгенә пенсия юллап барганын сөйли. Аңа анда яхшы адвокат очрап, җиткелекле ярдәм күрсәткән. Баксаң моның утырып чыккан елларының җәмгысы 30 га җыела, ә пенсиягә тиенү өчен егерме бише дә җитеп ашкан икән... Хәер, төбәгебезне күргәзмәләрнең рәсмиләре дә читләтеп узмый. Әйтик, яңарак кына якташыбыз һәм бистәдәшебез рәссам Мөнәвир Минһаҗев иҗаты белән танышу форсаты чыкты.
Мин гаиләм белән туган якка 90нчы елны кайтып төпләндем. Һәм бистәбезнең җирле Робин Гуды булуы хакында ишеттем. Ниндидер төркемнәр Казаннан килеп биредә үз ихтыярларын урнаштыра башлаган була. Бу мөгаен юридик затларга үз салымнарын җиткерү белән бәйле булгандыр. Аннары кемнәргәдер “ 9” лы машиналарын сатарга да мәҗбүр иткәннәр дип сөйләделәр. Һәм көннәрдән бер көнне әлеге чакырылмаган кунаклар җитди каршылыкка дучар булып, гомерләре фаҗига белән тәмамлана. Суд, үз бизнесын һәм гомерен саклау өчен төркем белән зарур каршылыкка кергән җирле “Робин Гуд”ны аклый. Шәмәрдәннекеләр, халкыбызның мәшһүр бер Советлар Союзы Рерое исемен йөрткән бу егетне гаепсезгә саный, хөрмәт итә, аның белән теләктәш.
Газ миче ягучы булып эшләүче Радик абый белән дуслашмый һич мөмкин түгел, чөнки мунча ачылганчы ук эчкә уздырып бер ялгызыма рәхәтләнеп юыну чабыну мөмкинлеге тудыра. Кайчак, ул хөрмәт иткән тагын кемнәр дә андый форсатка ирешә. Минем каен себеркесен яраксызга чыгарып, үз имән себеркесен эшкә җиккән бастырык беләкле әзмәвер гәүдәле , татарчасы камил , итагатьле мунчадаш бер ир –ат әнә шул легендар шәхес булып чыкты.
Мин аның кемлеген соңыннан , Радик абыйдан белдем.
- Кем ул итагатьле кеше ? – дип кызыксындым.
Инде, юлда туры килеп яңадан очраткач, аңа “Тамчы гөл” исемле китабымны бүләк иттем.
Яңа танышым,
- Ә беләсеңме, мин дә бит яшь чакта шигырьләр яза идем, -диде.
Радик агай , барча туганнары кебек үк эре гәүдәле, куәтле-егәрле зат .Озак еллар шахтада күмер чапкан. Бер тапкыр үзенең тыңгысызлыгы аркасында әздән генә җир астында кысылып үлми калган. Энесе Марсель абый дә мәһабәт гәүдәле кеше , Шәмәрдән урта мәктәбендә физкультурадан укытты. Шушы урында чигенеш ясап, аның кыйссасына да туктап узыйк инде. Мәгълүм ки, Шәмәрдән элек-электән үзенең бүрек фабрикасы белән дан тота иде. Рәтле баш киемен әллә кемнәр әллә кайлардан килеп биредән юлладылар заманасында. Фабрикадан “селтәп” чыккан мех кисәкләрен теркәп өйләрдә дә тектеләр ул чорда, ә әзер товарны станциядә туктаган поезд вагоннарына кереп урнаштыру –үсмерләр җилкәсендә булды.” Вагонга керәсең, сатып алучыны табасың, ул бүрекне киеп карый. Ошатса, сатулашып, бәясен килешәсең. Клиент, бүрекне башына кигән хәлдә акчасын саный. Шулчак поезд кузгала башлый. Һәм син, акчаны кесәңә шудыргач ,тиз генә тегенең бүреген салдырасың да, ялт кына вагон ишегенән аска, перронга сикерәсең. Бер бүрекне бишәр, алтышар тапкыр сата идек...Ә бер мәлне, инде диплом алып, Байлангар мәктәбенә укытучы булып билгеләнгәч, үтә дә уңайсыз хәлгә тардым . Ике бик чибәр укытучы кызны култыклап Казан урамыннан барганда бер агай артка төшеп ,- - Аһ, Шәмәрдән жулигы..Хәтерлисеңме, миңа ничек бүрек сатканыңны , -дип йөзне җыртты. Байтак ара ияреп барды бу . Туктап якасыннан бик аласы , кызлар бар. Җитмәсә алар,
- Сиңа эндәшә түгелме соң ул, -дип аптыраталар.
- Исерек ул! –дип кырт кисәм...”
Шулай сөйләгән иде , кыска гомерле агай... Аның энесе Гаффан да шәп спортчы иде заманасында. Аңа да тәнгә сүрәт төшерә торган урынга барып кайту язган булган.
Хәер, Болгарга , зиярат кылырга барып , тәһарәт алырга Иделгә кергәч тә кайбер мөселманнарыбызның тәненңә әз-мәз булса да чигүләр күзгә чалынды. Ял көне иде ул . Намазлар укып кайтырга чыккач, Идел кичүендәге биш чакрымга сузылган машина чираты күреп өнсез калдык. Ул заман әле күпер төзелеп бетмәгән. Баксаң, ял көне гел шул хәл икән биредә, ә без моны исәпкә алмый сәяхәткә чыкканбыз. Нишләргә? Дүшәмбе көн эшкә дә барасы бар . Паромнан төшәсе машиналар өчен калдырылган аралык буш тора торуын.. Егетләребез, шоферны тәвәккәллеккә өнди һәм безнең автобус шул тасма буйлап алга ыргыла. Як-яктан янап кычкыралар , ә без бер нигә карамый алга барып , каршы хәрәкәт башланды дигәндә генә шлагбаум төбенә барып чүмәшәбез. Паромнан төшкән машиналар китеп беткәч, шлагбаум аша Казан ягына кайтучы машиналарны берәм-берәм үткәрәләр . Алар йөзмә күпергә төялә башлый. Ә без биләгән урыннан ни алга, ни кырыйга, ни борылып китү җае юк. Бәгъзеләр биредә көн уздырыр иде, тик Шәмәрдән егетләре түгел. Иң әвәле мәчет карты Габдулла агай, “Без изге юлда, безне сез бушлай уздырырга тиеш” дип паромга хезмәт күрсәтүче марҗаларны аптырата башлады .
- Абый, сез мәңге паромга үтә алачак түгел, керсәгез түләмәссез, -дигән вәгъдә бирә гаярь марҗа түтәйләр .
Ул да булмый , ике таза егетебез шлагбаумны төбе -тамыры белән йолкып нигездән чыгаралар һәм аклы каралы киртәсен киреләй борып, паромга керергә укталган машиналар юлын яптылар. Ягъни, үз автобусыбызга хут ачтып, шоферга кул изиләр. Шоферыбыз, көтелмәгән хәлдән каушап, машинасын кинәт йолкытып , моторны әздән генә тончыктырып сүндерми. Әмма үзен тиз кулга ала һәм паром хезмәткәрләре аңышканчы машинасын ажгыртып паромга кереп тә китә...
Габдулла агай да үз сүзеннән чигенмәде, тәки бер тиен түләмичә икенче ярга чыктык...
Болгарга сабалылар да йөри. Имам булып киткән сыйныфташым да, махсус автобус алып, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән бергә Болгар якларын урап кайтканы булган. Тик хәзрәт бу сәяхәтне искә төшерергә яратмый, чөнки фронтовикларыбыз, кибет саен туктап, “матур” итеп барганнар һәм бик “матур” булып кайтканнар . Шәмәрдәнлеләр арасында да бар иде фронтовиклар... Имам хәзрәтебез Хәмит абый үзе дә утлар-сулар кичкән шәхес. Әмма , безнең автобуста ислам дине кушканнардан тайпылырга теләүчеләр булуы сизелмәде. Өлкәннәр , тизрәк кайтып җитү максатында кайбер намазларны казага калдыру ягын куәтләгән иде дә, яшьләр ризалашмады, мәчетле авылда керәме намаз вакыты, басудамы, минутында туктап , азан әйтеп , кичектерүләрсез укыдык , Аллаһе Тәгалә разый булсын.
P . S . Шәмәрдәннәр генә түгел , сабалыларга да шәмәрдәннәрне үз итмәү хас. Әйтик, укуымны тәмамлагач, байтак еллар Мөслимдә эшләдем. Күпме дәвер узып та , шунда барып чыксам, “Кайчан кайттың?” дип сорап, үзләренекегә чыгаралар. Ә Сабага төшкән саен барыбер кем дә булса , “Шәмәрдәннәр нишләп йөри?” дигән сөәле белән гаҗиз итә...Дөрес , Сабаныкы санаучылар да дөм юк түгел анысы. Район мәдәният йорты методисты Рәйсә ханым Имамиева моннан байтак еллар элек мин язган шигырьнеме, җырнымы “ Социалистик Татарстан” га юллаган, ә авторын “Рөстәм Сабалы” дип күрсәткән. Һәм ул шулай басылып та чыкты. Тик псевдоним ябышмады, аны хуплаучылар табылмады. Ә, Фәннүр атлы, шул чорда Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән дус, кесәсеннән каләм алып , “монда бер хата киткән” дип ,“Л” хәрефен “К” га төзәтеп куйган иде ...

Комментариев нет: