воскресенье, 17 августа 2008 г.

ШӘҖӘ, АДӘЛӘР, АБСНА


Очкычтан төшеп, Адлер аэропорты аша чыгып та җитмисең , кара тут йөзле, алтын тешле таксистлар чолганышында каласың . Берсе,
- Без Татарстан кунакларын хөрмәт итәбез, -дип бирә.
- Татарстанда әрмәннәрне дә хәрмәт итәләр, -дип җаваплыйм.
Таксичыларга үзләрен таныган җавап ошый, елмаялар , ”ай, маладис”,” вай, дарагой” ди-ди хезмәтләрен тәкъдим итәләр.
Безне алмага “Яшел урман” санаторие автобус юллаган икән, шуңа төяләбез. Автомобиль юлы диңгез буенча һәм тимер юл белән янәшә сызылып сузыла. Ягъни, кайсын сайласаң да рәхәтләнеп диңгез күреп барасы..
Хак булса Сочиның ярты халкы -әрмәннәр . Ә Адлерда тагын да күбрәк диләр. Хәер андагы берсеннән берсе кәттә , зиннәтле виллалар әлбәттә бай әрмәннәргә төсрәктер. Дөрес, “Мәскәүләр” дә биредә виллалар торгычы диделәр. Әмма минем фикеремчә Мәскәү ул Россия түгел, ә үзгә дәүләт һәм аның башкаласы –Рублевка...
Кара диңгез яры – яшел таулар... Ярдагы Адлер белән Сочи калалары арасын тоташ урман каплаган таулар тезмәсе ялгый. Яшел таулар артында кар каплаганнары да шәйләнә. Ә иң матур , иң ямьле, иң күркәм урынга, ягъни Ахун тавы итәген( Ул тауның очында Сталин төзеткән күзәтү манарасы тора) Сталин, Молотов, Микоян үз иткән . Сәламәтлекне ныгыту максаты белән биредә урнашкан “Яшел агачлык” атлы шифаханәгә килгән мин фәкыйрьгә “халыклар атасы”н һәм аның яраннарын онытмаган сукмаклардан йөрергә насыйп булды. Урта гасырлар чоры замогын хәтерләткән, өч катлы , тышкы яктан диварлары һәм түбәсе яшелгә буялган Сталин“куыш”ы без яшәгән корпустан 200м метр ары гына. П хәрефе итеп салынган әлеге замокның ал ягында, беренче катка уелган уелган ике капка бар. Берсеннән эре техника белән керешле, ә икенчесеннән җиңел машинага утырып чыгып таеп була. “П” хәрефе чатларының очында беседка һәм икенче каты тоташ тәрәзәләрдән гыйбарәт янә бер бина бар. Бүген дача дип аталган әлеге корылманың шәхси хуҗалары бар һәм аны каравылчылар саклый. Бүлмәләренең эче, диварлары – түшәмнәре затлы агачтан җиһазланган , болконнарының терәкләре саллы, мәһабәт колонналардан гыйбарәт. Корылманың диварлары һәм түбәсе дә яшелгә буялуның хикмәте әлбәттә диктаторның ислам динен хөрмәт итүенә бәйле түгел бугай. Ул үзенә һөҗүм итәрләр дип куркып яшәгән һәм яшел төсне маскировка өчен кулай дип тапкан булса кирәк. Абхазиядәге 5 дачасының Рица күле артындагысы шулай ук тоташ яшелдән диделәр. Ә калганнары ниндидер, аларын күрү форсаты чыкмады.... Безгә , тарих дәресләрендә Сталин аскет , бер кат киеме генә булган, байлыкка грам исе китмәгән дип тукып килделәр . Баксаң юк, хәтта ул да малга хирыслык күрсәткән . СССРның беренче һәм актыккы президенты М.С. Горбачев та диктаторның “бөек башлангыч”ыннан үрнәкне шәп алган. Аның Кырымда, Форос төбәгендә , 50 га биләмәле дача салдыруы хакында Т.Я. ндә дөнья күргән “Җиктереп Тулпар, Кырымга” атлы мәкаләмдә язган идем шикелле. “Башы керсә, арты кермәгән” әлеге генсек-президент Абхазиядә дә 5 катлы дача салдырырга өлгергән һәм шуның биек түшәмле залында куйдырган люстрасы гына 800 килолы һәм 24 метр биеклектә булып, аның 180 лампочкасы бар...Ул дача - бүген Миноборонаэкспорт милке имеш ... Хәер Фороста Татарстан дачалары булуы хакында искәрткән идем, биредә дә безнекеләр коры калмаган ахры, каравылчы Леня агай шулай ди ...
Сталинның Мәскәү астында дачасында вафат булганлыгы хакында байтак язмалар дөнья күрде ... Горбачевның сәяси үлеме “ Форос дачасы” белән бәйле. Иң югары җитәкче- коммунистларның һәр дәвердә малга хирыслыклары, тоткан идеологияләренә беркайчан да тугры һәм ихлас булмауларын һәм СССР җимерелүнең котылгысызлыгын тәэмин иткән. Хәер, коммунистик философиягә нигезе ташы булган “материя беренчел, рух икенчел”, “яшәеш аңны билгели” кебек карашлар да , ахыр чиктә коммунистик рух түгел ,ә малга хирыслык җиңәчәген тәгаенли ләбаса?
Кара диңгез буенда дөньяның иң дәһшәтле тираны дачасы янәшәсендәге “Яшел агачлык” ( Зелёная роща) атлы саноторий ихатасында үзенә күрә якташ, Татарстан номерлы автобус очрады. Баксаң –Татнефть бүләге имеш. Әле аннн бер Джип та «яуган» бугай . Шифаханәнең беренче корпусын да шулар төзегән һәм төзекләндергән ди персонал.
Бу тирәләрдә элек убыг , адыг халыклары яшәгән . Петр 1 тарафыннан десант төшерелеп төбәк яулап алынгач , җирле халыкларны , ватаннарын калдырып китәргә теләмәүләре сәбәпле кырып бетерәләр. Шифаханәдә каравылчы хезмәтендәге әрмәни , 70 ен тутырса да картаерга ашыкмаучы Леонид агай әйтүенә караганда Сочиның чын исеме Шәҗә , Туапсенеке –Тугапсе , Адлерныкы Адәләр яки Ардәләр, хоста шәһәрчегенеке Хаста икән . Аптырый идем аны ,каян килгән монда “Гитлер” сымак атама дип ...Татарлар гына түгел, әрмәннәр дә “күпмиллләтле” имеш . Әйтик әлеге агайның нәсел ыруы Әрмәнстанга 1914 елны Төркиядән, әрмәннәр күпләп яшәгән Трабзон төбәгеннән күчеп кайткан һәм аның төбәктәшләренең телләре төрекнекенә якын. Агай төрекчә дә камил белә һәм грузинча да сукалый ала “. Мин әдәби әрмән телен белмим, үз авылыбызда бер-беребезгә “кардәш” дип дәшәбез”, ди ул. Санаторийда ял итүчеләр өчен кич саен дискотека оештырылып, анда биер өчен популяр русча попса җырлар яңгырый. Арада берсе, моңлырагы башка телдә. Татарныкына да ошаган үзе, тик сүзләре аңлашылып җитми. Ди-джейдан барып белешсәм- әрмәннеке булып чыкты. Җыр кушмтасында “Җан балус” дип тәкърарлана. Массаж ясаучы урыс егете Антон әрмәнчә белә,( мәктәптә укыганда класста әрмәннәр яртылаш булгач өйрәнелде инде дип акланды), “җаным” –кадерлем дигәнне аңлата , ә балус – бала дип тәрҗемә итте... “Җан баласы” атлы булып чыкты ахры әлеге матур җыр. Хәер татарда да “кыз бала” дип җырлау
бар бит. Янә килеп Җанбәк һәм Җанбикә дигән исемнәр дә булган бездә. Хәер , башкорт халкыныкы дип чутланган “Йәнбикә” җырын да татарлар иҗат иткәнлеге “Казан утлары”нда дәлилле бәянланды...
Шифаханәдә күңел ачу , мәдәният хезмәте күрсәтү , аң белем бирү , сәяхәтләр оештыру тиешле югарылыкта. Сочи филармониясеннән Нина Хачатурян атлы ханымның концертын карап хозурландык һәм шул концертта үзем өчен бер яңалык та ишеттем : моңарчы “Гори,гори моя звезда” исемле атаклы җырны адмирал Колчак язган дип юрыйлар, шундый легенда өстенлек итә иде...Баксаң аны Петр Петрович Булахов дигән кеше юридик факультет тәмамлаган Собянин атлы танышы сүзләренә язган икән. Булахов гомере соңында хәерчелеккә төшә, сукырая һәм аны граф Шереметьев үземе , нәселе дәвамчысымы икән, химаясына ала.
Тагын бер музыкаль квартет (беренче скрипканда уйнаучының фамилиясе Симонян иде бугай) белән танышу форсаты чыкты , әмма Абхазиягә сәяхәт аркасында анысы “кулдан ычкынды”.
90 нчы елларда гүзәллек конкурсында җиңгән мисс Сочиның йөзенә җирле кавказлы егетнең кислота сипкәнлеге хакында матбугатта шаулаганнары хәтердә. Имеш кыз моның гыйшкын кабул итмәгән . Аны күптән түгел Мәскәү телевидениесе кабаттан күрсәтте, уздырган операцияләр уңышлы чыкмаган икән, йөзе дә ...Әлеге җинаятьчел гамәл аркасында Кандопогадагы сыман вакыйгалар куермаган. Ихтимал , явызның христиан өммәтеннән булуы коткаргандыр шаукымлы күтәрелешләрдән ...
Абхазиягә барасы автобуска безнең шифаханә туристларыннан тыш та өстәлделәр. Гид Нона исемле абхаз хатыны һәм аңа Давид исемле булачак этнолог галим ярдәм итте. Давид тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якларга җыена икән, исемемнең гарәпчәсе-Даут дип таныштырды.
Абхазия җирендә 200 дән артык кайнар чишмәләр бәрә икән һәм безнең эрага кадәрге борыңгы заманда Юлий Цезарь да биредә падагра чиреннән дәваланган имеш. Янә килеп Кащей Бессмертный турындагы совет фильмын Абхазия тауларында төшергәннәр булып чыкты. Биредә диварлардай текә биек кыялар кайбер урыннарда күкне каплардай булып тараялар . Тарлавыклардан чыгып , әле җәелеп, янә җыелып агучы тау елгаларының үз матурлыгы . Таулар арасында күлләр очрый . Иң матур күлләре Рица дип атала. Кыялар арасынңа җәйрәп яткан шушы күлгә мөнәсәбәтле легенда да бар икән. Имеш биредә бик чибәр кыз яшәгән. Аның абыйлары ауга йөргән , сеңелләре аларны ашатып-эчертеп озатып калган, аш-су әзерләп каршылаган. Бу тирәгә абыйлы-энеле башкисәрләр килеп чыга . Шуларның олысы энесенэ:
- Тау итәгендә кем шулай матур җырлый икән , бар карап кил әл , -дип әмер бирә.
Башкисәр яшь егет чишмәгә суга дип килгән былбыл тавышлы гүзәл кызны күреп башта өнсез кала, аннары хисләренә хуҗа була алмыйча аңа ташлана. Кыз абыйларын ярдәмгә чакырып кычкыра. Тауларда тавыш яңгыраучан бит, абыйлары аны ишетә һәм ярдәмгә ашыгалар. Әмма ара ерак була , теге явыз инде кызны харап итә һәм атка атланып качарга азаплана. Кызның бер абыйсы башкисәрнең артыннан сөңге ыргыта, тидерә алмый. Аптырагач калканын ыргыта. Калкан да тими, - тарлавыкка туры килеп кызның күз яшьләреннән тулып ага башлаган ерганакның юлын бүлә. Күз яшьләреннән әлеге күл хасил була һәм кыз башына төшкән хурлыкны күтәрә алмыйча шул күлгә таудан ташланып һаләк була. Ә абыйлары кайгыдан тораташ кыялар булып катып калалар...
Гүзәл Рица күле ярында ахгаз халык ашлары белән сыйлыйлар. Пешергәннәре –румыннарның да ашы саналган мамалыга, чучка итеннән шашлык, форель балыгы, абхаз шәраблары , самогоны (чача), һәм коньяк дигәннәре дә эчемлекләрнең рәтен белүче юлдашлар фикеренчә самогоннан эллә ни ерак китмәгән. Рица күле буенда ял итүчеләр күренә. Бәгъзеләр су велосипедында сәйран чигә. Шактый мәйданга җәйрәгән әлеге сулыкның ар ягында урман каплаган таулыкта , “Сөт шарлавыгы”ннан ерак түгел Сталинның ике катлы дачасы урнашкан. Диварлары һәм түбә калае, маскировка максатында дип аңлашылды, яшелгә буялган.
Абхазиянең табигате искиткеч матур, Гагра каласы , Гадаута шәһәрчеге шактый, авыллары төзек, ямьле күренә. Әмма биредә ниндидер хезмәт кайнаганы бөтенләй дә сизелми. Җиләк-җимеш бакчалары , ни дә булса җитештерүче оешмалар да очрамады. Гид әйтүенчә мондый матур җирләрдә сәнагат оешмалары, җитештерүләр булырга тиеш тә түгел. Элек СССР чорында биредә елына миллион кеше ял итсә, аннары өзеклек килеп чыккан. Инде кабаттан Русиядән килүчеләр саны 200 мең чиген уза икән. Кыскасы биредә тормыш-туристларга хезмәт күрсәтеп акча табуга көйләнгән. Абхазиягә керер алдннан чиктә рус чик сакчылары Русия паспортларыбызны алып, компьютерга кереп тикшерде. Ә абхаз чигендәгеләр шул ук докуменка сүз чынлыгы өчен күз ташлау белән генә кәнагатләнде. Ә кире чыкканда анысын да зарур санамадылар...Минем аңлавымча әлеге җөмһүрият асылда Русия биләмәсендә, анда рус телендә сөйләшләр , хәтта җырлар да, абхаз моңнарына корылганнары да русча яңгырый.
Гид сөйләзвенчә бу төбәккә христиан дине урысларга караганда күп гасырлар алда килгән. Абхазларның исем фамилияләреннән чыгып фәһем иткәндә болар өлешчә мөселманнар, өлешчә христианнардан гыйбарәт булырга тиеш кебек. Әмм ләкин Адхазиядә бер генә мәчет тә юк. Нигә мәчетләр юк дигән соравыма Нона ханым болайрак җавап бирде. Имеш мәчетләр тик агачтан гына салынган булган һәм шуңа күрә аларның эзе калмаган... Әмма ләкин биредә үтә дә нык бук, тис һәм катылыгы тимергә биргесез, суда бата торган шамшит агачлары үсә... Ачыклыкны Адхаәзиянең җир асты мәгарәләрен гизгәндә җирле гид кертте. Баксаң биредә ике йөз меңгә якын абхаз яши. Ә биш йөзмеңнән артыгын патша заманында илдән сөргәннәр һәм алар Төркия, Сирия һәм Мисырда яшиләр икән. Һәм алар мөселман динендә булып аларның да иң ортадоксаль, ягъни Коръәннең өтереннән дә тайпылмаучылары икән. “Безнең генофонд –шул илләрдә” –дип көрсенде булачак галим Давид әфәнде һәм аларны ватанга тату өчен мәчетләр зарурлыны таныды , Сухумида берне төзергә җыенуларын әйтте. Кемгә ничектер, шәхсән үземә абхазлар кай яклары беләндер үз керәшеннәребезне хәтерләтте. Безнең керәшеннәр дә христиан динен рустан да уздырып тота ләбаса. Нона ханым да, прапославие дине , аның биредәге храмнары турында сөйләгәндә хискә бирелә...Безнең маршрутта “Яңа Афон” дигән монастырьга зиярат кылу да каралган икән. Ул Раифныкын хәтерләтә һәм биредә дә “изге су” чыга... Асылда “Раиф” та, “Яңа Афон” да колонизаторлар яулап алынучылар йөрәгенә турылып каккан казык. Яңа Афон диңгез буендагы таулыкта утыра, ератан матур күренә. Аның хәтта үз ГЭС ы бар. Якын баргач , төзексезлекләр күзгә ташлана һәм аңа илтүче юл читендә славян чырайлы ир-ат һәм хатын-кыз хәер теләнү белән мәшгуль.
Биредә авыллар бик зур һәм патша заманында 1861 нче елны мең яшьлек Лыхно авылында җирле кнәзләр җитәкчелегендә абхаз халкы баш күтәргән. Аларны казаклар гаскәре килеп рәхимсез рәвештә бастырган... Бүген дә абхазлар мин фәкыйрьгә азатлык алган халык булып тоелмады. Аларның базарларда вино дип сатканнары да шәраб булмыйча брага булып аңлашылды, бүлмәдәшем төрле сатучылардан сатып алган шешәләрнең бөкеләре төн уртасында ата башлады. Урман чикләвеге дип сатканнары да ашарлык түгел иде , каяндыр кайтартылып озак ятканга төшләре күксегән булып чыкты. Тау балы дип сатканнары ни булгандыр, кызганыч, химик каләм табып булмады. Әгәр химик каләмнең үзәген эретмәсә бал саф, ә эретсә шикәр кушылган була дип аңлаткан иде таныш ОБХСС хезмәткәре...Абхазиядә Горбачевның гына түгел, байтак “олы агайлар”ның күчемсез милекләре бар ахры. Уйлавымчы бу төбәкнең Грузия юристикциясенә күчүе, хәтта абхазлар теләгән очракта да бик икеле...
Абхзиядә дә Арча районындагы сыман Масра исемле авыл бар икән. Гид атама Мисыр дигәнне аңлата диде. Мөхәммәт ага Мәһдиев тә Арчадагысының мәгънәсен шулай дип аңлаткан , бирегә Мисырдан сөннәтче бабайлар килеп төпләнгән дип язган иде...Мәгълүм ки Абхазия җирен ислам дине белән рухи ныгыган гарәпләр яулый. Аннары ул өч йөз ел дәвамында , ягъни 19нчы гасыргача төрек кулында була. Шул чорда абхазларның күпчелек ислам диненә чыккан була. Ихимал биредәге мәчетләрне Русия тарафыннан “төрек иго”сына чик куелгач ,җимереп юк иткәннәрдер... Сочи төбәгендә яшәгән убыг һәм адыг халыкларын гид абхаз кабиләләре дип белдерде...Нишлисең, берәү үлми берәү көн күрми диләр бит , хәзер ул төбәкләрне әрмәннәр үзләштерә һәм кайчан да булса әлеге биләмәләр , Әзербайҗанның Карабагъы сыман Әрмәнстанга кушылып та куймагае... Моңа тарихи җирлек тә бар, Киликия Әрмәнстаны әлеге биләмәгә урнашкан булган икән, һәрхәлдә мин сатып алган билгеле кавказ белгече Дэвид Лэнг ның “Әрмәннәр” дигән , иңглизчәдән русчага тәрҗемә ителгән, әлеге 7500 еллык тарихлы халыкка тирән ихтирам һәм соклану белән язылган китабында шулай диелә...
Әлеге китаптан әрмәннәр хакында бик кызык мәгълүматлар алырга була. Әйтик әлеге халык дәүләте һәрвакыт үзеннән көчле дәүләтләрнең канат астына керергә , җайлашырга мәҗбүр булган. Персия, Византия, Мисыр , татар—монголлар , Төркия хәлифәте һәм Россия белән әрмәннәр һәрвакыт , үз дәүләтчелекләрен җуймслык копромиссларга барып уртак тел тапкан. Үз милли мәнфәгатьләре хакына үзен канат астына алган дәүләткә үзгә ил һөҗүм иткән чакларда, һөҗүм итүче як көчлерәк булганда шул якка чыгып да илләре киләчәген саклап калганнар. Кайчак мондый адымнар һәлакәткә дә китергән.. Кайбер чорларда әрмән халкы вәкилләре төрле дәүләтләрдә төрле өлкәләрдә бик югары дәрәҗәләргә ирешкән , хәтта Византия тәхетенә император булып утырчылары да булган.У11 гасырдан Х нчы гасырга кадәр алар Византия тәхетеннәнбер дә ераклашмыйлар. Мисырда бер әрмән, ислам диненә күчеп баш вәзир (премьер министр) урынын ала һәм милләттәшләренә файда китерә.. Әлеге китапта Византия императоры Василий 11 нең болгар патшасы Самуилны (997-1014 ) , шулай ук милләте буенча әрмән кешесен дошман күрүе әйтелә. Яуда Василий өстен чыга һәм ул чакта әле христиан динендә булмаган әсир төшкән ун мең болгарның күләрен сукырайта. Һәр йөзенче гаскәринең бер , калганнарның ике күзе дә тишеп агызыла. Беразын бер күзле калдыру тома сукыр болгар яугирләре илләренә юл тапсынсын өчен эшләнә. ( Казан алынгач рус христиан яугирләре гадирәк ысул таба, алар туралган мәетләрне салларга төяп Идел буйлап татарлар яшәгән Әчтерхан ханлыгына озаталар...) Сукыр гаскәр кайтып кергәч , Самуил йөрәге ярылып үлә...Византия патриархы Фотий (820-893) өлешчә әрмән була. Русьның һәм Болгариянең христианлык кабул итүләре өчен ул күп көч куя... . Ихтимал, меңнәрчә болгарның сукырайтылуы да проваслав дингә күнү өчен куәтле стимул булгандыр...
Вә һәм әрмән политологларының СССР да һәм бүгенге Россиядә иң югары җитәкчеләргә киңәшчелек итүләре закончалыклы күренеш, чөнки әрмәннәрнең русларга хәлфәлек итүләре борыңгыдан килә икән. Шуңа да Россия мәктәпләре өчен чыгарылган татар игосы хакында тәсфилләнгән тарих китапларында әрмән авторлары да катнаша .
Дөньяда иж бай кешеләр дип яһүд Родшильлдләр хакытында ишетергә күнеккәнбез. Әмма инде мәрхүм Галуст Гулбекян халыкара финанслар өлкәсендә аның белән ярыша һәм узган булуы бик ихтимал дип яза китап авторы. Ә Лас-Вегас хуҗаларыннан берсе ,Трансконтененталь авиалинияләр корпорациясенең күпчелек акцияләре хуҗасы Керк Керкорянның да байлыгы санап бетерелек түгел имеш...СССР дәверендә Анастас Микоян “иң озын гомерле” сәясмән (“ От Ильича до Ильича без паралича” дигән әйтем аның хакында бит ) булса, Рыжковның киңәшчесе Ситорян, Горбачевныкы Аганбегян , бүген шул вазифаны Мигранян үтәвен искә алсак, Кургинян үзәгендә канат ярган журналист Льентьевның “Однако” тапшыруы аша “соңгы дөреслек”кә хокуклы икәнен онытмасак та таманга киләсе. Күрәсең , меңнәрчә болгарның сукырайтылуына шаһит булганнар һәм сукырайтылучыларга әлеге дингә күнү өчен стимул була...
Немец философы Фридрих Ницше фикеренчә,”кеше үзен хайваннан өстен санап ялгыша, әйтик ит өчен мал асравын уйлап масаймаска да ярый, чөнки һәр черки дә канын суырыр өчен кеше асрыйм дия ала” , имеш.. Росия сәясмәннәре дә Әрмәнстанны үзләренең Кавказдагы форпосты санап , аннан шул тирәне “тоту”өчен файдалананабыз дип куанулары бәлкем урынсыздыр. Әйтик Төркия дәүләте белән якынаймау Әрмәнстанга, тарихи сәбәпләр аркасында кулай булмаса, Россия өчен гел алай булмаска мөмкин. Кемнең кемне файдалануын әле ачыклыйсы бар, миңа калса...
“Әрмәннәр” атлы телгә алынган китапта гарәп яугирләре –мөселман мородерлары, ә сәлҗүук төрекләре гаскаре – сәлҗүк шайкалары дип кенә тәгаенләнә....Ягъни әрмән- төрек арасы гомумән җылынырга ошамаган...Төрекләр әйбәт халык, кардәш халык әлбәттә, әмма алар аркасында куәтле дошманга ирешүнең һич кирәге юк. Әле бит Казан алынуны да кайбер тарихчылар йөз ел алдан төрекләр тарафыннан алынган Константинополь өчен христиан дөньясының реваншы дип тәгаенләүләр бар. Татарга карата эзлекле золым сәясәте үткәрелүнең сәбәпләрен һәм соның өчен кемнәр җан атуын ачыкламый торып , котылу юлы табып булмас төсле...
Алга киткән илләр хакимияте, шул исәптән Россиянекенә дә якын торган әрмән лоббие тырышмыймы икән Татарстанда төрек лицейларын бетерү юнәлешендә. Бәлкем Татарстанның югары даирәләренә әрмән халкы даирәләре белән сөйләшү-аңлашулар алып бару кирәктер? Казан татарларының әрмән халкына зарар салганы юк шикелле... Мәгълүм ки әрмәннәр рус халкына гына тъгел, татарларга да, һәр хәлдә әрмән төзүче бригадирларының Татарстан колхозы рәисләренә мөгаллим булулары бәхәс уятмастыр? Ягъни аңлашуларны башлап җибәре өчен тотанак бар.

Комментариев нет: