вторник, 5 августа 2008 г.

“БАБАЙЛЫК” КА ДӘВА

“БАБАЙЛЫК” КА ДӘВА

СССРдан башкач чыккан Балтыйк буе илләрендәге армияләрдә рус егетләре дә теләп хезмәт итә һәм алар биргән интервьюләргә караганда , бу илләрдә “бабайлык” проблемасы юкка чыккан. Күрәсең , дәүләт ихтыяры булганда әлеге чиргә дәваны табу мөмкин .
Русия армиясеннән үтерелеп яки имгәтелеп кайтучылар хакында ишетеп яки укып торабыз. Уйлап карыйк әле, “бабай”чылыкның яшәү шарты нидән гыйбарәт соң? Бәлкем аның матди нигезе бардыр. Бәлкем , хутка җибәрелгән схема буенча солдатларның бер-берсен тукмау, имгәтү һәм көчләү механизмы эшчәнлеген кемнәрнеңдер ихтыяры тәэмин итәдер?
Русиянең күренекле җитәкчеләреннән берсе В.В. Жириновский, бер чыгышында хәрбиләрнең асылда профессиональ үтерүчеләр булуын ассызыклады. Хактан да хәрби кеше приказ буенча яши, ә приказ тикшереп-нитеп тормыйча бары тик үтәлергә генә тиеш. Димәк һәрвакыт үтерергә, җиңәргә әзерлекне тәэмин итү алымы буларак әлеге “ысул” Русия армиясенең отышлы үзенчәлеге сыйфатында махсус хутка җибәрелгәнгә охшап тора .
Мәгълүм ки, армиядәге мәхшәрдән курку яшь буынны белемгә ашкындыра,ягни тулаем диярлек югары уку йортларына барырга мәҗбүр итә. Ә уку өчен әти-әниләрнең актык тиеннәрен сарыф итү генә җитми, ә муеннан бурычка батарга, кредит алып яңа төр коллыкка мәхкүм булырга кирәк. Димәк, армиядәге хәлләр гади халыкны финанс кабаласына куып кертүне хәл итә. Армиядәге “бабайчылык”, “уставтан тыш мөнәсәбәтләр”дип аталучы террор һәм бандитизм военкоматларга ришвәт , һәм уку йортларына түләүләр аша котычкыч мул финанс агымы китереп чыгарган. Шул агымның игелеген күрүчеләргә һәм моннан өлеш алучы даирәләргә армиядә тәртип урнаштыруның кирәге юк кына түгел, киресенчә алар андый үзгәрештән уттан курыккандай курка.
Минем аңлавымча , АКШта күпме генә кешене шәхси утлы коралдан атып үтермәсеннәр, корал сатуны, ә бездә исә яшь буын тулаем диярлек физик һәм рухи имгәтүне колачлаучы “бабайчылык”ны авызлыклау мөмкин түгел. Сәбәбе ике очракта да уртак .
Армиядә офицер булып хезмәт итүчеләр теләсәләр дә моны авызлыклый алмый , чөнки алар Русия армиясе дигән механизмның гап-гади шөрепләре. Моны бары тик халык ихтыярына буйсынучы тышкы көч кенә эшли ала.
Мәгълүм ки, иң таралган, беткән оешманы гап-гади җитәкче, югарыдагылар ярдәм итеп торганда тиз арада эргәгә кертүне ансат хәл итә. Ә бит халык хуҗалыгы җитәкчеләрендә хәрбиләрнеке кебек вәкаләтләрнең әчмухасы да юк.
СССР заманында газеталарда “әгәр мин директор булсам” дигән рубрика бар иде . Газета укучылар теге яки бу четрекле , чишелешен тапмый азаплаучы мәсьәлә уңаеннан үз фикерләрен халыкка, шул исәптән хәл итәрдәй югары даирәләргә ирештерәләр иде .
Минем “әгәр оборона министры булсам” дигән рубрика ачылган очракта шулай ук ирештерәсе килгән мәсъәләне хәл итәрдәй гап-гади тәкъдимем бар. Ул очракта мин, Дума ягына ымлап яңа кануннар да теләнмәс, “җәмгыять нинди, армия шундый”, дип акланып та тормас, ә түбәндәге эчтәлектә яшәерен фәрман чыгарыр идем :
Солдат асылынып үлгән яки асып үтерелгән , инвалидка әйләндерелгән хәрби чәсләрнең җитәкчеләрен бер айга яшь солдат дәрәҗәсенә төшереп, казармаларга озатырга. Унга кадәр солдат һәлак булган очракта хәрби округ җитәкчеләрен һәм ярдәмчеләрен нәкъ шул шартларда бер айга хезмәткә озатырга.Уннан артык һаләк булган очракта тагын да югарыда утыручы генералларны нәкъ шундый җәзага тартырга Әгәр , шул срокта алар асылынган хәлендә табылса,солдат үлемен сөйгән кызы хыянәтенә сылтаган сыман, ”хатынының содат белән кылган хыянәте хакында хат алган һәм шул хурлыкка түзә алмаган” дигән аңлатма бирергә.
Иманым камил, әлеге , беренче карашка пүчтәк кенә җәзаны күздә тоткан фәрман имзаланган арада ук генералдан кече лейтенанткача хәрби җитәкчеләр казармаларның барлыгын, кайдалыгын исләренә төшерәчәк һәм армиядә идеаль тәртип урнашачак.
Генераллар пешергән “бәлештән” , аны үзләренә ашату куркынычы аша гына котылу мөмкин...

Комментариев нет: