воскресенье, 17 августа 2008 г.

УКЫТУЧЫЛАР НИК АКЫЛГА УТЫРМЫЙ?..

УКЫТУЧЫЛАР НИК АКЫЛГА УТЫРМЫЙ?..

Төркиянең теләсә кайсы авыл яки калада эшләүче укытучысы , Истанбул каласында, Мәрмәр диңгезе ярына урнашкан искиткеч зиннәтле матур кунакханәдә елның бер атнасын бушлай яши ала.Мондый ташлама димме, кадер хөрмәт диясеме, тик укытучыларга карата гына каралган һәм төрек укытучыларының хезмәт хаклары да безнекеләрнеке белән чагыштырганда күпкә югары.Ахрысы, илнең хәле,әхлагы һәм алгарышы укытучылар хезмәтенең бәяләнүендә дә чагылыш таба .Хәер,мисалны ерактан эзлисе юк, инкыйлабтан соң, укытучыларга карата кайгыртулы мөнәсәбәт урнашу нәтиҗәсендә чабаталы җимерек Рәчәй дә, кыска гына вакыт эчендә дөньяда иң куәтле дәүләтләрнең берсе булып китеп, гражданины дөньяда беренче булып галәмгә күтәрелгән иде ләбаса!..
Әни мәрхүмәнең истәлек-көндәлекләрен актарып утырганда 1959 нчы елны тутырылган акча ведомосте килеп чыкты..Аена, колхоз җитәкчесе 400,ә авыл советы рәисе 240 сум акча алган ул заманда башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән әни 957 сум алган .
Ул чор укытучы хатын-кызларның ирләре фамилиясенә булмаулары истә калган.Әйтик, безнең Юлбат авылы башлангыч мәктәбендә укыткан Чутаева Шәмсия апаның балалары Абдуллин,Шляпина Сәлимә апаныкылар Сәләхов,Гаянова Сафия апаның ул-кызлары исә Фәләховлар булып йөрде ,һәм минем әни дә Зарипова түгел иде. Авылыбызның шушы шәхесләре барсы да затлы нәсел вәкилләре икәнен әйтми булмас, чөнки әни мәрхүмә һәрвакыт мәсьәләнең шушы ягын мөһим саный һәм туганнан туган энесе язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев белән очрашканда ,кем турында гына сүз чыкмасын,аның кайсы сословиядән булуы тәгаенләнми калынмавы истә калган...Рус теле укыткан әнигә берара бушлай колхоз парторгы вазифасын үтәүне дә тапшырганнар иде һәм ул нәкъ шул чорда миңа “Ихлас” сүрәсен өйрәтте.Ә пенсиягә чыккач мәктәп балаларына Коръән хәрефләрен танытты.Бер шундый дәресе видеотасмада саклана һәм “бәлки сез укыткан бу балалар мулла-абыстайлар булып китәр” дигән “хәйләкәр” сорауга,Сталин чорын кичергән кеше буларак әни бик сак җавап бирә:мин хәреф кенә танытам,хәреф таныту дингә өйрәтү дигән сүз түгел әле ул,-ди.

КИҢ ХОЛЫКЛЫ САФИЯ АПА

...Сыйныфташлар белән очрашканда ,мәктәпне һәм әлбәттә инде укытучыларны искә төшерәсең.Мине башлангыч мәктәптә,әни аны Казаклар авылының Гаян мулла кызы дип зурлый иде, Сафия апа укытты.Бер бүлмәдә ике сыйныф,икенчеләр һәм дүртенчеләр утыра,яки беренчеләр белән өченчеләр, балалар да ишле һәм Сафия апабыз барыбызга да нигезле белем сеңдерү әмәлен таба.Хәтта ачуланганда да ул ноктаны- өтерне кирәкле урыннарга куя, тиешле басымнар ясый ,һәм дикциясенә дә хилафлык китерми .Әйтик ул менә болай ди:
-Идрис!Дәрескә комачаулап утырма.Дәрескә комачаулап утырсаң , мин сине нишләтергә белермен:куып чыгарып җибәрермен.
Төп вазифадан тыш әле җәмагать эшләрен үтисе.Эт булып арып өенә кайтуына Сафия апабызны таулардай өелеп тагын эш көтә.Өч улы,өч кызы бар,шактый кырыс холыклы иренең эштән кайтышына өстәлдә аш торырга тиеш, һәм дә килеп бием дә бар бит әле биетергә.Абзардагы мал-туарны,кош-кортны да карыйсы бар һәм хатын-кызның тавык та чүпләп бетерә алмаслык бүтән мәшәкатьләре ,өстәвенә тикшерәсе дәфтәр олаулары да ияреп кайткан.Әмма болар өстенә әлеге нурлы йортка һәр бирмеш көн“кунаклар” агыла.Мин киләм,күршеләреннән Рәшит атлы малай рәхим итә һәм без, сигез бала ,алты почмаклы өйне пыр туздырып, уйнарга керешәбез.Безгә кушылып, күптән түгел дөньяга килгән икеме өчме кәҗә яки сарык бәтие дә чабышканын әйтми уздырсам тулы картинаны күз алдына бастыра алмамдыр.Укытучы апабыз бу заман каба артында йон җегерли.Шулчак кемдер ишек шакый.Уен белән мавыгып, без анысын ишетмибез, ә Сафия апа, йон уралган орчыгын читкә урнаштырып, ашыкмый гына барып ишекне ача.Анда бер сәгать элек кенә тәртип бозып , аны ачуландырган Идрис басып тора.
- Керергә рөхсәтме?-ди.
-Әйдүк Идрис,түрдән уз ,рәхим ит,-ди Сафия апа елмаеп - балкып.-Бик вакытлы килдең.
Минем үз гомеремдә бүтән шундый киң холыклы кеше очратканым булмады.Ул безгә фәннәр генә өйрәтмәгән,ә кешелеклелек сабаклары да биргән икән...

ХИСЧӘН ТӘСКИРӘ АПА

Тугызынчы-унынчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан Тәскирә апа Бибарцова укытты.Фронтонтовик,әниемнең ахирәте,мишәр кавеменнән булган эчкерсез бу апага карата минем күңелдә тирән хөрмәт хисләре саклана.Әни әйтүенә караганда ул да чыгышы белән затлы токымнан.Хәер, Бибарс кебек фамилия, пүчтәк нәсел вәкиленә ябыша да алмыйдыр әлбәттә.
..Дәрескә кыңгырау шалтырый.Әмма без әле парталарыбызга таралып урнашып ук бетмәгән булабыз.Шулчак Тәскирә апа килеп керә һәм яңа агартылган морҗага аркасын сөяп,күзләрен түшәмгә теки дә, шомлы тавыш белән,
- Фәхрине үтереп ташладылар ,- ди Ул аны шундый итеп өзелеп әйтә,әйтерсең әлеге Фәхри, җан тәслим кылып мәктәбебез коридорында кан эчендә ята...Һәм әз генә паузадан соң апабыз Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романыннан өзекне яттан сөйләвен дәвам итә.
Тәскирә апа инде күптән пенсиядә.Ә Сабаның Камил агай,аны элегрәк “Матур Камил” дип йөртәләр иде,ул флотта хезмәт иткән,шәп буй-сынлы,менә дигән биюче һәм чыннан да чибәр кеше , берәр кибеткә килеп керә дә,аркасы белән диварга сөялеп, : “Фәхрине үтереп ташладылар.Төн буенча коеп яңгыр яуды”-дип, мишәр акценты белән әлеге өзекне сөйләп ыргыта.Бер шундый шаяртуы вакытында Тәскирә апа үзе дә туры килгән.
- Укыганда да шаян,үртәшә торган иде Камил,инде пенсия яшенә таба бара,ә һаман уенчак булып калган,-ди Тәскирә апа көлә-көлә.-Тәки мине ирештерүеннән туктый алмый.

СОЛТАНӘТ СОЛТАН АГА

Солтан аганың әтисе Сталин чорында колхоз рәисе булып эшләгән, авыл халкы өчен бик әйбәт булган диләр.Ә бер язны “полнамучный” бер марҗа ханым бу җитәкләгән хуҗалыкка килеп, нәрсә чәчәргә,күпме чәчәргә кирәклеге хакында күрсәтмә биреп китә.Гыйльман агай үзсүзле кеше була, “б... к...” марҗа сүзен белән йөреп булмас,фәләнне фәлән кадәр,ә төгәнне төгән кадәр чәчәбез дип, күрсәтмә бирә.Кайсыдыр юньсезе Гыйльман абый әйткәннәрне сүзгә сүз әлеге түтәйнең татар милләтеннән булган прокурор иренә җиткерә.Гыйльман абыйны эшеннән очырталар,төрмәгә дә киткән булыр иде,әмма райкомның беренче секретаре арага кереп, аны көч хәл баләдән йолып кала...
Шушы легендар кешенең улы Солтан ага безне физикадан укытты.Ул –күпкырлы талант иясе:сәгать төзәтә, аерочаналар ясый, төрле-төрле телеантенналар җыя.Улы белән бергә, измәсез ябыша торган кирпеч җитештерә башлады,һәм хәтта гармунннарына да “ ут кертте”.Үтә күренмәле гармун күрүге эчендәге утларны татар моңы рухында биетү әмәлен тапты ул . Казанда уздырылган”Уйныгыз гармуннар” фестивальләрдә дә Солтан ага иң алгы сафта ашыгып атлый..Янә килеп,”Урам көе”нең кырыкмаса вариантын әйттерә.Теләчәдә болай,Арчада тегеләй,Саба районының Шытсу авылында менә болай, ә Шыңарда шушылай уйныйлар аны ди ди моңнар солтаны Солтан агабыз тальян гармунын сайратуын белә. Югыйсә бер үк көй,ә аерма нинди үзенчәлекле!Һәм иң гаҗәбе,әлеге көй һәр вариантта да искиткеч мөкәммәл яңгырый...
Ә ничек укытты ул безне...Дәрескә кыңгырау чылтырап өлгерми,классыбызга атылып Солтан абый килеп керә.Шул ашыгуы сәбәпле байтагыбыз аның белән маңгайга маңгай да чәкәшкәләде..Укытучыбызның тамчы да исе китми,- Әле генә бәрелештек,- ди дә, шундук дәресен сөйләргә керешә.Ашыгып атлавының сере бар,Солтан ага бер аякка чатанлый.Ул шуны сиздермәс өчен бик кызу йөри,әмма кызулыгы чатанлыгын тагын да ассызыклый.Аның аягында сөяк туберкулезы тапканнар, шулай дигән диагноз куйган булганнар...Алга китеп хәбәр итим, җитмешенә җиткәч икенче бер табиб әлеге диагнозны ялгышка чыгарды,һәм Солтан агабыз җитмеш бер яшенә төз,җитез һәм кәс-кәс атлап керде.
Солтан абый укытмый ,ә уйный.Аның һәр дәресе моноспектакль.Әйтик гравитация турында үтәбез,ә теориягә керешкәнче Солтан ага , узасы тема буенча сораулар яудыра. Әлбәттә инде җаваплар дөрес булып чыкмый.”Гел кире икән бу, физика”,- диешә укучылар.”-Һе”, - ди Солтан ага.-Әгәр сез дигәнчә чыкса, укып та торасы булмас иде физиканы .
-Үзегез беләсез,хәзер укытучының икеле куярга хакы бар,ә хокукы юк,-дип дәвам итә агаебыз.-Куйсаң,үзең укыта белмәгәнсең дип хөкем чыгаралар.Элегрәк булды бу,сезгә кадәр,бер укучым, бернәрсә белми,ә өчле куярга кирәк Аптырагач, менә шушындый улак алып авышлык ясап тотам һәм әйтәм,
-Менә энем минем кулда тимер шар,ә бу-улак.Ул авыш.Әгәр мин шарны кулдан ычкындырсам шар аска тәгәрәрме,әллә өскәме?-дим.Теге юньсез борынын лышык-лышык тартып тора да:
-Өскә,-ди.
Мин чыгырдан чыгам,акбурны идәнгә томырам һәм гасабиланып класстан коридорга атылам.Шуннан торып ишетәм, сыйныфташлары теге бичараны орышалар,
- Соң аска дип әйтсәң өчле куя иде бит инде,-дип сүгәләр тегене.
-Аның аска тәгәрәгәнен мин үзем дә беләм. Физикада бөтенесе дә гел кире бит.Өскә дисәм дөрес булмасмы дигән идем,-дип мөгри әлеге укучым...
Һәм Солтан ага ,безнең миләрне белем үзләштерәгә шул рәвеш көйләвен төгәлли дә предметның ни өчен аска омтылуын физика кануннары буенча тәсфилләп аңлатуга күчә.
Яки электр чылбыры хакында үтәбез,Солтан ага менә болайрак сөйли.
- Бер малай,әбисенә ияреп ашка барган. Ашта нишлиләр,я кайсыгыз белә?
- Коръән укыйлар.
- Дөрес.Әбиләр башта Коръән укыганнар аннары тәсбих тарталар икән.Тәсбихне башта Сөбханалла,аннары чираттагы утыч өч төймәне әлхәмделиллаһи,аннары калган утыз өчен аллаһе әкбәр дип тартасы.Әлбәттә, башта һәм аралыкларда биссмиланы әйтергә онытмыйча.Малай нәрсә әйтәсен белми икән.Башта “бусы бәләкәй,бусы бәләкәй” дип утырган да аергыч төймәгә юлыккач “бусы зур” дигән.Тагын “бусы бәләкәй” дип кабатлаган,янә “бусы зур” дигән.Менә теге,тарта торгач тәсбихның мулласына,өч катлы дәү төймәгә килеп чыккан һәм шатлыгыннан ,“бусы аннан да зур!”- дип кычкырып җибәргән.Солтан ага тактага алданрак сызып куйган электр чылбыры сызымы янына йөгереп килә һәм ,
- Нәкъ шуның сыман,чылбырның бу өлешентә ток бәләкәй,монда зур,ә монда аннан да зур була!-дип әйтеп бирә һәм ни өчен шулай икәнен “чәйнәп авызга каптыра”башлый...

БАРИ АГА ИШАЛИН

Әле мин түбәнрәк сыйныфта Сатыш авылында укыган чакта ,бертуган апам һәм туганнан туган абыем район клубында, яңа ел кичәсендә клоуннар булып киенеп чыгып, шаян такмаклар җырлаганнар иде.Берсен мин дә отып калдым һәм әлегә кадәр онытмадым:
Иртән эштә, кич клубта
Бари ага Ишалин
Бу кеше илле биштә дип,
Әйтсәләр дә ышанмыйм!
Миңа да шушы укытучыда укырга насыйп булды.Саба урта мәктәбендә “Е” дип тамгаланганы рус классы булып,ул сыйныфныкыларны ,нигездә татар милләтеннән булсалар да , “урыслар” дип атап йөрттек, ә А,Б,В,Г,Д классларын исә без, “татарлар” укыдык.Рус классында математикадан тәбәнәк буйлы,почык борынлы,әмма шактый кырыс холыклы завуч ханым укытты.Өстәвенә ул зур гына түрә хатыны да иде,һәм тәртип бозган укытучыларны линейкага чыгарып арт сабакларын укыту вазифасы директорда булмыйча, ничектер аңа күчкән иде.Әлеге ханымны төрле түрә-түрәкәйләр һәм аларның блат белән мәктәпкә оялаган укытучы хәләл җефетләре адым саен,
- О.ул бит бик көчле математик ,-дип мактыйлар,һәм аны тагын да олугъ итеп күрсәтү максатында без “татарларны” укыткан математика укытучы Бари аганы кимсетү, кечерәйтү юнәлешендә гайбәт тә тараталар иде.Менә мондыйракны:
- Бари Ишалин надан бит ул.Аның күн тышлы бер дәфтәре бар,ул, мескен шуны әйтеп яздыра,ә үзе бер ни аңламый.Дәфтәрен югалтса эшли дә алмаска мөмкин бит ул бичаракай...
Әле күптән түгел бер яшьтәшем очраган иде.Сүздән сүз чыгып,мәктәп елларын,укытучыларны искә алдык.Мин Бари ага хакында авыз ачкан идем,”Е” классында,теге ханымда укыган “урыс”кордашым,тәкәллефсез генә:
- Ишалин надан иде бит инде ул,аның шул бер дәфтәре булган,ул шуны диктовайть итеп йөргән.Әгәр дәфтәрен югалтса укыта да алмас иде,-дип куймасынмы?!
Мәрхүм остазны кайчандыр ягылган пычрак яладан кем араларга тиеш соң? Әлбәттә шәкертләре.Һәм ни өчен мин түгел әле...Кем яккан аны,ялагайлар гынамы,әллә теге ханым үзе дә тырышканмы,болар инде мөһим түгел.Әмма Бари ага шәп укытучы иде!
.... Әнием әйтүенә караганда Бари ага Ишалин- бик затлы ишан нәселеннән.Ул артка тарап салынган куе озын ап-ак чәчле,зур башлы , мәһабәт гәүдәле кеше булып истә калган.Зәңгәрсу костюмнан,ак күлмәктән һәм галстуктан йөргәнен хәтерлим.Аягына җәен нәрсә кигәне истә түгел,ә кышын фетр итекләр иде.Бари ага сугыш ветераны,ике аягын да яуда өздергән,протезларда йөри.Кичәләрдә ханым-туташларны биергә чакырып,шактый оста вальс әйләнә.Бари ага халык театрына да катнаша,спектакльләрдә уйный,җырлаганын да хәтерлим.Ниндидер озын,моңлы халык җыры дип истә калган.
Ә аның дәресләре...Аның көчле тенор тавышыннан тәрәзәләр зеңли.Ул шулкадәр бирелеп,җанын-рухын түгеп аңлата ки, белми,төшенми калу һич мөмкин түгел, өйдә дәрес әзерләп торуның да кирәге калмый иде ...Яшүсмер чакта кайчак усаллашасың, мин дә ни сәбәптәндер, аңламаганга салынып, аны бер интектергән идем.Ул минем юрамалай тилегә салынганны тиз тотты һәм чын күңелдән үпкәләде.Ә икенче көнне онытты.Миңа шулай тоелды. Ул безгә исем белән түгел, фамилиябезне исемгә әйләндереп дәшә:әйтик Гәләвиев Фәръгатькә Галәви, миңа Зариф, Равилгә Низам дип.
Математикадан чыгарылыш имтиханында классыбызга завуч ханым кереп утырды. Ун биш минут үтте микән математиканы “чикләвек урынына ватучы” укучылар, шул исәптә мин фәкыйрь дә, ике сәгать буе утырасы килмичә, эшләребезне тапшырырга керештек.Завуч ханым безгә сабыр итәргә кушты һәм язмаларыбызны күздән үткәргәч, хәлнең үз файдасына бармавын чамалап алды да өр яңа канун чыгарып куйды.- Кемнәр дүртлеге риза,алар китә ала , ә бишле алыйм диючеләргә мин өстәмә эш бирәм,- ди бу.
Мондый хәрәмләшү яшь күңелләребезгә хуш килмәде һәм,-Без бит билге өчен түгел,ә белем өчен укыйбыз,-дип белдереп,бик шәп кеше булып,кукыраеп, чыгып киткән булдык.Ә ул безнең кәперәюне өстәмә эштән курку дип бәһәләгән ...
Белмим дөрес эшләдекме-юкмы ул чакта, әмма әлеге маневр ярдәмендә Бари ага укыткан классыбыз математикадан бишлеләрсез калган ,һәм бу “факт” янә остазыбызның “наданлыгын” раслаган...
Икенче елны, яз көне Байлар Сабасы урамыннан барганда ипи кибете янында Бари аганы очратам.Аңа таба ашыгам.Ул да каударлана.Ике кулымны кысып селки,аркамнан кага.
-Бер ни әйтмә. Барысын да беләм.Математикадан имтиханнар тотып син,аннары авылдашың Низам, технический вузга кергәнсез, рәхмәт егетләр,йөземне ачтыгыз!-ди,һәм кинәт яшәреп киткән күзләрен күрсәтәсе килмичә, янымнан ашыгып китеп бара...Соңгы күрешүебез шул булган икән, авыр туфрагын җиңел, рухың шат булсачы Барый абзыкай...

ЙОМГАКЛАУ
... “Перестройка”ны татарчага үзгәртеп кору дип тәрҗемә иттеләр һәм нәкъ менә татарча тәрҗемә аның асыл мәгънәсен ачты да бугай.Чыннан да кору.Әмма корылышка бәйлесе түгел ,ә кибү янәшәсендәгесе. Укытучыларыбыз кадерсезгә чыгып күпме генә вакыт үтте,һәм ил нинди көнгә калды... Әйе, бүген укытучылык вазифасын нигездә эшче һәм крәстиян балалары иярли.Шул хәл очсызлаттымы микән әллә әлеге изге профессияне? Диндарлар,һәр намаз артыннан,пәйгамбәрләребезне,мәрхүм әти-әниләрен,әби-бабайларын,ир вә кыз туганнарын һәм остазларын телгә алалар.Диндарлар остазларны һәрдаим олылый, шундый мөнәсәбәтнең даимилеген куәтли!Ягъни, укытучыларга карата бүгенге көндәге хөрмәтсезлекнең нигезендә имансызлык һәм денсезлек ята түгелме? Алайга китсә, коммунистлар демократлардан иманлырак ,денлерәк булган булып чыга...Хәер эш башындагылар әллә ни алмашынмады да кебек, әле дә Бари аганы эзәрлекләгән түти ире ише затсыз затлар патшалык итә. Димәк иман өлкәсендәге югалтулар башта әкренрәк барган һәм әлеге процесс контрольдән ычкынып,инде хәтәр тизләнеш алган булып чыга...
...Мәгълүм ки беренче Рәчәй президенты Б.Н.Ельцинга әкәмәт зур пенсия,өстенлекләр,байлыклар беркетелде.СССРның беренче һәм соңгы президетенты М.С.Горбачевка өлеш кимрәк чыкты бугай,әмма ул да мохтаҗлыкта калмады шикелле...Бер нәрсә дә бушка бирелми,димәк заказчы, аларның кылганын, әйтик КПССны,СССРны таратудагы өлешләрен төрле нисбәттә бәяләгән..Әле күптән түгел түрәләребезнең хезмәт хаклары унлата арттырылды.Димәк илебезне,халкыбызның яшәешен бүгенге хәлгә төшерү,туучыларга караганда үлүчеләрнең артыклыгына ирешү,эшсезлек,наркомания,фәхишәлек тамыр җәйдерүне дә бәяләгәннәр булып чыга.Ә укытучыларга тишек тиеннәр ыргыталар. Димәк хак бирүче укытучыларыбызның бернигә карамый,үҗәтләнеп, тырыша-тырыша балаларыбызны белемле, кешелекле итәргә омтылуларына каршы!..Кайчандыр, укытучыларның үзләрен кайгырткан режимга тугрылыгы,аны мактавы,шуның файдасына агитация эшендә катышуы мантыйкка сыя. Шул заманда рус теле укытучыларының балалардан өйләрендә дә туган телдә сөйләшмәскә өндәүләрен дә ниндидер дәрәҗәдә аңлап була әле.Ә бүген, көннән көн хәлләре өметсезләнә барган шартларда әлеге “халыкның” үзләрен кара җәяүгә калдыручыларны яклап тавыш бирергә өндәп йөрүләре чып-чын абсурд.Бәлкем бу хәлгә психиаторлар ачыклык кертер?Сәхнә тотучылар чын сәнъгатьне чүплеккә томырып, антисәнъгатькә, шәхесне дегенерат ясауга көйләнгән төренә күптән күчте һәм алар моның әҗерен дә күрә.Бәлки укытучыларыбызга да,шулардан үрнәк алып акылга утырырга вакыттыр...

Комментариев нет: