воскресенье, 31 августа 2008 г.

АКЫЛЫҢНЫ КҮРГӘНЕҢ БАРМЫ ?


ДИН ҺӘМ МӘГЫЙШӘТ

Динне торгызу зарурлыгы турында төрле газеталарда мәкаләләр даими басылып тора. Безнең Саба районында уку яшендәге балалар ислам дине нигезләрен өйрәтүче җәйге лагерьларга тартыла. Элек Саба районы ВЛКСМ комететының 1 секретаре булып эшләгән, байтак еллар администрация аппаратын җитәкләүче Расих Хәсән улы әлеге балалар белән очрашуга барган һәм бик мәмнүн булып кайткан. Акырышу-бакырышу юк, сүгенү турында әйтмим дә, балалар шулкадәр итагатьле , ягымлы, карашлары якты, сөйләмнәре камил , тәмле итеп сөйләшәләр, -ди ул соклануын белдереп.- Милләт өчен һава кебек кирәк ахры дин, мин шундый тәэсирләр алып кайттым , -ди.
Безнең Шәмәрдән бистәсе мәчете каршында да дин нигезләрен өйрәнүчеләр өчен дәресләр тукталып тормый. Ә мәчеткә төрле яшьтәге мөселманнар йөри. Шәригать кушканча сакал йөртүчеләр дә юк түгел. Шундый егетләребезне быел Казанда милиция хезмәткәрләре туктатып төрле сораулар биргән.
Рөстәм атлы егетебез , “Нигә сакал үстердең?” дигән сөәльгә ,
- Мин ир-атның сакал-мыек йөртүен табигый дип саныйм. Ә менә хатын-кыз сакал үстерсә бу гайре табигый хәл булыр иде , -дигән.
Бистәбез мулласы Хәмит ага белән алмашлап имам вазифасын башкаручы Сәет атлы егетебезне дә Казанда бер милиция хезмәткәре уяулык күрсәтеп тоткарлаган. “Ни өчен сакал үстердең?” –дигән сорауга ул , “шәригать шулай куша дип җавап биргән.
- Нәрсә соң ул шәригать ? – дип кызыксынган пагонлы.
- Аллаһе Тәгаләнең кануны”, - дип җавап бирә безнең бистәдәш.
- Ә синең Аллаһе Тәгаләне күргәнең бармы соң? –дип сорый хезмәткәр.
- Ә синең акылыңны күргәнең бармы соң?- дип сорауга сорау белән җавап күндерә Сәет хәзрәт.


КИЛӘЧӘК ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА ?...

“Шәһри Казан”да, “оештыру коралы” хакында “Кояшка һөҗүм” , “Филне энә белән” һәм “Нәзакатьле корал кем кулында?” атлы мәкаләләрем дөнья күрде. Боларны нибары “оештыру коралы” хакында сүз башы буларак кына кабул итәргә мөмкин . Бу язма шул “кибәнне” очлап чыгуны гына күздә тота , ә мәсьәләнең асылына төшенер өчен җиткелекле чыганакларны кызыксынучылар үзләре эзләп табар дип өметләнәм...
Я , хода , баксаң киләчәкне, шул исәптән милләтләрнекен дә конструкцияләү турында эсхатология дигән атамага ия фән бар икән.... Путинның чиркәүдә шәм тотып торуын , христианнар өчен изге урыннарга зиярат кылуын һәм башка кайбер гамәлләрен,“киләчәкне конструкцияләү” кысаларында аңлатулар ышандырырлык яңгырый. Әлеге өлкә галимнәре фикеренчә “оештыру” технологияләре ярдәмендә цивилизацияләрне, мөстәкыйль тарихи субьектларны төкәндерү , халыкларга , җәмгыятьләргә тоталь контроль урнаштырып , аларны, читтән тагылган функцияләр үтәргә мәҗбүр итү , төрле илләргә төрле идарә моделе тагу, милләтләрне терелтү, күтәрү яки черетеп таркату да мөмкин нәрсә . Рус патриотлары әлбәттә инде үз халкын читләр тарафыннан җәберләнүче , шундый һөҗүмгә дучар корбан итеп күрсәтеп сыктыйлар... Һәркем тәненә үз күлмәге якын дигәндәй, мин фәкыйрьне исә шушы юнәлештә теоретик яктан баштанаяк коралланган шовинистларның белгәннәрен мазлум халыкларга, аерым алганда татарларга карата турылаулары шөһбәгә сала...
Эсхатология дигән гыйлем үзенчәлекле, терминнарын әйтергә тел күнми, билгеләмәләре катлаулы һәм болар хакында фәкыйрегезнең әтрафлы теоретик бәяләмә бирерлек әзерлеге дә ташка үлчим. Алай да , хәл кадәренчә гадиләштереп, мәсьәләнең асылын үзем аңлаган кимәлдә укучылар белән бүлешүне зарур саныйм . Беренче карашка гади һәм мавыктыргыч тоелган “За бортом” дигән Америка фильмын караучылар бардыр, аны Мәскәү телевиденисе ике тапкыр күрсәтте инде. Сюжет мондый : яхтада ял итүче аристократ хатын диңгезкә егылып төшә. Аны дулкын ярга чыгарып ташлый. Хатын хәтерен югалта . Ул, хезмәте өчен тиешле хакын түләмичә бер столярны рәнҗеткән була. Хастаханәдән аны шул тол ир барып ала һәм өенә алып кайта. Үзенең өч баласын , бу безнекеләр дип алдаша. Хатынга үткәнен ялганлап бәянлый, әйтик, әниең фәхишә һәм алкоголичка иде ,-ди. Кыскасы болар бергә яшәп китәләр . Күпмедер вакыттан соң хатынның хәтере уяна һәм хакыйкатьне белгәч, ул гаиләсенә , үз мохитына кире кайта. Әмма шул ачыклана , ул үз мохитында яши алмый икән инде. Һәм финалда ханым “яңа гаиләсе” белән кавыша. Беренче карашка биредә сүз мәхәббәтнең җиңүчәнлеге турында гына бара кебек. Әмма, шунысына да игътибар итик, хатынның үткәнен ялганлау , аның киләчәген тамырдан үзгәртә. Хәтта соңыннан хакыйкатьне белү дә үзгәрешкә киртә була алмый . Әлеге модельне халыкларга карата куллансалар ни диярсез ? Һәрхәлдә, татар өстендә бу алым күптәннән чарлана дип чамалыйм. Мин “татарское иго” дигән яланы һәм гомумән татар,төркиләр тарихын бозып бәянлауны күздә тотуым. Дөрес, чит илләрдә халкыбыз хакында хакыйкатьне бәян иткән тарих китаплары да дөнья күрә башлады. Ниһаять, үз илебездә дә гомуми тиражы 30 миллион чиген узган популяр китаплар авторы Александр Бушков “Чыңгызхан, билгесез Азия” атлы китабында “иго”ның кара яла булуын , Чыңгызганның төркилеген җиткелекле дәлилли. Ауропалыларның Атиллага карата котычкыч ялаларны да , рус әйткәндәй, “чиста суга чыгара”. Рәхмәт , әлбәттә. Әмма безгә дөреслек ярдәм итә ала микән инде?
Адәм баласы хатадан хали түгел. Кем әйтмешли , дүрт аяклы ат та абына. Хәлбуки, мәкаләләрдә телгә алынган мәкерле технологияләр тәэсирендә , минем карашымча, кайбер шәхесләребез, үзләрен милләт өчен зарур эш майтарабыз дип инанган хәлдә , аңа зарар салу белән мәшгуль түгелләрме? Ә бәлки алар үз хаталарын өлешчә төшенәләрдер дә, әмма хилафлыкларны бүтәннәр күрмәс дип өметләнәләрдер?.. Кисәтеп куям , мин үземне ахыргы дөреслекне белүчегә санамыйм һәм, ихтимал, фәһемем корольнең шәрәлеге хакында кычкырган баланыкы дәрәҗәсеннән әллә ни югары да түгелдер ? Әмма ,милләтебез киләчәгенә турыдан-туры тәэсир итүче гамәлләр уңаеннан борчыган кайбер мәсьәләләрне укучылар хөкеменә чыгарырга җөрьәт итәм һәм андый форсатны бары тик “Шәһри Казан” гына бирергә сәлатледер дип чамалыйм.
Тик әвәл “оештыру коралы” куллану җәһәтеннән нәтиҗәле бер фактка тукталу урынлы булса кирәк . Халкыбыз мәнфәгатьләренә чапырыш негатив гамәлләр уңаеннан байтак кына каләмзатларыбыз , конкрет гаеплене тәгаенлисе, милләт сатып сәяси капитал туплау кебек алама гадәттән биздерүне кайгыртасы урында, җеп очын яшерүгә хезмәт итә торган “фикер”гә ябыштылар : имеш безнең татар “шундый” инде , янәмәсе “татар башын татар ашый”... Шулай дип байтак гомерләр матбугат аша гавәм күңеленә бик тә яман гаеплелек кәсафәте сеңдерәләр... Иманым камил, әлеге фикерне каләмзатларыбыз күңелендә кемдер җирләштерү максатында, плагиатлыкка чосраклар алдында махсус “ычкындырган”нар һәм бәгъзеләр, аны күтәреп алып, үзләренеке санап, әләм сыйфатында кайчаннардан бирле җилфердәтәләр...
Соңгы ун елда Г.Камал исемендәге театр репертуарына күз салсак , анда кайсы елларны хәтта яртыдан мулрак өлешне бер автор әсәрләре били . Әлеге очрак өчен бәлкем монополия, узурпация төшенчәләре куллану урынлыдыр ,әмма без “бертөрлелеккә көйләнеш” , яки математика мәгънәләренә мөрәҗәгать итеп, “уртак ваклаучыга китерү” дип тә атап торыйк. ОШбу хәлләргә җавап йөзеннән яраткан театрдан биздем. Миндәйләр аз түгел ахры, анда йөрүчеләр кими диләр. Дөрес, ваз кичмәдем , кайбер спектакльләрне көч-хәл түзеп булса да караштырам , әмма берсе дә җанга сары май булып ягылмый. Шунысы кызык, театрыбызны тамашачысыз калдыруга иң күп көч куючы шәхес массакүләм мәгълүмат чаралары аша гаеплене эзли , үз версияләрен калкыта. Режиссерны , режиссерларны мөкиббән иткән автор(авторлар)никадәр талантлы булмасын, беркалыплылыкка көйләнгән дәвамлы репертуар сәясәте, хәтта Г.Камалны “үз театрында” дәвамлы үгисетү , театр сәнгатенә , драматургиябез үсешенә уңай тәэсир ясый алмый, ә киресенчә инкыйразга турылый дип саныйм. Баш режиссерның төп рольләрне гелән хатынына тапшыруы уңаеннан , аңа хөкүмәт даирәсеннән (театр бит хөкүмәт химаясында!) кем дә булса хет дусларча киңәш бирсә иде дип теләргә кала ... Тилемсә мисал йогышлы була ди рус мәкале, “Дилемма” фильмын төшергән Рамиль Төхфәтуллин театр режиссерының борынына чирткән , хатыны да уйный ( сүз юк, искиткеч артистка), үзе дә, кызлары да. Кыскасы , татар киносын үстерергә дип бирелгән фәлән йөз миллион сум акча асылда әлеге гаиләнең “раскруткасы” өчен тотылган дияргә дә җирлек бар. Әлбәттә, нәфес табигый нәрсә һәм ислам дине аңа каршы торуны юкка гына җиһад дип атамаган. Шуңа да әлеге өлкәгә дәүләтнең “тыкшынырга” , дәүләт контроле тәэмин итәргә хакы бар, хәтта бурычлы дип саныйм. Мәгълүм ки, кирпеч дивар өю өчен дә лицензия таләп ителә. Төзелешкә дәүләт органыннан рөхсәт алганда прораб һәм хәтта ташчыларның да тиешле белемнәре һәм квалификациягә ия булулары тәгаенләнә. Азык- төлек продуктлары, сәнагать эшләнмәләре җитештерү һәм халыкка тәкъдим итү өчен дә лицензия һәм сертификатлар булу мәҗбүри. Ә иртәдән кичкә кадәр эфирдан, яки сәхнәдән тузга язмаган такылдаулар, өч ноталы , “каеным”, “авылым”, “әтием “,”авылым”, “апам” һәм башка шундый тематикага караган эчтәлектәге, яисә, ярым шәрә хәлдә Ходайга фамильяр тонда мөрәҗәгатьле шырды-бырды җырулар ( Аллаһның исемнен тиешсез урында телгә алуны ислам дине тыя, христиан дине “не употребляй имя Господьне в суе” дип кисәтә ) ягъни рухи продукция өчен нинди дә булса критерийлар, таләпләр бармы һәм тиешле сыйфатны тәэмин итүгә нинди дә булса дәүләт учреждениесе өлешчә яки тулаем җаваплымы? Әллә боларның һәммәсе милләтебезне киләчәксез калдыруга хезмәт итүгә көйләнгән чаралар дип карарга тиешбезме?
Әдәби журналларыбыз милли әдәбият үсешенә хезмәт итәме, яки хакимияткә сыгынып, саилчелек режимына күнеп, дәүләт тарафыннан әдәби үсеш өчен дип кысмырлык күрсәтеп тамызган матди ярдәменә алданып , үз даирәләрендәгеләрнең җиңел кулдан тәпәләнгән икенчел әсәрләрен дөньяга чыгару белән артыграк мавыгу аркасында, асыл максат күптән онытылганмы ? Халык хуҗалыгында юк кына проектларга да , эшкә ашырырга рөхсәт алу өчен кырык төрле экспертизалар узу таләп ителә. Миңа калса иҗади продукциянең дә элементар критерийларга булса да җавап бирүе зарури . Журналларга һәм газеталарга да саллы дәүләт ярдәме кирәк әлбәттә, әмма даими түгел. Ярдәм курач , әмма даими булганда сыйфатны яхшырту, тиражны үстерү мотивациясе төкәнә.
Янә килеп татар теле филологиясе дип танылган, татарга үз сүзләре белән тел нигезләрен бәян итәргә сәләтсез “фән” дип тәкъдир ителгән өйрәтмә - ул фәнме? Бәлкем шушы хакта татар теле укытучылары арасында сораштыру уздыргадыр? Тарихны ялган фән, тарихчыларны ялганчылар дип белдерүчеләр дә ишәеп бара бүген. Татар үткәне мисалында да аларның ялганчылыгы җиткелекле дәлилләнә. Мәктәптә укыганда олимпиадаларда җиңмәгән, ягьни “иң-иң”нәр рәтендә булмаган, һәм югары уку йортында нигездә менә шушы ике “фән”не үзләштергән , ботларыннан селексәң төгәл фәннәр өлкәсеннән ни А ни Б төшмәүче, реаль тормышны белмәүче бәгъзе “фикер ияләренең” олыдан кубып хәтта президентны эшкә өйрәтергә алынулары шактый кызганыч , бер үк вакытта көлке күренеш , әтрәгәләмлек галәмәте булып аңлашыла һәм бу тәнкыйть тә түгел, ә бер кәләйләнү генә. Ә милләтнең киләчәген конструкцияләүдә тискәре , зарарлы роль уйнарлык иҗатка , эшчәнлеккә киртә кую өчен реаль тәнкыйть зарур. Әмма аның әтрафлы, белемгә һәм тәҗрибәгә таянган дәлилле булуы кыйммәт . Әйе, тәнкыйть кирәк , ә шул исем артына ышыкланып мактау, оятсызларча ялагайлану түгел! Хәлбуки , тәнкыйть материаллары дөнья күргәли. Халык хуҗалыгында аны дөрес кабул итәргә өйрәнделәр дип беләм. Профессионаллар дәшмәүгә гаҗизлектән , кайбер китап укучылар да тәнкыйди фикерләрен матбугат аша гавәмгә җиткерә... Һәм шуннан соң , “авыр сүз“гә тарган автор әлеге тәнкыйтьчегә каршы яу чаба. Фикерләрен кире кагып мәшәкатьләнми әлбәттә, ә “бәхәс”не шәхси яссылыкка күчерә, сүгенә , оппонентын мыскыллы кушаматлар тагып хәкарәтли һәм мондый ябырылуга карт-бланшны бәгъзе мөхәррирләр тоттыра... Аннары шулар ук тираж кимүенә аптырый...
Әлбәттә, эсхатология үтә дә кызыклы фән. Ә һәр тармакны халыкка, милләткә каршы эшләтүгә ирешүнең юлы әлеге фән өйрәтмәләреннән башка да такыр : эш башына, авыл хуҗалыгымы ул, сәнагатьме, әдәбият –сәнгатьме, олы нәфесле әтрәк-әләмнәрне генә утыртасы... Андыйлар, намуслылар, талантлылар, вөҗданлыларга каршы поход чыгарга яшь пионерлар күк “һәрчак әзер!” . КПССта да булдылар , кирәк икән , алалар икән, файдасы күренеп торса фиркадан фиркага чикерткәдәй сикереп йөриячәкләр. Йөриләр дә...




воскресенье, 17 августа 2008 г.

ШӘҖӘ, АДӘЛӘР, АБСНА


Очкычтан төшеп, Адлер аэропорты аша чыгып та җитмисең , кара тут йөзле, алтын тешле таксистлар чолганышында каласың . Берсе,
- Без Татарстан кунакларын хөрмәт итәбез, -дип бирә.
- Татарстанда әрмәннәрне дә хәрмәт итәләр, -дип җаваплыйм.
Таксичыларга үзләрен таныган җавап ошый, елмаялар , ”ай, маладис”,” вай, дарагой” ди-ди хезмәтләрен тәкъдим итәләр.
Безне алмага “Яшел урман” санаторие автобус юллаган икән, шуңа төяләбез. Автомобиль юлы диңгез буенча һәм тимер юл белән янәшә сызылып сузыла. Ягъни, кайсын сайласаң да рәхәтләнеп диңгез күреп барасы..
Хак булса Сочиның ярты халкы -әрмәннәр . Ә Адлерда тагын да күбрәк диләр. Хәер андагы берсеннән берсе кәттә , зиннәтле виллалар әлбәттә бай әрмәннәргә төсрәктер. Дөрес, “Мәскәүләр” дә биредә виллалар торгычы диделәр. Әмма минем фикеремчә Мәскәү ул Россия түгел, ә үзгә дәүләт һәм аның башкаласы –Рублевка...
Кара диңгез яры – яшел таулар... Ярдагы Адлер белән Сочи калалары арасын тоташ урман каплаган таулар тезмәсе ялгый. Яшел таулар артында кар каплаганнары да шәйләнә. Ә иң матур , иң ямьле, иң күркәм урынга, ягъни Ахун тавы итәген( Ул тауның очында Сталин төзеткән күзәтү манарасы тора) Сталин, Молотов, Микоян үз иткән . Сәламәтлекне ныгыту максаты белән биредә урнашкан “Яшел агачлык” атлы шифаханәгә килгән мин фәкыйрьгә “халыклар атасы”н һәм аның яраннарын онытмаган сукмаклардан йөрергә насыйп булды. Урта гасырлар чоры замогын хәтерләткән, өч катлы , тышкы яктан диварлары һәм түбәсе яшелгә буялган Сталин“куыш”ы без яшәгән корпустан 200м метр ары гына. П хәрефе итеп салынган әлеге замокның ал ягында, беренче катка уелган уелган ике капка бар. Берсеннән эре техника белән керешле, ә икенчесеннән җиңел машинага утырып чыгып таеп була. “П” хәрефе чатларының очында беседка һәм икенче каты тоташ тәрәзәләрдән гыйбарәт янә бер бина бар. Бүген дача дип аталган әлеге корылманың шәхси хуҗалары бар һәм аны каравылчылар саклый. Бүлмәләренең эче, диварлары – түшәмнәре затлы агачтан җиһазланган , болконнарының терәкләре саллы, мәһабәт колонналардан гыйбарәт. Корылманың диварлары һәм түбәсе дә яшелгә буялуның хикмәте әлбәттә диктаторның ислам динен хөрмәт итүенә бәйле түгел бугай. Ул үзенә һөҗүм итәрләр дип куркып яшәгән һәм яшел төсне маскировка өчен кулай дип тапкан булса кирәк. Абхазиядәге 5 дачасының Рица күле артындагысы шулай ук тоташ яшелдән диделәр. Ә калганнары ниндидер, аларын күрү форсаты чыкмады.... Безгә , тарих дәресләрендә Сталин аскет , бер кат киеме генә булган, байлыкка грам исе китмәгән дип тукып килделәр . Баксаң юк, хәтта ул да малга хирыслык күрсәткән . СССРның беренче һәм актыккы президенты М.С. Горбачев та диктаторның “бөек башлангыч”ыннан үрнәкне шәп алган. Аның Кырымда, Форос төбәгендә , 50 га биләмәле дача салдыруы хакында Т.Я. ндә дөнья күргән “Җиктереп Тулпар, Кырымга” атлы мәкаләмдә язган идем шикелле. “Башы керсә, арты кермәгән” әлеге генсек-президент Абхазиядә дә 5 катлы дача салдырырга өлгергән һәм шуның биек түшәмле залында куйдырган люстрасы гына 800 килолы һәм 24 метр биеклектә булып, аның 180 лампочкасы бар...Ул дача - бүген Миноборонаэкспорт милке имеш ... Хәер Фороста Татарстан дачалары булуы хакында искәрткән идем, биредә дә безнекеләр коры калмаган ахры, каравылчы Леня агай шулай ди ...
Сталинның Мәскәү астында дачасында вафат булганлыгы хакында байтак язмалар дөнья күрде ... Горбачевның сәяси үлеме “ Форос дачасы” белән бәйле. Иң югары җитәкче- коммунистларның һәр дәвердә малга хирыслыклары, тоткан идеологияләренә беркайчан да тугры һәм ихлас булмауларын һәм СССР җимерелүнең котылгысызлыгын тәэмин иткән. Хәер, коммунистик философиягә нигезе ташы булган “материя беренчел, рух икенчел”, “яшәеш аңны билгели” кебек карашлар да , ахыр чиктә коммунистик рух түгел ,ә малга хирыслык җиңәчәген тәгаенли ләбаса?
Кара диңгез буенда дөньяның иң дәһшәтле тираны дачасы янәшәсендәге “Яшел агачлык” ( Зелёная роща) атлы саноторий ихатасында үзенә күрә якташ, Татарстан номерлы автобус очрады. Баксаң –Татнефть бүләге имеш. Әле аннн бер Джип та «яуган» бугай . Шифаханәнең беренче корпусын да шулар төзегән һәм төзекләндергән ди персонал.
Бу тирәләрдә элек убыг , адыг халыклары яшәгән . Петр 1 тарафыннан десант төшерелеп төбәк яулап алынгач , җирле халыкларны , ватаннарын калдырып китәргә теләмәүләре сәбәпле кырып бетерәләр. Шифаханәдә каравылчы хезмәтендәге әрмәни , 70 ен тутырса да картаерга ашыкмаучы Леонид агай әйтүенә караганда Сочиның чын исеме Шәҗә , Туапсенеке –Тугапсе , Адлерныкы Адәләр яки Ардәләр, хоста шәһәрчегенеке Хаста икән . Аптырый идем аны ,каян килгән монда “Гитлер” сымак атама дип ...Татарлар гына түгел, әрмәннәр дә “күпмиллләтле” имеш . Әйтик әлеге агайның нәсел ыруы Әрмәнстанга 1914 елны Төркиядән, әрмәннәр күпләп яшәгән Трабзон төбәгеннән күчеп кайткан һәм аның төбәктәшләренең телләре төрекнекенә якын. Агай төрекчә дә камил белә һәм грузинча да сукалый ала “. Мин әдәби әрмән телен белмим, үз авылыбызда бер-беребезгә “кардәш” дип дәшәбез”, ди ул. Санаторийда ял итүчеләр өчен кич саен дискотека оештырылып, анда биер өчен популяр русча попса җырлар яңгырый. Арада берсе, моңлырагы башка телдә. Татарныкына да ошаган үзе, тик сүзләре аңлашылып җитми. Ди-джейдан барып белешсәм- әрмәннеке булып чыкты. Җыр кушмтасында “Җан балус” дип тәкърарлана. Массаж ясаучы урыс егете Антон әрмәнчә белә,( мәктәптә укыганда класста әрмәннәр яртылаш булгач өйрәнелде инде дип акланды), “җаным” –кадерлем дигәнне аңлата , ә балус – бала дип тәрҗемә итте... “Җан баласы” атлы булып чыкты ахры әлеге матур җыр. Хәер татарда да “кыз бала” дип җырлау
бар бит. Янә килеп Җанбәк һәм Җанбикә дигән исемнәр дә булган бездә. Хәер , башкорт халкыныкы дип чутланган “Йәнбикә” җырын да татарлар иҗат иткәнлеге “Казан утлары”нда дәлилле бәянланды...
Шифаханәдә күңел ачу , мәдәният хезмәте күрсәтү , аң белем бирү , сәяхәтләр оештыру тиешле югарылыкта. Сочи филармониясеннән Нина Хачатурян атлы ханымның концертын карап хозурландык һәм шул концертта үзем өчен бер яңалык та ишеттем : моңарчы “Гори,гори моя звезда” исемле атаклы җырны адмирал Колчак язган дип юрыйлар, шундый легенда өстенлек итә иде...Баксаң аны Петр Петрович Булахов дигән кеше юридик факультет тәмамлаган Собянин атлы танышы сүзләренә язган икән. Булахов гомере соңында хәерчелеккә төшә, сукырая һәм аны граф Шереметьев үземе , нәселе дәвамчысымы икән, химаясына ала.
Тагын бер музыкаль квартет (беренче скрипканда уйнаучының фамилиясе Симонян иде бугай) белән танышу форсаты чыкты , әмма Абхазиягә сәяхәт аркасында анысы “кулдан ычкынды”.
90 нчы елларда гүзәллек конкурсында җиңгән мисс Сочиның йөзенә җирле кавказлы егетнең кислота сипкәнлеге хакында матбугатта шаулаганнары хәтердә. Имеш кыз моның гыйшкын кабул итмәгән . Аны күптән түгел Мәскәү телевидениесе кабаттан күрсәтте, уздырган операцияләр уңышлы чыкмаган икән, йөзе дә ...Әлеге җинаятьчел гамәл аркасында Кандопогадагы сыман вакыйгалар куермаган. Ихтимал , явызның христиан өммәтеннән булуы коткаргандыр шаукымлы күтәрелешләрдән ...
Абхазиягә барасы автобуска безнең шифаханә туристларыннан тыш та өстәлделәр. Гид Нона исемле абхаз хатыны һәм аңа Давид исемле булачак этнолог галим ярдәм итте. Давид тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якларга җыена икән, исемемнең гарәпчәсе-Даут дип таныштырды.
Абхазия җирендә 200 дән артык кайнар чишмәләр бәрә икән һәм безнең эрага кадәрге борыңгы заманда Юлий Цезарь да биредә падагра чиреннән дәваланган имеш. Янә килеп Кащей Бессмертный турындагы совет фильмын Абхазия тауларында төшергәннәр булып чыкты. Биредә диварлардай текә биек кыялар кайбер урыннарда күкне каплардай булып тараялар . Тарлавыклардан чыгып , әле җәелеп, янә җыелып агучы тау елгаларының үз матурлыгы . Таулар арасында күлләр очрый . Иң матур күлләре Рица дип атала. Кыялар арасынңа җәйрәп яткан шушы күлгә мөнәсәбәтле легенда да бар икән. Имеш биредә бик чибәр кыз яшәгән. Аның абыйлары ауга йөргән , сеңелләре аларны ашатып-эчертеп озатып калган, аш-су әзерләп каршылаган. Бу тирәгә абыйлы-энеле башкисәрләр килеп чыга . Шуларның олысы энесенэ:
- Тау итәгендә кем шулай матур җырлый икән , бар карап кил әл , -дип әмер бирә.
Башкисәр яшь егет чишмәгә суга дип килгән былбыл тавышлы гүзәл кызны күреп башта өнсез кала, аннары хисләренә хуҗа була алмыйча аңа ташлана. Кыз абыйларын ярдәмгә чакырып кычкыра. Тауларда тавыш яңгыраучан бит, абыйлары аны ишетә һәм ярдәмгә ашыгалар. Әмма ара ерак була , теге явыз инде кызны харап итә һәм атка атланып качарга азаплана. Кызның бер абыйсы башкисәрнең артыннан сөңге ыргыта, тидерә алмый. Аптырагач калканын ыргыта. Калкан да тими, - тарлавыкка туры килеп кызның күз яшьләреннән тулып ага башлаган ерганакның юлын бүлә. Күз яшьләреннән әлеге күл хасил була һәм кыз башына төшкән хурлыкны күтәрә алмыйча шул күлгә таудан ташланып һаләк була. Ә абыйлары кайгыдан тораташ кыялар булып катып калалар...
Гүзәл Рица күле ярында ахгаз халык ашлары белән сыйлыйлар. Пешергәннәре –румыннарның да ашы саналган мамалыга, чучка итеннән шашлык, форель балыгы, абхаз шәраблары , самогоны (чача), һәм коньяк дигәннәре дә эчемлекләрнең рәтен белүче юлдашлар фикеренчә самогоннан эллә ни ерак китмәгән. Рица күле буенда ял итүчеләр күренә. Бәгъзеләр су велосипедында сәйран чигә. Шактый мәйданга җәйрәгән әлеге сулыкның ар ягында урман каплаган таулыкта , “Сөт шарлавыгы”ннан ерак түгел Сталинның ике катлы дачасы урнашкан. Диварлары һәм түбә калае, маскировка максатында дип аңлашылды, яшелгә буялган.
Абхазиянең табигате искиткеч матур, Гагра каласы , Гадаута шәһәрчеге шактый, авыллары төзек, ямьле күренә. Әмма биредә ниндидер хезмәт кайнаганы бөтенләй дә сизелми. Җиләк-җимеш бакчалары , ни дә булса җитештерүче оешмалар да очрамады. Гид әйтүенчә мондый матур җирләрдә сәнагат оешмалары, җитештерүләр булырга тиеш тә түгел. Элек СССР чорында биредә елына миллион кеше ял итсә, аннары өзеклек килеп чыккан. Инде кабаттан Русиядән килүчеләр саны 200 мең чиген уза икән. Кыскасы биредә тормыш-туристларга хезмәт күрсәтеп акча табуга көйләнгән. Абхазиягә керер алдннан чиктә рус чик сакчылары Русия паспортларыбызны алып, компьютерга кереп тикшерде. Ә абхаз чигендәгеләр шул ук докуменка сүз чынлыгы өчен күз ташлау белән генә кәнагатләнде. Ә кире чыкканда анысын да зарур санамадылар...Минем аңлавымча әлеге җөмһүрият асылда Русия биләмәсендә, анда рус телендә сөйләшләр , хәтта җырлар да, абхаз моңнарына корылганнары да русча яңгырый.
Гид сөйләзвенчә бу төбәккә христиан дине урысларга караганда күп гасырлар алда килгән. Абхазларның исем фамилияләреннән чыгып фәһем иткәндә болар өлешчә мөселманнар, өлешчә христианнардан гыйбарәт булырга тиеш кебек. Әмм ләкин Адхазиядә бер генә мәчет тә юк. Нигә мәчетләр юк дигән соравыма Нона ханым болайрак җавап бирде. Имеш мәчетләр тик агачтан гына салынган булган һәм шуңа күрә аларның эзе калмаган... Әмма ләкин биредә үтә дә нык бук, тис һәм катылыгы тимергә биргесез, суда бата торган шамшит агачлары үсә... Ачыклыкны Адхаәзиянең җир асты мәгарәләрен гизгәндә җирле гид кертте. Баксаң биредә ике йөз меңгә якын абхаз яши. Ә биш йөзмеңнән артыгын патша заманында илдән сөргәннәр һәм алар Төркия, Сирия һәм Мисырда яшиләр икән. Һәм алар мөселман динендә булып аларның да иң ортадоксаль, ягъни Коръәннең өтереннән дә тайпылмаучылары икән. “Безнең генофонд –шул илләрдә” –дип көрсенде булачак галим Давид әфәнде һәм аларны ватанга тату өчен мәчетләр зарурлыны таныды , Сухумида берне төзергә җыенуларын әйтте. Кемгә ничектер, шәхсән үземә абхазлар кай яклары беләндер үз керәшеннәребезне хәтерләтте. Безнең керәшеннәр дә христиан динен рустан да уздырып тота ләбаса. Нона ханым да, прапославие дине , аның биредәге храмнары турында сөйләгәндә хискә бирелә...Безнең маршрутта “Яңа Афон” дигән монастырьга зиярат кылу да каралган икән. Ул Раифныкын хәтерләтә һәм биредә дә “изге су” чыга... Асылда “Раиф” та, “Яңа Афон” да колонизаторлар яулап алынучылар йөрәгенә турылып каккан казык. Яңа Афон диңгез буендагы таулыкта утыра, ератан матур күренә. Аның хәтта үз ГЭС ы бар. Якын баргач , төзексезлекләр күзгә ташлана һәм аңа илтүче юл читендә славян чырайлы ир-ат һәм хатын-кыз хәер теләнү белән мәшгуль.
Биредә авыллар бик зур һәм патша заманында 1861 нче елны мең яшьлек Лыхно авылында җирле кнәзләр җитәкчелегендә абхаз халкы баш күтәргән. Аларны казаклар гаскәре килеп рәхимсез рәвештә бастырган... Бүген дә абхазлар мин фәкыйрьгә азатлык алган халык булып тоелмады. Аларның базарларда вино дип сатканнары да шәраб булмыйча брага булып аңлашылды, бүлмәдәшем төрле сатучылардан сатып алган шешәләрнең бөкеләре төн уртасында ата башлады. Урман чикләвеге дип сатканнары да ашарлык түгел иде , каяндыр кайтартылып озак ятканга төшләре күксегән булып чыкты. Тау балы дип сатканнары ни булгандыр, кызганыч, химик каләм табып булмады. Әгәр химик каләмнең үзәген эретмәсә бал саф, ә эретсә шикәр кушылган була дип аңлаткан иде таныш ОБХСС хезмәткәре...Абхазиядә Горбачевның гына түгел, байтак “олы агайлар”ның күчемсез милекләре бар ахры. Уйлавымчы бу төбәкнең Грузия юристикциясенә күчүе, хәтта абхазлар теләгән очракта да бик икеле...
Абхзиядә дә Арча районындагы сыман Масра исемле авыл бар икән. Гид атама Мисыр дигәнне аңлата диде. Мөхәммәт ага Мәһдиев тә Арчадагысының мәгънәсен шулай дип аңлаткан , бирегә Мисырдан сөннәтче бабайлар килеп төпләнгән дип язган иде...Мәгълүм ки Абхазия җирен ислам дине белән рухи ныгыган гарәпләр яулый. Аннары ул өч йөз ел дәвамында , ягъни 19нчы гасыргача төрек кулында була. Шул чорда абхазларның күпчелек ислам диненә чыккан була. Ихимал биредәге мәчетләрне Русия тарафыннан “төрек иго”сына чик куелгач ,җимереп юк иткәннәрдер... Сочи төбәгендә яшәгән убыг һәм адыг халыкларын гид абхаз кабиләләре дип белдерде...Нишлисең, берәү үлми берәү көн күрми диләр бит , хәзер ул төбәкләрне әрмәннәр үзләштерә һәм кайчан да булса әлеге биләмәләр , Әзербайҗанның Карабагъы сыман Әрмәнстанга кушылып та куймагае... Моңа тарихи җирлек тә бар, Киликия Әрмәнстаны әлеге биләмәгә урнашкан булган икән, һәрхәлдә мин сатып алган билгеле кавказ белгече Дэвид Лэнг ның “Әрмәннәр” дигән , иңглизчәдән русчага тәрҗемә ителгән, әлеге 7500 еллык тарихлы халыкка тирән ихтирам һәм соклану белән язылган китабында шулай диелә...
Әлеге китаптан әрмәннәр хакында бик кызык мәгълүматлар алырга була. Әйтик әлеге халык дәүләте һәрвакыт үзеннән көчле дәүләтләрнең канат астына керергә , җайлашырга мәҗбүр булган. Персия, Византия, Мисыр , татар—монголлар , Төркия хәлифәте һәм Россия белән әрмәннәр һәрвакыт , үз дәүләтчелекләрен җуймслык копромиссларга барып уртак тел тапкан. Үз милли мәнфәгатьләре хакына үзен канат астына алган дәүләткә үзгә ил һөҗүм иткән чакларда, һөҗүм итүче як көчлерәк булганда шул якка чыгып да илләре киләчәген саклап калганнар. Кайчак мондый адымнар һәлакәткә дә китергән.. Кайбер чорларда әрмән халкы вәкилләре төрле дәүләтләрдә төрле өлкәләрдә бик югары дәрәҗәләргә ирешкән , хәтта Византия тәхетенә император булып утырчылары да булган.У11 гасырдан Х нчы гасырга кадәр алар Византия тәхетеннәнбер дә ераклашмыйлар. Мисырда бер әрмән, ислам диненә күчеп баш вәзир (премьер министр) урынын ала һәм милләттәшләренә файда китерә.. Әлеге китапта Византия императоры Василий 11 нең болгар патшасы Самуилны (997-1014 ) , шулай ук милләте буенча әрмән кешесен дошман күрүе әйтелә. Яуда Василий өстен чыга һәм ул чакта әле христиан динендә булмаган әсир төшкән ун мең болгарның күләрен сукырайта. Һәр йөзенче гаскәринең бер , калганнарның ике күзе дә тишеп агызыла. Беразын бер күзле калдыру тома сукыр болгар яугирләре илләренә юл тапсынсын өчен эшләнә. ( Казан алынгач рус христиан яугирләре гадирәк ысул таба, алар туралган мәетләрне салларга төяп Идел буйлап татарлар яшәгән Әчтерхан ханлыгына озаталар...) Сукыр гаскәр кайтып кергәч , Самуил йөрәге ярылып үлә...Византия патриархы Фотий (820-893) өлешчә әрмән була. Русьның һәм Болгариянең христианлык кабул итүләре өчен ул күп көч куя... . Ихтимал, меңнәрчә болгарның сукырайтылуы да проваслав дингә күнү өчен куәтле стимул булгандыр...
Вә һәм әрмән политологларының СССР да һәм бүгенге Россиядә иң югары җитәкчеләргә киңәшчелек итүләре закончалыклы күренеш, чөнки әрмәннәрнең русларга хәлфәлек итүләре борыңгыдан килә икән. Шуңа да Россия мәктәпләре өчен чыгарылган татар игосы хакында тәсфилләнгән тарих китапларында әрмән авторлары да катнаша .
Дөньяда иж бай кешеләр дип яһүд Родшильлдләр хакытында ишетергә күнеккәнбез. Әмма инде мәрхүм Галуст Гулбекян халыкара финанслар өлкәсендә аның белән ярыша һәм узган булуы бик ихтимал дип яза китап авторы. Ә Лас-Вегас хуҗаларыннан берсе ,Трансконтененталь авиалинияләр корпорациясенең күпчелек акцияләре хуҗасы Керк Керкорянның да байлыгы санап бетерелек түгел имеш...СССР дәверендә Анастас Микоян “иң озын гомерле” сәясмән (“ От Ильича до Ильича без паралича” дигән әйтем аның хакында бит ) булса, Рыжковның киңәшчесе Ситорян, Горбачевныкы Аганбегян , бүген шул вазифаны Мигранян үтәвен искә алсак, Кургинян үзәгендә канат ярган журналист Льентьевның “Однако” тапшыруы аша “соңгы дөреслек”кә хокуклы икәнен онытмасак та таманга киләсе. Күрәсең , меңнәрчә болгарның сукырайтылуына шаһит булганнар һәм сукырайтылучыларга әлеге дингә күнү өчен стимул була...
Немец философы Фридрих Ницше фикеренчә,”кеше үзен хайваннан өстен санап ялгыша, әйтик ит өчен мал асравын уйлап масаймаска да ярый, чөнки һәр черки дә канын суырыр өчен кеше асрыйм дия ала” , имеш.. Росия сәясмәннәре дә Әрмәнстанны үзләренең Кавказдагы форпосты санап , аннан шул тирәне “тоту”өчен файдалананабыз дип куанулары бәлкем урынсыздыр. Әйтик Төркия дәүләте белән якынаймау Әрмәнстанга, тарихи сәбәпләр аркасында кулай булмаса, Россия өчен гел алай булмаска мөмкин. Кемнең кемне файдалануын әле ачыклыйсы бар, миңа калса...
“Әрмәннәр” атлы телгә алынган китапта гарәп яугирләре –мөселман мородерлары, ә сәлҗүук төрекләре гаскаре – сәлҗүк шайкалары дип кенә тәгаенләнә....Ягъни әрмән- төрек арасы гомумән җылынырга ошамаган...Төрекләр әйбәт халык, кардәш халык әлбәттә, әмма алар аркасында куәтле дошманга ирешүнең һич кирәге юк. Әле бит Казан алынуны да кайбер тарихчылар йөз ел алдан төрекләр тарафыннан алынган Константинополь өчен христиан дөньясының реваншы дип тәгаенләүләр бар. Татарга карата эзлекле золым сәясәте үткәрелүнең сәбәпләрен һәм соның өчен кемнәр җан атуын ачыкламый торып , котылу юлы табып булмас төсле...
Алга киткән илләр хакимияте, шул исәптән Россиянекенә дә якын торган әрмән лоббие тырышмыймы икән Татарстанда төрек лицейларын бетерү юнәлешендә. Бәлкем Татарстанның югары даирәләренә әрмән халкы даирәләре белән сөйләшү-аңлашулар алып бару кирәктер? Казан татарларының әрмән халкына зарар салганы юк шикелле... Мәгълүм ки әрмәннәр рус халкына гына тъгел, татарларга да, һәр хәлдә әрмән төзүче бригадирларының Татарстан колхозы рәисләренә мөгаллим булулары бәхәс уятмастыр? Ягъни аңлашуларны башлап җибәре өчен тотанак бар.

УКЫТУЧЫЛАР НИК АКЫЛГА УТЫРМЫЙ?..

УКЫТУЧЫЛАР НИК АКЫЛГА УТЫРМЫЙ?..

Төркиянең теләсә кайсы авыл яки калада эшләүче укытучысы , Истанбул каласында, Мәрмәр диңгезе ярына урнашкан искиткеч зиннәтле матур кунакханәдә елның бер атнасын бушлай яши ала.Мондый ташлама димме, кадер хөрмәт диясеме, тик укытучыларга карата гына каралган һәм төрек укытучыларының хезмәт хаклары да безнекеләрнеке белән чагыштырганда күпкә югары.Ахрысы, илнең хәле,әхлагы һәм алгарышы укытучылар хезмәтенең бәяләнүендә дә чагылыш таба .Хәер,мисалны ерактан эзлисе юк, инкыйлабтан соң, укытучыларга карата кайгыртулы мөнәсәбәт урнашу нәтиҗәсендә чабаталы җимерек Рәчәй дә, кыска гына вакыт эчендә дөньяда иң куәтле дәүләтләрнең берсе булып китеп, гражданины дөньяда беренче булып галәмгә күтәрелгән иде ләбаса!..
Әни мәрхүмәнең истәлек-көндәлекләрен актарып утырганда 1959 нчы елны тутырылган акча ведомосте килеп чыкты..Аена, колхоз җитәкчесе 400,ә авыл советы рәисе 240 сум акча алган ул заманда башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән әни 957 сум алган .
Ул чор укытучы хатын-кызларның ирләре фамилиясенә булмаулары истә калган.Әйтик, безнең Юлбат авылы башлангыч мәктәбендә укыткан Чутаева Шәмсия апаның балалары Абдуллин,Шляпина Сәлимә апаныкылар Сәләхов,Гаянова Сафия апаның ул-кызлары исә Фәләховлар булып йөрде ,һәм минем әни дә Зарипова түгел иде. Авылыбызның шушы шәхесләре барсы да затлы нәсел вәкилләре икәнен әйтми булмас, чөнки әни мәрхүмә һәрвакыт мәсьәләнең шушы ягын мөһим саный һәм туганнан туган энесе язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев белән очрашканда ,кем турында гына сүз чыкмасын,аның кайсы сословиядән булуы тәгаенләнми калынмавы истә калган...Рус теле укыткан әнигә берара бушлай колхоз парторгы вазифасын үтәүне дә тапшырганнар иде һәм ул нәкъ шул чорда миңа “Ихлас” сүрәсен өйрәтте.Ә пенсиягә чыккач мәктәп балаларына Коръән хәрефләрен танытты.Бер шундый дәресе видеотасмада саклана һәм “бәлки сез укыткан бу балалар мулла-абыстайлар булып китәр” дигән “хәйләкәр” сорауга,Сталин чорын кичергән кеше буларак әни бик сак җавап бирә:мин хәреф кенә танытам,хәреф таныту дингә өйрәтү дигән сүз түгел әле ул,-ди.

КИҢ ХОЛЫКЛЫ САФИЯ АПА

...Сыйныфташлар белән очрашканда ,мәктәпне һәм әлбәттә инде укытучыларны искә төшерәсең.Мине башлангыч мәктәптә,әни аны Казаклар авылының Гаян мулла кызы дип зурлый иде, Сафия апа укытты.Бер бүлмәдә ике сыйныф,икенчеләр һәм дүртенчеләр утыра,яки беренчеләр белән өченчеләр, балалар да ишле һәм Сафия апабыз барыбызга да нигезле белем сеңдерү әмәлен таба.Хәтта ачуланганда да ул ноктаны- өтерне кирәкле урыннарга куя, тиешле басымнар ясый ,һәм дикциясенә дә хилафлык китерми .Әйтик ул менә болай ди:
-Идрис!Дәрескә комачаулап утырма.Дәрескә комачаулап утырсаң , мин сине нишләтергә белермен:куып чыгарып җибәрермен.
Төп вазифадан тыш әле җәмагать эшләрен үтисе.Эт булып арып өенә кайтуына Сафия апабызны таулардай өелеп тагын эш көтә.Өч улы,өч кызы бар,шактый кырыс холыклы иренең эштән кайтышына өстәлдә аш торырга тиеш, һәм дә килеп бием дә бар бит әле биетергә.Абзардагы мал-туарны,кош-кортны да карыйсы бар һәм хатын-кызның тавык та чүпләп бетерә алмаслык бүтән мәшәкатьләре ,өстәвенә тикшерәсе дәфтәр олаулары да ияреп кайткан.Әмма болар өстенә әлеге нурлы йортка һәр бирмеш көн“кунаклар” агыла.Мин киләм,күршеләреннән Рәшит атлы малай рәхим итә һәм без, сигез бала ,алты почмаклы өйне пыр туздырып, уйнарга керешәбез.Безгә кушылып, күптән түгел дөньяга килгән икеме өчме кәҗә яки сарык бәтие дә чабышканын әйтми уздырсам тулы картинаны күз алдына бастыра алмамдыр.Укытучы апабыз бу заман каба артында йон җегерли.Шулчак кемдер ишек шакый.Уен белән мавыгып, без анысын ишетмибез, ә Сафия апа, йон уралган орчыгын читкә урнаштырып, ашыкмый гына барып ишекне ача.Анда бер сәгать элек кенә тәртип бозып , аны ачуландырган Идрис басып тора.
- Керергә рөхсәтме?-ди.
-Әйдүк Идрис,түрдән уз ,рәхим ит,-ди Сафия апа елмаеп - балкып.-Бик вакытлы килдең.
Минем үз гомеремдә бүтән шундый киң холыклы кеше очратканым булмады.Ул безгә фәннәр генә өйрәтмәгән,ә кешелеклелек сабаклары да биргән икән...

ХИСЧӘН ТӘСКИРӘ АПА

Тугызынчы-унынчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан Тәскирә апа Бибарцова укытты.Фронтонтовик,әниемнең ахирәте,мишәр кавеменнән булган эчкерсез бу апага карата минем күңелдә тирән хөрмәт хисләре саклана.Әни әйтүенә караганда ул да чыгышы белән затлы токымнан.Хәер, Бибарс кебек фамилия, пүчтәк нәсел вәкиленә ябыша да алмыйдыр әлбәттә.
..Дәрескә кыңгырау шалтырый.Әмма без әле парталарыбызга таралып урнашып ук бетмәгән булабыз.Шулчак Тәскирә апа килеп керә һәм яңа агартылган морҗага аркасын сөяп,күзләрен түшәмгә теки дә, шомлы тавыш белән,
- Фәхрине үтереп ташладылар ,- ди Ул аны шундый итеп өзелеп әйтә,әйтерсең әлеге Фәхри, җан тәслим кылып мәктәбебез коридорында кан эчендә ята...Һәм әз генә паузадан соң апабыз Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романыннан өзекне яттан сөйләвен дәвам итә.
Тәскирә апа инде күптән пенсиядә.Ә Сабаның Камил агай,аны элегрәк “Матур Камил” дип йөртәләр иде,ул флотта хезмәт иткән,шәп буй-сынлы,менә дигән биюче һәм чыннан да чибәр кеше , берәр кибеткә килеп керә дә,аркасы белән диварга сөялеп, : “Фәхрине үтереп ташладылар.Төн буенча коеп яңгыр яуды”-дип, мишәр акценты белән әлеге өзекне сөйләп ыргыта.Бер шундый шаяртуы вакытында Тәскирә апа үзе дә туры килгән.
- Укыганда да шаян,үртәшә торган иде Камил,инде пенсия яшенә таба бара,ә һаман уенчак булып калган,-ди Тәскирә апа көлә-көлә.-Тәки мине ирештерүеннән туктый алмый.

СОЛТАНӘТ СОЛТАН АГА

Солтан аганың әтисе Сталин чорында колхоз рәисе булып эшләгән, авыл халкы өчен бик әйбәт булган диләр.Ә бер язны “полнамучный” бер марҗа ханым бу җитәкләгән хуҗалыкка килеп, нәрсә чәчәргә,күпме чәчәргә кирәклеге хакында күрсәтмә биреп китә.Гыйльман агай үзсүзле кеше була, “б... к...” марҗа сүзен белән йөреп булмас,фәләнне фәлән кадәр,ә төгәнне төгән кадәр чәчәбез дип, күрсәтмә бирә.Кайсыдыр юньсезе Гыйльман абый әйткәннәрне сүзгә сүз әлеге түтәйнең татар милләтеннән булган прокурор иренә җиткерә.Гыйльман абыйны эшеннән очырталар,төрмәгә дә киткән булыр иде,әмма райкомның беренче секретаре арага кереп, аны көч хәл баләдән йолып кала...
Шушы легендар кешенең улы Солтан ага безне физикадан укытты.Ул –күпкырлы талант иясе:сәгать төзәтә, аерочаналар ясый, төрле-төрле телеантенналар җыя.Улы белән бергә, измәсез ябыша торган кирпеч җитештерә башлады,һәм хәтта гармунннарына да “ ут кертте”.Үтә күренмәле гармун күрүге эчендәге утларны татар моңы рухында биетү әмәлен тапты ул . Казанда уздырылган”Уйныгыз гармуннар” фестивальләрдә дә Солтан ага иң алгы сафта ашыгып атлый..Янә килеп,”Урам көе”нең кырыкмаса вариантын әйттерә.Теләчәдә болай,Арчада тегеләй,Саба районының Шытсу авылында менә болай, ә Шыңарда шушылай уйныйлар аны ди ди моңнар солтаны Солтан агабыз тальян гармунын сайратуын белә. Югыйсә бер үк көй,ә аерма нинди үзенчәлекле!Һәм иң гаҗәбе,әлеге көй һәр вариантта да искиткеч мөкәммәл яңгырый...
Ә ничек укытты ул безне...Дәрескә кыңгырау чылтырап өлгерми,классыбызга атылып Солтан абый килеп керә.Шул ашыгуы сәбәпле байтагыбыз аның белән маңгайга маңгай да чәкәшкәләде..Укытучыбызның тамчы да исе китми,- Әле генә бәрелештек,- ди дә, шундук дәресен сөйләргә керешә.Ашыгып атлавының сере бар,Солтан ага бер аякка чатанлый.Ул шуны сиздермәс өчен бик кызу йөри,әмма кызулыгы чатанлыгын тагын да ассызыклый.Аның аягында сөяк туберкулезы тапканнар, шулай дигән диагноз куйган булганнар...Алга китеп хәбәр итим, җитмешенә җиткәч икенче бер табиб әлеге диагнозны ялгышка чыгарды,һәм Солтан агабыз җитмеш бер яшенә төз,җитез һәм кәс-кәс атлап керде.
Солтан абый укытмый ,ә уйный.Аның һәр дәресе моноспектакль.Әйтик гравитация турында үтәбез,ә теориягә керешкәнче Солтан ага , узасы тема буенча сораулар яудыра. Әлбәттә инде җаваплар дөрес булып чыкмый.”Гел кире икән бу, физика”,- диешә укучылар.”-Һе”, - ди Солтан ага.-Әгәр сез дигәнчә чыкса, укып та торасы булмас иде физиканы .
-Үзегез беләсез,хәзер укытучының икеле куярга хакы бар,ә хокукы юк,-дип дәвам итә агаебыз.-Куйсаң,үзең укыта белмәгәнсең дип хөкем чыгаралар.Элегрәк булды бу,сезгә кадәр,бер укучым, бернәрсә белми,ә өчле куярга кирәк Аптырагач, менә шушындый улак алып авышлык ясап тотам һәм әйтәм,
-Менә энем минем кулда тимер шар,ә бу-улак.Ул авыш.Әгәр мин шарны кулдан ычкындырсам шар аска тәгәрәрме,әллә өскәме?-дим.Теге юньсез борынын лышык-лышык тартып тора да:
-Өскә,-ди.
Мин чыгырдан чыгам,акбурны идәнгә томырам һәм гасабиланып класстан коридорга атылам.Шуннан торып ишетәм, сыйныфташлары теге бичараны орышалар,
- Соң аска дип әйтсәң өчле куя иде бит инде,-дип сүгәләр тегене.
-Аның аска тәгәрәгәнен мин үзем дә беләм. Физикада бөтенесе дә гел кире бит.Өскә дисәм дөрес булмасмы дигән идем,-дип мөгри әлеге укучым...
Һәм Солтан ага ,безнең миләрне белем үзләштерәгә шул рәвеш көйләвен төгәлли дә предметның ни өчен аска омтылуын физика кануннары буенча тәсфилләп аңлатуга күчә.
Яки электр чылбыры хакында үтәбез,Солтан ага менә болайрак сөйли.
- Бер малай,әбисенә ияреп ашка барган. Ашта нишлиләр,я кайсыгыз белә?
- Коръән укыйлар.
- Дөрес.Әбиләр башта Коръән укыганнар аннары тәсбих тарталар икән.Тәсбихне башта Сөбханалла,аннары чираттагы утыч өч төймәне әлхәмделиллаһи,аннары калган утыз өчен аллаһе әкбәр дип тартасы.Әлбәттә, башта һәм аралыкларда биссмиланы әйтергә онытмыйча.Малай нәрсә әйтәсен белми икән.Башта “бусы бәләкәй,бусы бәләкәй” дип утырган да аергыч төймәгә юлыккач “бусы зур” дигән.Тагын “бусы бәләкәй” дип кабатлаган,янә “бусы зур” дигән.Менә теге,тарта торгач тәсбихның мулласына,өч катлы дәү төймәгә килеп чыккан һәм шатлыгыннан ,“бусы аннан да зур!”- дип кычкырып җибәргән.Солтан ага тактага алданрак сызып куйган электр чылбыры сызымы янына йөгереп килә һәм ,
- Нәкъ шуның сыман,чылбырның бу өлешентә ток бәләкәй,монда зур,ә монда аннан да зур була!-дип әйтеп бирә һәм ни өчен шулай икәнен “чәйнәп авызга каптыра”башлый...

БАРИ АГА ИШАЛИН

Әле мин түбәнрәк сыйныфта Сатыш авылында укыган чакта ,бертуган апам һәм туганнан туган абыем район клубында, яңа ел кичәсендә клоуннар булып киенеп чыгып, шаян такмаклар җырлаганнар иде.Берсен мин дә отып калдым һәм әлегә кадәр онытмадым:
Иртән эштә, кич клубта
Бари ага Ишалин
Бу кеше илле биштә дип,
Әйтсәләр дә ышанмыйм!
Миңа да шушы укытучыда укырга насыйп булды.Саба урта мәктәбендә “Е” дип тамгаланганы рус классы булып,ул сыйныфныкыларны ,нигездә татар милләтеннән булсалар да , “урыслар” дип атап йөрттек, ә А,Б,В,Г,Д классларын исә без, “татарлар” укыдык.Рус классында математикадан тәбәнәк буйлы,почык борынлы,әмма шактый кырыс холыклы завуч ханым укытты.Өстәвенә ул зур гына түрә хатыны да иде,һәм тәртип бозган укытучыларны линейкага чыгарып арт сабакларын укыту вазифасы директорда булмыйча, ничектер аңа күчкән иде.Әлеге ханымны төрле түрә-түрәкәйләр һәм аларның блат белән мәктәпкә оялаган укытучы хәләл җефетләре адым саен,
- О.ул бит бик көчле математик ,-дип мактыйлар,һәм аны тагын да олугъ итеп күрсәтү максатында без “татарларны” укыткан математика укытучы Бари аганы кимсетү, кечерәйтү юнәлешендә гайбәт тә тараталар иде.Менә мондыйракны:
- Бари Ишалин надан бит ул.Аның күн тышлы бер дәфтәре бар,ул, мескен шуны әйтеп яздыра,ә үзе бер ни аңламый.Дәфтәрен югалтса эшли дә алмаска мөмкин бит ул бичаракай...
Әле күптән түгел бер яшьтәшем очраган иде.Сүздән сүз чыгып,мәктәп елларын,укытучыларны искә алдык.Мин Бари ага хакында авыз ачкан идем,”Е” классында,теге ханымда укыган “урыс”кордашым,тәкәллефсез генә:
- Ишалин надан иде бит инде ул,аның шул бер дәфтәре булган,ул шуны диктовайть итеп йөргән.Әгәр дәфтәрен югалтса укыта да алмас иде,-дип куймасынмы?!
Мәрхүм остазны кайчандыр ягылган пычрак яладан кем араларга тиеш соң? Әлбәттә шәкертләре.Һәм ни өчен мин түгел әле...Кем яккан аны,ялагайлар гынамы,әллә теге ханым үзе дә тырышканмы,болар инде мөһим түгел.Әмма Бари ага шәп укытучы иде!
.... Әнием әйтүенә караганда Бари ага Ишалин- бик затлы ишан нәселеннән.Ул артка тарап салынган куе озын ап-ак чәчле,зур башлы , мәһабәт гәүдәле кеше булып истә калган.Зәңгәрсу костюмнан,ак күлмәктән һәм галстуктан йөргәнен хәтерлим.Аягына җәен нәрсә кигәне истә түгел,ә кышын фетр итекләр иде.Бари ага сугыш ветераны,ике аягын да яуда өздергән,протезларда йөри.Кичәләрдә ханым-туташларны биергә чакырып,шактый оста вальс әйләнә.Бари ага халык театрына да катнаша,спектакльләрдә уйный,җырлаганын да хәтерлим.Ниндидер озын,моңлы халык җыры дип истә калган.
Ә аның дәресләре...Аның көчле тенор тавышыннан тәрәзәләр зеңли.Ул шулкадәр бирелеп,җанын-рухын түгеп аңлата ки, белми,төшенми калу һич мөмкин түгел, өйдә дәрес әзерләп торуның да кирәге калмый иде ...Яшүсмер чакта кайчак усаллашасың, мин дә ни сәбәптәндер, аңламаганга салынып, аны бер интектергән идем.Ул минем юрамалай тилегә салынганны тиз тотты һәм чын күңелдән үпкәләде.Ә икенче көнне онытты.Миңа шулай тоелды. Ул безгә исем белән түгел, фамилиябезне исемгә әйләндереп дәшә:әйтик Гәләвиев Фәръгатькә Галәви, миңа Зариф, Равилгә Низам дип.
Математикадан чыгарылыш имтиханында классыбызга завуч ханым кереп утырды. Ун биш минут үтте микән математиканы “чикләвек урынына ватучы” укучылар, шул исәптә мин фәкыйрь дә, ике сәгать буе утырасы килмичә, эшләребезне тапшырырга керештек.Завуч ханым безгә сабыр итәргә кушты һәм язмаларыбызны күздән үткәргәч, хәлнең үз файдасына бармавын чамалап алды да өр яңа канун чыгарып куйды.- Кемнәр дүртлеге риза,алар китә ала , ә бишле алыйм диючеләргә мин өстәмә эш бирәм,- ди бу.
Мондый хәрәмләшү яшь күңелләребезгә хуш килмәде һәм,-Без бит билге өчен түгел,ә белем өчен укыйбыз,-дип белдереп,бик шәп кеше булып,кукыраеп, чыгып киткән булдык.Ә ул безнең кәперәюне өстәмә эштән курку дип бәһәләгән ...
Белмим дөрес эшләдекме-юкмы ул чакта, әмма әлеге маневр ярдәмендә Бари ага укыткан классыбыз математикадан бишлеләрсез калган ,һәм бу “факт” янә остазыбызның “наданлыгын” раслаган...
Икенче елны, яз көне Байлар Сабасы урамыннан барганда ипи кибете янында Бари аганы очратам.Аңа таба ашыгам.Ул да каударлана.Ике кулымны кысып селки,аркамнан кага.
-Бер ни әйтмә. Барысын да беләм.Математикадан имтиханнар тотып син,аннары авылдашың Низам, технический вузга кергәнсез, рәхмәт егетләр,йөземне ачтыгыз!-ди,һәм кинәт яшәреп киткән күзләрен күрсәтәсе килмичә, янымнан ашыгып китеп бара...Соңгы күрешүебез шул булган икән, авыр туфрагын җиңел, рухың шат булсачы Барый абзыкай...

ЙОМГАКЛАУ
... “Перестройка”ны татарчага үзгәртеп кору дип тәрҗемә иттеләр һәм нәкъ менә татарча тәрҗемә аның асыл мәгънәсен ачты да бугай.Чыннан да кору.Әмма корылышка бәйлесе түгел ,ә кибү янәшәсендәгесе. Укытучыларыбыз кадерсезгә чыгып күпме генә вакыт үтте,һәм ил нинди көнгә калды... Әйе, бүген укытучылык вазифасын нигездә эшче һәм крәстиян балалары иярли.Шул хәл очсызлаттымы микән әллә әлеге изге профессияне? Диндарлар,һәр намаз артыннан,пәйгамбәрләребезне,мәрхүм әти-әниләрен,әби-бабайларын,ир вә кыз туганнарын һәм остазларын телгә алалар.Диндарлар остазларны һәрдаим олылый, шундый мөнәсәбәтнең даимилеген куәтли!Ягъни, укытучыларга карата бүгенге көндәге хөрмәтсезлекнең нигезендә имансызлык һәм денсезлек ята түгелме? Алайга китсә, коммунистлар демократлардан иманлырак ,денлерәк булган булып чыга...Хәер эш башындагылар әллә ни алмашынмады да кебек, әле дә Бари аганы эзәрлекләгән түти ире ише затсыз затлар патшалык итә. Димәк иман өлкәсендәге югалтулар башта әкренрәк барган һәм әлеге процесс контрольдән ычкынып,инде хәтәр тизләнеш алган булып чыга...
...Мәгълүм ки беренче Рәчәй президенты Б.Н.Ельцинга әкәмәт зур пенсия,өстенлекләр,байлыклар беркетелде.СССРның беренче һәм соңгы президетенты М.С.Горбачевка өлеш кимрәк чыкты бугай,әмма ул да мохтаҗлыкта калмады шикелле...Бер нәрсә дә бушка бирелми,димәк заказчы, аларның кылганын, әйтик КПССны,СССРны таратудагы өлешләрен төрле нисбәттә бәяләгән..Әле күптән түгел түрәләребезнең хезмәт хаклары унлата арттырылды.Димәк илебезне,халкыбызның яшәешен бүгенге хәлгә төшерү,туучыларга караганда үлүчеләрнең артыклыгына ирешү,эшсезлек,наркомания,фәхишәлек тамыр җәйдерүне дә бәяләгәннәр булып чыга.Ә укытучыларга тишек тиеннәр ыргыталар. Димәк хак бирүче укытучыларыбызның бернигә карамый,үҗәтләнеп, тырыша-тырыша балаларыбызны белемле, кешелекле итәргә омтылуларына каршы!..Кайчандыр, укытучыларның үзләрен кайгырткан режимга тугрылыгы,аны мактавы,шуның файдасына агитация эшендә катышуы мантыйкка сыя. Шул заманда рус теле укытучыларының балалардан өйләрендә дә туган телдә сөйләшмәскә өндәүләрен дә ниндидер дәрәҗәдә аңлап була әле.Ә бүген, көннән көн хәлләре өметсезләнә барган шартларда әлеге “халыкның” үзләрен кара җәяүгә калдыручыларны яклап тавыш бирергә өндәп йөрүләре чып-чын абсурд.Бәлкем бу хәлгә психиаторлар ачыклык кертер?Сәхнә тотучылар чын сәнъгатьне чүплеккә томырып, антисәнъгатькә, шәхесне дегенерат ясауга көйләнгән төренә күптән күчте һәм алар моның әҗерен дә күрә.Бәлки укытучыларыбызга да,шулардан үрнәк алып акылга утырырга вакыттыр...

КАБАТЛАНМАС ТАТАР ЗАРУРЛЫГЫ

КАБАТЛАНМАС ТАТАР ЗАРУРЛЫГЫ

ЮАНЫЧ

...Төшмәсен лә күзең матур ярга, мәңге сүнми торган ут икән,-дип җырлый безнең татар.Алай гына түгел икән шул, матур җирләр дә башны әйләндерә. Кайчандыр , мөмкинлек булганда да “юг”ка бару - юкка бару дип такылдап йөргән мин фәкыйрь, бер тапкыр Кырымны күргән иде, бетте, хәзер күңел гел шул тарафка уктала да тора.
Безнең як кияве шагыйрь Әхмәт Гадел, Кырым-ул барлык төркиләрнең төп Ватаны, чыккан урыннары, шуңа тарта дип аңлатты әлеге шаукымның хикмәтен. Кем белә , бәлкем хаклыдыр да.
2003 елда Бөтендөнья Татар Конгрессы уздырган « Татар авазы» дигән бәйгедә “Җиктереп Тулпар, Кырымга” атлы язма белән катнашып дүртенче бүләккә лаек булган идем. Шул язмамда хата киткән, Кырымның диңгез итәгендәге Форос бистәсеннән ерак түгел, Максим Горький, совет косманавтлары ял иткән,хәзер Татарстан җитәкчеләре үз итә торган урын исеме Тиселли, һәм ул грекча “тынлык” дигәнне аңлата дип язганмын.Әлеге “мәгълүмат”ны Форос турындагы русча китаптан алган һәм мәкаләдә чыганакны атаган да идем. Гаеплемен , русның этимологиягә , тарихка кагылышлы чыганаклары фәнни җитдилекне санга сугып бетермәвен онытып җибәргәнмен...Югыйсә рус телендәге “В мире слов” кебек тапшыруларны, һәм андагы аңлатмаларны да тыңлаган кеше бит инде мин.Шундый тапшыруларның берсендә русның кайсыдар тел галиме “бабай” сүзе рус теленнән, “бабах”дигән әйтелештән туган дигән “ачыш “ясады. Янә берсе “ Бугульма” каласы русча “буг” дигән сүздән ясалган , үгез дигән мәгънә ята аның эчендә, дип “агартты”тыңлаучыларын..
Телгә алган чыганакта греклар Кырымны Таврида дип атаулары, һәм бу исемнең “таурос” дигән, үгез дигәнне аңлаткан сүздән ясалуы тәгаенләнгән.Тагын үгез...Югыйсә,грек мифологиясеннән беләбез, кентавр дигән зат- ат-кеше ,икенчеләй әйтсәк ир-ат дигәнне аңлата. Мифологиядә ул ат гәүдәле кеше итеп тасвирланган.Күрәсең җәяүле грекларга җайдак төркиләр беренче очрашуда шундый әкияти образ буларак тәэсир калдырган.Димәк тавр-ат ,ә Таврида-атлар иле дигәнне белдерә.Ат күрмәгән грекларның , үзләрен гаҗәпкә калдырган җан ияләре-атлар, ат көтүләре ишле булган төбәккә шундый исем бирүләре мантыйкка сыя. Грек тарихчысы Геродот биредә атлар сава торган бик тә гадел халык яшәвен дә язып калдырган.Кыскасы-Кырым борын-борыннан, борыңгы Греция заманында ук төркиләр ватаны, һәм Әхмәт ага Гаделнең фаразы да чынга охшап тора. (Янә килеп КДУ укытучысы Равил Һади грекка күчкән төрки сүзләрдә “Й” хәрефе “Ф” булып үзгәрә, фонарь –янар дигән сүздән,ә Фарос, яр өсте дигәнне аңлата ди. )
Әлбәттә Бөгелмә шәһәре дә бөгелеп-сыгылып аккан татарча мәгънәсе хәзер дә бик аңлаешлы “Бөгелмә” елгасы буена урнашканга шулай аталган. Хәер үгез дигәнне аңлаткан “бога” сүзе дә татарныкы .Монысы сүз уңаеннан.Ә инде“Тиселли” дигән атамага килсәк, Истанбулга, танышларыма шалтыратып белештем, ул төректә бүген дә актив әйләнештә икән. Аны гасыр башында бездә дә кулланганнар ,әйтик Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә еш кабатлана . Һәм бу “тәсәлли” сүзенең мәгънәсе – юаныч. Бер караганда русларның ошбу сүзне грекныкына чыгарулары хәерле булган, юкса алар аны “Отрадное” дип үзгәрткән булырлар иде.Кырымда , “ Ак мәчет”нең “Семферополь”гә үзгәртелүеннән башлап барча атамалар да диярлек татарчадан русчага яки грекчага күчереп арканланган бит . Ә менә Тәсәлли атамасы ,ходайның хикмәте,мазлум татарларга бер юаныч булып, асылында калган...
Дөрес булса Русия арендалаган байтак кына дачалар, шул исәптән Форостагы Горбачев төзеткәне дә бүген иске хуҗаларын көтми. Украинаның яңа хөкүмәте аренда срогын озайтмаганга охшап тора.
Русия сәясмәннәрен Кырымга битараф дип булмый. Күрәсең аны кире кайтару хакында хыялланучылар да юк түгелдер. Кырым татарларың анда ныгуы әлеге максатка ирешү мөмкинлеген чикли дип саныйлармы, белмим, ( югыйсә аннан татарлар сөрелмәгән булса, аны Украинага бүләк итү мөмкин дә булмаган булыр иде) әмма Дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы Русия телевидение журналистларын андагы татарларга карата хәерхаһлы дип булмый. Әле быел әфлисун революциясе барган көннәрдә ОРТ телеканалы Кырымнан сюжет күрсәтте.Кырым татарлары “үз белдекләре белән, закон бозып” сусыз биләмәдә яшәү өчен кечкенә йортлар салып,авыл торгызырга маташалар Һәм боларның “законсыз гамәлләре”н дөньяга фаш итәргә дип Мәскәү тележурналистлары рәхим иткән... Кырым татарларыннан ике ир-егет үзләреннән дә яманрак ( чакырылмаган кунакларны безнең илдә шулай тәгаенлиләр) ОРТ журналистларына каршылык күрсәтә, нәтиҗәдә телекамера ватыла һәм Симферополь атлы рус каласындагы суд тиз арада әлеге егетләрнең берсен 9,икенчесен бераз кимрәк срокка ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгара ...Инәңнең коерыгы...Моңарчы бит журналистлар үзләре генә кыйнала дип аңлый идек .Завадскийлар,Бабицкийлар, Политковскаялар. Янә килеп Гонгадзе...Баксаң, телевидениенең дә кемнәре генә юк ахры...
Украинаның яңа президенты В. Ющенконың татарларга диңгез буенда татар авыллары төзергә рөхсәт бирүен хуплап, сыңар рус журналисты да калыкмады шикелле (андый булса, аңа алдан ук рәхмәт белдерәм, һәм гафу үтенәм),ә тискәре мөнәсәбәт белдерүче тиз табылды һәм “Украина у края” дип язып та чыкты .
...1944 елның 18 май көнендә иртәнге 4тән көндезге 12 сәгать эчендә кардәшләребезне терлек вагоннарына төяп алып киткәннәр. Аларның элек һәм соңгы дәвердә ниләр күргәне-кичергәнен мәшһүрләребез Миргазиян Юныс һәм Айдар Хәлим китапларыннан , Венера Якупова язган мәкаләләрдән укып тулырак танышырга була.. Кырым татарларына карата золымга әле дә нокта куелды дияргә иртәрәк. Талап алынган йортлары кире кайтарылмады, каза күрсәтүчедән китерелгән матди һәм рухи зыян эзләп алынмады...Әмма ходай кушып , туган җирләренә кайта алдылар, җан тартышып шунда берегү белән мәшгульләр.Мин кардәшләребезгә гүзәлләрдән-гүзәл ватаннарында бүтән андый хәвефкә һич кайчан дучар булмый бәхет һәм сәгадәткә ирешеп, барына куанып һәм юанып яшәүләрен теләп калам.

ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ КАЙДА УКЫТАЛАР ?

Русия сәясмәннәре АКШ һәм Көнбатыш илләрендәге оппонентларын ике төрле стандарт куллануда шелтәлиләр.Әйтик «цивилизацияле дөнья» суверен дәүләтләр Югославияне бомбага тоту, Иракка басып керү кебек гамәлләрне дөрес эш дип саный, ә Русиянең Чечняда кылганнарын тәнкыйтьли.
Стандарт ике төрле кулланганда да барыбер стандарт әле ул.Ә менә күптән түгел ОРТ телеканалы Кырымнан бер сюжет күрсәтте.Кырым татарлары “үз белдекләре белән закон бозып” сусыз бер биләмәдә яшәү өчен кечкенә генә йортлар салып,авыл торгызырга маташалар.(Аларга талап алынган фатирларын,йортларын ,милекләрен кире кайтартмау гына түгел, ә туган җирләрендә буш урында йорт торгызырга да ирек бирми тилмертүләре, төзегән кадәр торакларын җимерүләре хакында Айдар Хәлимнең “Убить империю!» китабында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин).Һәм боларның “законсыз гамәлләре”н дөньяга фаш итәргә дип Киевтан түгел, ә Мәскәүдән тележурналистлар рәхим иткән(2005)... Кырым татарларыннан ике ир-егет “татардан да яманрак” ( чакырылмаган кунакларны безнең илдә шулай тәгаенлиләр) ОРТ журналистларына каршылык күрсәтә, нәтиҗәдә телекамера ватыла һәм Симферополь каласындагы суд тиз арада әлеге егетләрнең берсен 9,икенчесен бераз кимрәк срокка ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгара...Әлбәттә, бу очрак өчен стандарт дигән төшенчә гомумән урынсыздыр мөгаен
Милиция бүлегендә эшләүче һәм күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче бер таныш сержантның сөйләгәне исемә төште. “Мичче кирәксә мичченең, эретеп ябыштыручы кирәксә анысының аягына янәшәдә кешеләр булганда искәрмәстән китереп басасың һәм теге ялгыш кына сүгенеп җибәрә.Шундук вак хулиганлык уңаеннан протокол төзеп ,”гаеплене” судка алып барасың һәм синең карамакта ничәдер көнгә кирәкле белгеч пәйда була”...дигән иде ул...Әмма мин Кырымдагы инцедентны тележурналистлар махсус китереп чыгарды, килү максатлары шул булган дигән фикердән ерак торам, гәрчә сержант белгәнне боларның киптереп элгәнлекләре шик уятмаса да...Гаепләргә тел дә әйләнми,чөнки, моңа кадәр безнең тележурналистлар үзләрен гел гаделлек сакчылары итеп таныта килделәр.Әле кайчан гына Павел Шеремет өчен ут йоттык.Янә килеп Политковская, Завадский,Бабицкий өчен хәсрәтләндек.Моңа кадәр журналистларны гына тукмыйлар, кулга алалар,бинахак гаеплиләр һәм хөкем итәләр дип белђ идек.Кайберләре үз бурычын үтәгәндә һаләк тә булды җитмәсә.Илебезнең җитәкчеләреннән берсе, күренекле сәясәтче Жириновский әфәнденең дә журналист хатын-кызга кул озайтканын телевидение күрсәткәне хәтердә уелып калган... Һәм ниһаять боз кузгалды, ике кырым татары егетен кырыс җәзага тарттылар…Жириновскикийга да эш кузгатмасалар ярый инде дигән шиккә калдым…
Симферополь каласындагы судьяларны гадел һәм намуслы кешеләр , егетләрнең кылганы Украинада шулай бәяләнә, андагы юридик практика шундый дип кабул итик.Хөкем ителүчеләрнең татар, ә хөкем итүчеләрнең урыс милләтеннән булуына да ризасызлык белдермик,ә кем белә,бәлкем ул төбәктә берәр кырымтатар кешесе дә( һич югы катнаш никахтан туганы) судья булып, яки шул тирәдә эшлидер. Сайлаулар вакытында татарлар һәм руслар ике лагерьга бүленде, бер як Янукович, ә икенчеләр оппозициядәге Ющенконы яклады ..һәм “җиңелгән” як “җиңүчеләрдән” Мәскәүдән килгән дуслар белән берлектә шулай үч алдылар дигән фикернең дә башыма кереп чыкканы юк. Әмма кемнәрнеңдер бүтәнчә дә уйлауларга мөмкин ..Һәм хаклары да бар, чөнки-демократия заманасы..һәм аның сабакларын безгә ОРТ мөгаллимнәре бирђ ләбаса...
( 2006нчы елны Карелиянең Кондопога һәм Кырымның Судак калаларында охшаш вакыйгалар булып узды. Кондопогада Русия генераль прокуроры фамилиясе , ягъни Чайка исемендәге әзербайҗаннар ия булган ресторанда һәм Судакта Кырым татарларыныкы булган “Дустлык” кафесында хуҗалар белән “славян” егетләре арасында канлы бәрелеш чыга.Труд газетасы “славян” егетләренең гаскәри десантчылар булуын горурланып яза. Судактагы бәрелеш аркасында ике татар егете пычак белән кадап үтерерлә. Җирле суд славян егетләрен каза күрүчеләр дип табып, аларның исән-имин кайтып китүләрен тәэмин итә. Кандопогада әзербайҗан хуҗалар ярдәм эстәп чечен егетләренә мөрәҗәгать итәләр һәм бу очракта “славяннар” ягыннан ике яшь кешенең гомере өзелә...
( Әлеге десантлар артында кем торганын ачыкларлык фидакарь журналистлар калды микән инде бездә? ..)

К Ы Р Ы М

Әллә сихер, әллә тылсым,әллә ырым,
Җан да тарта, кан да тарта сиңа Кырым;
Туганнар җирен ботлаган ятлар гына
Кунагыңа төксе тора, карый кырын…

Каралар коела икән безгә ятлар,
Кара йөрәкләрдән аша күккә корым;
Шифалы һаваңны иркен сулыйм дисәм,
Җыерыла, көек исен тоеп борын…

Тозлы диңгез сулары да алмый ахры
Караларга каткан күңелләрнең керен;
Әйдә ярар. Ә без сагынып килдек әле
Кардәшләрнең күңел нурын, матур җырын…

Диңгезкәеңнең исеме нигә “кара”
Кара кайгыданмы кайнап ярга кага?
…Күктә кояш…Татарларың күкрәгендә
Мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс яра яна…


ИКЕ ТИТАН

Бөек кешеләрнең җәсаден зурлап озаталар ( 2005).Рим Папасы Иоан-Павел- 2нче шундыйлардан иде.Аны озатырга котоликлар гына түгел,бүтән конфессия җитәкчеләре, шул исәптән мөселманнар,һәм дөньяның иң дәрәҗәле илләренең беренче җитәкчеләре килде.
Үз исеме Карол Войтыла булган әлеге шәхесне дөнья ,яшьлегендә ватанын фашистлардан яклап, ә кардинал булгач ,”Солидарность” атлы эшчеләр хәрәкәте оештырып, үз илен коммунистик диктатурадан һәм Мәскәүгә буйсынудан аралауда танылган, иманлы ватанпәрвәр дип тә белә.Әлеге шәхес дөньяда тынычлык һәм гаделлек урнашсын дип яшәде.Күп заман элек булган инквизиция җинаятьләре өчен диндәшләреннән, тәре походлары өчен мөселманнардан, Холокост өчен яһүдләрдән гафу сорады, барлык котоликларның Папасы буларак диндәшләре кылган җинаятьләрне танып, тәүбә итте.
Папаны озатырга Русиядән Патриарх бармады. Патриарх бармаганга һәм фатиха бирмәгәнгә ахры В.В. Путин да барасы итмәде. .Исән чагында Папа Иоан Павел 11 бер туктаусыз дөнья гизде.Аны бары тик Русиядә генә күрергә теләмәделәр.Халыкның фикере белән кызыксынучы булмады әлбәттә, илнең мөселман руханилары да аның килүенә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел иде.
Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт, мөфти булып сайлангач, Римгә барып Папа Иоан Павел 11нче белән күрешеп кайткан иде.Аның әлеге вазифаны калдыруында шушы вакыйга роль уйнамады микән дигән шигем бар.
Казан татарларына чиркәүләре кылган җинаятьләр (көчләп чукындыру, мәчетләрне, китапханәләрне җимерү,мөселманнарның изге китапларын яндыру, мөселман зиратларын туздыру ,айлы кабер ташларын чиркәүләр нигезенә салу, чукынырга теләмәүчеләрне җәзалау, үтерү, муллаларны каторгаларга озату һ.бһ.б.) өчен христианлыкның православие дигән тармагы җитәкчеләренең гафу сорарга җыенулары ишетелми.Кырым татарларына карата мөнәсәбәт тә искечә...
Чечня җиренә бара торган танкларга изге су бөркәп, чукындырулар бер нәрсә, ә диндәшләрең кылган җинаятьләрне тану һәм гафу сорау өчен Саф Вөҗдан, Пакь Иман һәм Ихлас Күңел кирәк шул.
Россиянең дә шундый бер бөек улы булды.Мин “После бала” ,“Хаҗи Морат”кебек әсәрләр язган даһи рус әдибе граф Лев Толстойны күздә тотам. Православие чиркәве өчен ул да, йомшак итеп әйткәндә, газиз түгел иде...

ТАТАР ТАТАР БУЛЫП КАЛЫР

Милли басмаларда үзләрен үтә милләтче дип танытырга теләүче шәхесләремез элегрәк чеченнән, әрмәннән (болары сирәгрәк) үрнәк алыйк дип шауладылар. Югыйсә ярпачларның берсе дә чечен яки әрмән арасында, шулар илендә яшәп карамаган , Карл Фукс кебек өйрәнмәгән, китап язмаган. Инде яһүдтән ( монысына кем иренми шул байтактан кодалый) үрнәк алып һәр мәсьәләдә бер сүздә торырга чакыралар.Алар теләгән “бердәмлеккә” бәлкем Төньяк Корея һәм Төрекмәнстан шартларында әлегә ирешеп буладыр да, ә талантлы һәм белемле яһүд халкы турында примитив фикер таратудан тыеласы иде.
1948 нче елны куылган палестиналарның үз өйләренә кайту хокукына багышланган, Ливан башкаласы Бәйрутта узган конференциядә , җыйналган христиан, ислам,иудаизм диннәре вәкилләре раввиннар, руханилар һәм шәехләр Израиль дәүләте сүтелергә тиеш дигән уртак нәтиҗәгә килгәннәр.Әлеге фикерне эзлекле рәвештә яһүдләрнең “Нарурей Карта” дигән оешмасы үткәрә икән.Бу оешманың бүлекчәләре Нью Йоркта, Лондонда һәм Иерусалимда эшли. Шушы оешма вәкиле раввин Давид Вайс моның көчләүләрсез һәм тиз тормышка ашуын теләп догада һәм өметтә калабыз дип белдергән. Кыскасы яһүдләрдә дә төрле фикерле кешеләр, оешмалар бар, әйтик СССР дан иленә кайткан Натан Щаранский бер төрле уйлый,ул русча әйтсәк государственник,ә Лондоннан килгән раввин Арон Коген Израильне динсез яһүдләр ихтыяры белән төзегән дип саный һәм тарату зарурлыгы хакында фикер үткәрә...Кемдер әйтер, бу нечкә ысул, әлеге алым сәясәтчеләр телендә “төрле ояларга күкәй салу” дип атала дияр? Барысы да мөмкин. Әмма ни өчен татарларның бер колоннага гына тезүне кайгырта соң милләтпәрвәр теоретикларыбыз. Бер рәткә тезелгәннәре аудару өчен домино эффекты гына кирәк, ә ансы өчен ни бары бер.. юк, пуля да димим, хәтта кискен этеп җибәрү дә җитәргә мөмкин. Милләтне кайгыртучылар барлык фиркаларда урын алырга тиеш, минемчә. Рус патриотик газеталарда гел гарәпләрне кайгыртып язучы Исраэль Шамир дигән журналистның кемлеге кызыксындыра иде. Мин язылган исем-фамилияне псевдонимдыр дип уйлый идем. Баксаң бар икән андый яһүд журналисты, RTVi телеканаланында интервьюсен күрү насыйп булды. Ул, яһүдләр җирләрен калдырганда биләгән йортларын бульдозер белән ишәләр, җимеш агачларын кисәләр, ә гарәпләр киткән чакта бер нәрсәне дә җимермәделәр һәм кисмәделәр,-ди. Аныңча сәбәп гади:
- Бу хакыйкый палестиналылар, гарәпләр җире,- ди ул,- Аларга анда һәр нәрсә кадерле
Аннары безгә үз үзебезне саклау өчен ни яһүд ,ни әрмән төсле булу кирәкми.Моңа ирешеп тә булмый. “Татар син шундый бул” кебек проектларда да яңалык юк, эх, жәл, классиканы укымыйбыз, Салтыков-Щедринның “Замана идиллиясе” атлы сатирик романы персонажы Иван Тимофеич Прудентов шундыйны язды ич инде ... Параграфлап, пунктлап...
Алай да яһүдләрнең Борыңгы Рим чорында югалткан дәүләтчелекләрен 20 нче гасырда торгыза алулары шаккаткыч хәл. Бер мазлум халыкка да өмет өзмәскә кирәклегенә күкләрнең бөек дәлиледер әле бу. Ходаның хикмәте. Әмма бернигә карамастан ,безгә үзебез булырга кирәк.Иманга кайтырга. Пакьлеккә, сафлыкка.Чөнки бүтәннәрнең нөхсәсе булуда мәгънә юк, дөнья өчен кабатланмас татар газиз!

20 июнь 2005 ел,

вторник, 5 августа 2008 г.

“БАБАЙЛЫК” КА ДӘВА

“БАБАЙЛЫК” КА ДӘВА

СССРдан башкач чыккан Балтыйк буе илләрендәге армияләрдә рус егетләре дә теләп хезмәт итә һәм алар биргән интервьюләргә караганда , бу илләрдә “бабайлык” проблемасы юкка чыккан. Күрәсең , дәүләт ихтыяры булганда әлеге чиргә дәваны табу мөмкин .
Русия армиясеннән үтерелеп яки имгәтелеп кайтучылар хакында ишетеп яки укып торабыз. Уйлап карыйк әле, “бабай”чылыкның яшәү шарты нидән гыйбарәт соң? Бәлкем аның матди нигезе бардыр. Бәлкем , хутка җибәрелгән схема буенча солдатларның бер-берсен тукмау, имгәтү һәм көчләү механизмы эшчәнлеген кемнәрнеңдер ихтыяры тәэмин итәдер?
Русиянең күренекле җитәкчеләреннән берсе В.В. Жириновский, бер чыгышында хәрбиләрнең асылда профессиональ үтерүчеләр булуын ассызыклады. Хактан да хәрби кеше приказ буенча яши, ә приказ тикшереп-нитеп тормыйча бары тик үтәлергә генә тиеш. Димәк һәрвакыт үтерергә, җиңәргә әзерлекне тәэмин итү алымы буларак әлеге “ысул” Русия армиясенең отышлы үзенчәлеге сыйфатында махсус хутка җибәрелгәнгә охшап тора .
Мәгълүм ки, армиядәге мәхшәрдән курку яшь буынны белемгә ашкындыра,ягни тулаем диярлек югары уку йортларына барырга мәҗбүр итә. Ә уку өчен әти-әниләрнең актык тиеннәрен сарыф итү генә җитми, ә муеннан бурычка батарга, кредит алып яңа төр коллыкка мәхкүм булырга кирәк. Димәк, армиядәге хәлләр гади халыкны финанс кабаласына куып кертүне хәл итә. Армиядәге “бабайчылык”, “уставтан тыш мөнәсәбәтләр”дип аталучы террор һәм бандитизм военкоматларга ришвәт , һәм уку йортларына түләүләр аша котычкыч мул финанс агымы китереп чыгарган. Шул агымның игелеген күрүчеләргә һәм моннан өлеш алучы даирәләргә армиядә тәртип урнаштыруның кирәге юк кына түгел, киресенчә алар андый үзгәрештән уттан курыккандай курка.
Минем аңлавымча , АКШта күпме генә кешене шәхси утлы коралдан атып үтермәсеннәр, корал сатуны, ә бездә исә яшь буын тулаем диярлек физик һәм рухи имгәтүне колачлаучы “бабайчылык”ны авызлыклау мөмкин түгел. Сәбәбе ике очракта да уртак .
Армиядә офицер булып хезмәт итүчеләр теләсәләр дә моны авызлыклый алмый , чөнки алар Русия армиясе дигән механизмның гап-гади шөрепләре. Моны бары тик халык ихтыярына буйсынучы тышкы көч кенә эшли ала.
Мәгълүм ки, иң таралган, беткән оешманы гап-гади җитәкче, югарыдагылар ярдәм итеп торганда тиз арада эргәгә кертүне ансат хәл итә. Ә бит халык хуҗалыгы җитәкчеләрендә хәрбиләрнеке кебек вәкаләтләрнең әчмухасы да юк.
СССР заманында газеталарда “әгәр мин директор булсам” дигән рубрика бар иде . Газета укучылар теге яки бу четрекле , чишелешен тапмый азаплаучы мәсьәлә уңаеннан үз фикерләрен халыкка, шул исәптән хәл итәрдәй югары даирәләргә ирештерәләр иде .
Минем “әгәр оборона министры булсам” дигән рубрика ачылган очракта шулай ук ирештерәсе килгән мәсъәләне хәл итәрдәй гап-гади тәкъдимем бар. Ул очракта мин, Дума ягына ымлап яңа кануннар да теләнмәс, “җәмгыять нинди, армия шундый”, дип акланып та тормас, ә түбәндәге эчтәлектә яшәерен фәрман чыгарыр идем :
Солдат асылынып үлгән яки асып үтерелгән , инвалидка әйләндерелгән хәрби чәсләрнең җитәкчеләрен бер айга яшь солдат дәрәҗәсенә төшереп, казармаларга озатырга. Унга кадәр солдат һәлак булган очракта хәрби округ җитәкчеләрен һәм ярдәмчеләрен нәкъ шул шартларда бер айга хезмәткә озатырга.Уннан артык һаләк булган очракта тагын да югарыда утыручы генералларны нәкъ шундый җәзага тартырга Әгәр , шул срокта алар асылынган хәлендә табылса,солдат үлемен сөйгән кызы хыянәтенә сылтаган сыман, ”хатынының содат белән кылган хыянәте хакында хат алган һәм шул хурлыкка түзә алмаган” дигән аңлатма бирергә.
Иманым камил, әлеге , беренче карашка пүчтәк кенә җәзаны күздә тоткан фәрман имзаланган арада ук генералдан кече лейтенанткача хәрби җитәкчеләр казармаларның барлыгын, кайдалыгын исләренә төшерәчәк һәм армиядә идеаль тәртип урнашачак.
Генераллар пешергән “бәлештән” , аны үзләренә ашату куркынычы аша гына котылу мөмкин...

“ КУТАДГУ”НЫ ДА БЕЛМИБЕЗ

“ КУТАДГУ”НЫ ДА БЕЛМИБЕЗ

МЕНТАЛИТЕТ

Төркиягә барган бер каләм иябезнең , ” андагы тәртип, андагы фәлән һәм төгән” ди -ди , алган тәэсорратлары хакында садә һәм сокланулы язма чыгарулары бер мәл мода төсмерен алган иде . Янә килеп, шунда белем эстәүче яшьләребезнең мондый хисчән “түгелүләр” өчен ихластан уңайсызланулары хакында үзләреннән ишеткәнем бар . Аннары, “солтан җиренә” барып кайту белән бүген берәүне дә шаккатыра алмыйсың, очкычлар ике араны ялгап кына тора һәм әлеге илгә карата гавәмнең үз фикере ныгыган, ягъни, совет чоры мирасы - кара ялага ябышып яту да һәм, шуңа җавап йөзеннән , үлчәүне тигезләү максатында өстәбрәк мактаулар белән мавыгып та әллә ни ерак китеп булмый. Җитмәсә җөмһүриятебез калалары соңгы елларда зур үзгәрешләр кичереп , базар экономикасы тантана иткән илләргә хас ялтыравыкка төренде. Алай да Төркия хакында язасы килә, чөнки айлы манаралар өстендә өретелгән ,офыклары диңгез белән кавышкан зәңгәр күге рухыбызга канат җәеп рәхәтләнеп очар өчен җиткелекле биеклек һәм иркенлек тәэмин итә ; көненә биш тапкыр азан белән сугарылган һавасы сулышны сафландырып, ача һәм киңәйтә . Әле бит мазлум татарның , битен, маңгаен биредәге диңгез җиле үз итеп сыйпап, күңелен дә нечкәртә.
Бу илгә бер генә баруым түгел. Тәүгесендә , Айя-Суфия исемле кунакханәгә урнаштым. Яшермим, төнлә Истанбул урамнарын гизгәндә берәрсе килеп якадан алмагае дигән шикләнүләрем дә булды. Русиядә һич уйламаганда муен тамырыңа тамызу, кабыргаларыңны санау ерак йөрми ләбаса, шәхсән үземне, әле егет чакта, Түбән Кама каласында төркем белән матур гына тукмап алганнары истә. Институт тәмамлагач, хәрби җыенга чакырылып , шуннан кайтышлый апамнарга кунакка сугылган идем. Ильһам Шакировка баянчы булачак авылдашым Сәләхов Рафинатның биредә Сәйдәш исемендәге музыкаль училище тәмамлап, эшкә башлаган чагы . Шуның белән бергә яшьләр җыелган “пятачок”ка бардык. Һәм бәгъзеләр тәк дуамал , бер нинди бәйләнеп , сүз кушып та тормый, урап алып йодрыкларын уйнатырга керештеләр... Төрле яклап ишле йодрык яуының уңай ягы шул , беренчедән аумыйсың (ә бер егылсаң тора алуың , Мөхәммәт ага Мәһдиев әйтмешли“едва ли”); янә килеп тыгызлык аркасында һөҗүмчеләр бер-беренә комачау тудыра һәм ияк чатнатырдай саллы селтәнүле сугуларга җай чыкмый . Рафинат инде “яшьлек каласындагы” ул чор “тәртипләреннән” хәбәрдаррак, беренче йодрыктан тапшырылган тизләнештән дөрес файдаланып , “ә” дигәнче качып котылды. Ә миңа хәрби җыенда булуым сәбәбеннән чәчем кырып алынуы ярдәм итте ахры, шартлы хөкем ителүче егетләр үз ишләре санап, фәкыйрегезне , 7-8 үсмер уралышыннан читкә йолкып чыгардылар. Кайтыр якны аңышмый тора идем , юл күрсәттеләр . Икенче кичне КИСИны (төзелеш институты) миннән бер ел алда тәмамлап биредә төпләнгән авыр атлетика белән җитди шөгыльләнүче спорт остасы танышым (соңра ул кәттә җитәкче булып китте, шуңа кемлеген тәгаенләп тормыйм) үзе сыман ике егетне дә ияртеп , дүртәү булып янә “пятачок”ка рәхим иттек һәм шыпырт кына ипи шүрлегемә үрелүчеләрне барларга керештек. Килмәгәннәр идеме , хәтәр хәлгә тарудан шөлләп таеп өлгерделәрне, таный алмадыммы , кыскасы кабат очрашу насыйп булмады . Инде күңелләрен тукмашу дәрте алгысыткан вуздашларым моңа хафаланмады, кул асларына кем туры килә шуны , алдагы кичтә мине “сыйга” тиендергәннәре өчен икәнен кычкырып әйтә-әйтә рәттән ишә башлап, әле кичә генә куркыныч булып тоелган умарта күчедәй җыенны “ә” дигәнче туздырып ташладылар...
...Истанбулда исә вәзгыять башка ,җиде төн уртасында , иң караңгы урамда да берәү дә туктатып тартырга сорамый ... Хәер, алай ук түгел, товар тәкъдим итүчеләр күзгә черки булып керә . Бер мәлне, атаклы Солтанәхмәт һәм Айя-Суфия мәчетләре тирәсендәге аулак бер тыкырыкта ниндидер чандыр гәүдәле калку буйлы егет миңа русча эндәшеп, Төркия күренешләре төшерелгән сүрәтле китап-альбом алырга кыстап азапланган иде.
- Бән орыс дәгел , -дим, барлы-юклы төрекчәмне эшкә җигеп.
Журнал алу исәбем юк, чөнки алдагы көндә берне төрткәннәр иде инде.
- Төрекмәнме? – ди бу ,
- Юк.- минәйтәм.
Төрек кардәшем Русиядәге белгән милләтләрен саный башлый, ә мин гел “юк” дип барам. Аптырагач сәүдәгәрем, гаҗизлектән
-Әфганмы ? - дип куя.
Моның җилкәсенә кулым салып, муенын беләгемә кысам , бора төшеп, аска каерам һәм колагына шыпырт кына, әмма дәһшәтле итеп,
- Татар , -дип пышылдыйм .
Коты ботына төшкән егет миннән ычкынып читкә сикерә .
- Пардон , коллега, -ди ул һәм яктырак урамга таба торып чаба...
Соңыннан шушы юньсезлегем өчен үз-үземне битәрлим, ни өчен шулай кылануымны аңларга тырышып уйланам . Ахрысы Русияне халыклар төрмәсе дип Герцен, ә аның артыннан Ленин кабатлап ялгышмаган...Без зек халыкларның вәкилләре һәм безгә зеклык менталитеты хас , шайтан алгыры...Күрегез каладагы фатирларга эленгән төрмәләрнекенә охшаш шыгырдау- чинау оялаган тимер ишекләребезгә . Ә тәрәзәләр... Яшәгән йорттан да тимер рәшәткә аша карыйбыз ләбаса зәңгәр күккә һәм дә ерак офыкларга...

БОСФОР БУЙЛАРЫ ЯМЬЛЕ

СССР да яшәгән чагыбызда Төркия турында җылы сүз әйтергә ярамаган , ә бүген –хөррият , телисең икән кунакка бар, яки шунда белем ал , эшлә , бер сүз әйтүче юк. Безгә омтылучылар өчен дә капкалар ачык. Руслар да, төрекләр дә форсаттан файдаланып үзара аралаша. Татар өчен дә кардәш халык белән кунакка йөрешү, төрек әйтмешли “ чок гүзәл шәй”. Әле бит бу илнең каберстаннарында халкыбызның иң асыл милләтпәрвәр затларының җәсәдләре бездән дога көтеп ята. Әйтик кайчандыр бу илдә татарның зур галиме Рәшит Рәхмәти яшәгән һәм ул моңарчы беркем булдыра алмаган мәсьәләне чишкән, борыңгы төрки ядькәр “Кутадгу белек”не дөньяда беренче булып укып биргән. Димәк аңа кадәр төркичелек буенча галимнәр –тюркологлар “кутадгу”ны белмәгәннәр булып чыга. Кутадгу белек –Котлы белем дигәнне аңлата . Хәер, Рәшит агабыз укып биргән шул хезмәттән күбебез әле дә бихәбәр . Шул исәптән фәкыйрегез мин дә...
Истанбулның кәкре –бөкре, тар һәм текә урамнарында машиналар кәгазь калынлыгы ара калдырып узыша. Казан да сулыкларга бай кала , тик ярлардан озак хозурланып ни җәяү бару , ни машинада җилү мөмкин түгел , кишәрлекләп бүлеп кемнәрдер ярларга ия булып беткән...Кырымда да шул хәл, кай тарафка укталсаң да ,бик тиз бетон коймаларга төртеләсең. Ә Истанбулда , рәхәтләнеп диңгез күреп Босфорның буеннан буена урап чыгарга мөмкин. Тамак ялгыйм дисәң, тәрәзәләре суга караган йөзмә һәм ярга кунаклаган кафе-рестораннар бихисап. Биредә борыңгы иске йортлар күп. Шул исәптән агачтан салынганнары да. Ул йортларны сатып алучылар , дәүләтнең бер шартын үтәүгә мәхкүм , үзгәртергә , үзгәртеп корырга ярамый. Ремонт үткәрәсең икән , бик саклык сорала, борыңгылык төсмерен җуясы түгел.
Пенсиягә чыгып сәяхәт итүче швед , француз, немец, инглиз парлары әнә шундый мәхәлләләрдә сәйран кыла. Бик тә бәхетле булып тоелды безгә өлкән яшьтәге, үтә гади киенгән салмак хәрәкәтле европалы ир вә хатыннар .Аларны , затлы, әкәмәт күп катлы ялтыравыклы заманча биналар кызыксындырмый , андыйдан үзләрендә дә туйганнар күрәсең.
Төркиягә онык күрергә килгәнебезне әйтергә онытып торам. (Биредә киявем Татарстанның бер оешмасында эшли, кызым эшләгән фирманың да бер филиалы шулай ук Казанда урнашкан .) Әле кайчан гына Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган җырның : “Без үстек,үсеп җиттек әни, менә без дә үсеп җиттек...”- дигән юлларын шыңшый идек . Инде, “менә без дә бабай булдык” дип сузарга да вакыт җиткән ...Хәләл җефетем чираттагы ялын алды, ә миңа яңа ел “каникул”ы ярап куйды.
Килдек, күрдек. Бәләкәй генә малайга Әмирхан дигән зуп-зур исем куйганнар. (Хәер, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә дә әтрәгәләм исем кушучы юк хәзер, Бәхтиярләр, Гаскәрләр, Әмирләр, Мөхәммәтләр, Нәфисәләр арта тора. )Мин килгән көнне оныгыбыз белән котларга дип яшь һәм чибәр хәләл җефетен ияртеп Мәрмәрә университеты профессоры күренекле милләттәшебез Надир Дәүләт килде . Икенче көнне оныгыбыз хөрмәтенә Садри Максудинының оныгы Гөлнур ханым үзенә кунакка дәште. Йорты искиткеч күркәм һәм иркен ,ә тәрәзәдән Босфор күренүе аның бәһәсе дә текә булуы хакында сөйли булыр. Гөлнур ханым, 2006 нчы елда Казанга килгәч , безгә ,Шәмәрдәнгә дә сугылып чыккан иде. Аның белән туган ягыбыз авылларын гиздек, чишмәләргә тукталдык. Ханымны “яңа татарларбызның” “текә” йортлары түгел, ә тәрәзә кашагалары бизәкләп ясалган искерәк өйләр җәлеп итте һәм ул шундыйларны фотога да алды.Район үзәгебез Байлар Сабасы кибетләрендә йөргәндә ханымның къзе прилавка өстендә яткан агач “чут”ка төште, сатучылар янына барып “бу ни бу “ дип кызыксына башлады. Сатучылар аның чит ил кешесе булуын шунда ук абайлап, болай “бәйләнүеннән” югалып калдылар һәм өстәлләре астыннан бер юлы ике калькулятор тартып чыгардылар. Бездә монысы да бар, янәсе...
Гөлнур ханым да, Надир әфәнде дә үтә сабыр табигатьле, белемле һәм затлы кешеләр. Һәрхәлдә , совет тәрбиясе алганга микән, белемем сайлыгын тоюданмы, (алда искәртеп узуымча мин дә бит “Кутадгу”ны да белмәүче) арабызда ниндидер барьер торуын гел сиземләдем. Ә өченче көнне алтынчы сыйныфта укучы терекөмештәй җитез улын ияртеп кыргыз милләтеннән булган ,биредә үз бизнесын булдырган , безнең сыман ук кичәге совет кешесе Айчурек ханым рәхим итте. Айчурек биредә йорт сатып алган, иномаркада йөри, узган ел Кыргызыстанда яшәүче алтмыш яшьлек әнисенә бүләккә “Мерседес” юллаган. Тегесе югалып калмыйча , шоферлыкка укып , машинаны йөртергә дә керешкән. Узган елда әле ул бердәнбер улын кыйммәтле путевка алып Мальтага озаткан булган. Бүтәннәр бер сезонга алса, бу икегә акчасын жәлләмәгән. Менә бер мәлне улыннан хат килеп төшә. “Син миннән котылырга булгансың ахры әни. Нишлим мин монда гяүерләр арасында? Их , гүзәл Төркиямә кайтсам җирен үбәр идем”-дип язган малай. Һәм хактан да, самолет трапыннан төшкәч беренче эше итеп ул тезләнә һәм җирне үбә. Айчурек бик тере хатын, русча шәп сөйләшә , хәзергечә әйтсәк, комплекслары юк һәм үзен тамчы да мөселманча тотмый. Улының әтисе төрек булган. Әмма Айчурекның төрекләр хакында шактый кырыс, әйтер идем советчыл, руслар сымак фикер йөртүе улын бимазлый.. Улы Төркиянең патриоты, Төркия һәм төрекләр турында тискәре сүз ишеттеме, шундук әнисе фикеренә каршы дөртләп кабына...
Төркиядә яңа туган балага түшкә кадап беркетелә торган алтын эшләнмә бүләк итәләр икән. Алар зәркан кибетләрендә төрле зурлыкта һәм төрле хакка сатыла. Оныгыбыз түшенә шундый “медаль”ләрнең зуррагын –Айчурек ханым такты.
Шоферыбыз машинаны оста йөртә , вакыт-вакыт кәкре урамнарга да “чумып” чыккалап Босфорны иңлибез, тамак ачса ризыкъны ресторанда җыйныйбыз. Ресторан хадимнәре искиткеч мөлаем, сез ашаганчы балагызны карап торыйкмы дип тә сорыйлар, теләсәгез җылыны арттырабыз дип җылыткычка да ымлыйлар.. Малай кайчак акырып елап җибәрә, әмма беркем ризасызлык белдерми. Сизелеп тора, биредә балаларны ихластан яраталар.
Бер мәлне бөтен татар дөньясы Ришат Нури Гөлтекиннең “Чалы кошы” романын егылып укыган иде. Анда авыл старостасы мохтар дип аталуы хәтердә уелып калган. Истанбулны аша чыгып кара диңгез буендагы бер авылга барып керсәк, мохтарлык дигән язулы күрсәткечкә юлыгабыз! Шул авылның мәчете артына чыгып, диңгез күзәткәндә безгә төрекчә сүз кушалар. Бер җирән чәчле ханым кайдан килүебезне ачыклый һәм үзенең әбисе татар булуы хакында әйтә. Төркиягә күченгән чорда татарларга башта диңгез буйларыннан биләмәләр тәкъдим ителгән булган. Безнекеләр , мал асрарлык дала җирләре сорап, диңгез тирәсеннән баш тарткан...
Истанбулның һәр мәхәлләсендә мәчет булуы күпләргә мәгълүм. Әмма һәр мәхәлләдә спорт белән шөгыләнү өчен бездәге текә фитнес-клубларга куела торган тренажерлар белән җиһазланган ял бакчалары булуын күпләр белмидер дә. Шунда иртәләрен заманча киенгән яшьләр түгел, ә мөселманча киенгән олырак яшьтәге хатыннар, хәтта әби-бабайлар да килә. Мәйдан киң, җиһазлар һәркемгә җитәрлек , бушлай.

КУЛЬТУРАМЫ , ХАЛТУРАМЫ ?

Алдарак телгә алган якташым Рафинат мәшһүр баянчы булып җитлеккәч, хезмәтенең нечкәлекләре хакында сөйләгәне булды. Филармония төркемнәр туплый һәм сәнгать киңәше (худсовет) раслаган катгый репертуар белән һәркайсын мәгълүм маршрут буенча ике айлык гастрольләргә озата икән. Аннары бер ай ял итәсе һәм берочтан киләсе гастрольгә әзерләнәсе. Әмма артистлар бу чорны әрәм итмиләр, ә канун бозып үз файдаларына “сул” концертлар куялар һәм хезмәт, көч ,талант сорый торган, милләт зәвыгын үстерүне күздә тоткан катлаулы репертуардан тайпылып, гавәм җиңел кабул итәрдәй , такмакчыл шырды-бырды җырларга киңрәк урын бирәләр һәм бу гамәлләрен “халтура” дип тамгалыйлар икән...
Бүген исә чын сәнгатькә сәхнәләргә күтәрелүләр , теле һәм радиоэфирга чыгулар (Рәшит Ваһапов исемендәге Рифат әфәнде Фатыйхов оештырган җыр фестивален исәпкә алмаганда) тагын бер тапкыр Мөхәммәт ага әйтмешли “едва ли”. Җырдагы “чидибр”чылык турында сүз озайтасы килми (бу хакта язмаларга мохтаҗлык юк, чөнки җирлек җиткелекле), инде әлеге “ысул”дагы, әйбәт гайбәтле һәм үзләре нинди, шундый газеталар уңыш казанып , аларга шактый абунәчеләр дә “чиртә” башлаган... Хәер, чиртми дә булмыйдыр , җим шәп ич , телевизор, суыткыч һәм хәтта машина дип тә ымсындыралар...
Әле ярый Төркиягә барганмын, чын композиторлар иҗат иткән ,чын музыкантлар башкарган хакыйкый тере музыкага кушылып, матур тавышка ия хакыйкый җырчылар башкарган затлы татар җырларын рәхәтләнеп тыңлап кайттым... Дисклар чит илдә яшәүче милләттәшләребез зәвыгын күздә тотып, шул аудитория өчен аз тиражда Казанда чыгарылган дип аңладым . Янә килеп Истамбул каласын гизгәндә зәвыклы заманча татарча җырлар башкарып , Австралия сандугачы буларак танылган Зөлфия Камалованы да тыңлап хозурландым. Хәер , шәп машинага утырып гүзәл Босфорны буйлаганда, Кара диңгез ярларыннан җилдергәндә тапкырлау таблицасына турыланган “заманча татарча җырлар” тыңлау мәнсезлек булыр иде...
Югыйсә татарның бай музыкаль фольклоры бар. Сәйдәш, Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди , Рөстәм Яхин ,Мансур Мозаффаров ,Хөснул Вәлиуллин, Нәҗиб Җиһанов, Сара Сабыйкова, Ренат Еникеев һәм башка искиткеч талантлы композиторлары бар һәм боларның иҗаты дөнья халыкларының иң таләпчән аксөякләрен дә мөкиббән итәрлек. Җырга нигез ташы булып камил милли иҗат ятарга тиеш һәм безнең ул бар да бит.. Ә безгә үз нигезебездән тулаем бәйсез әтрәгәләм җырлар тәкъдим итә Әтрәгәләмский һәм Әтрәгәләмскаяларыбыз...
Татарның бер әкияте искә төшә. Имеш ниндидер патшалыкта әмер чыгып, сандугачларга агачка кунарга ирек бирмиләр һәм нәтиҗәдә кешеләр затлы моңнан мәхрүм кала. Зөлфиябезнең Австралиядә , Мәсхудә ханымның Америкага китеп иҗат итүендә дә сәбәпләр уртак түгелме?
Мәскәү телевидениесе күрсәткән, кулланучылар хокукларына багълы бер тапшыруда фонограммага җырлаучылар концертына юлыгучы суд аша билет бәясен кире кайтарып алырга хаклы булуын төшендерделәр. Ә үзебезнең “ТЯГ” телеканалыннан “Барс-медиа” җитәкчесе, фонограммадан баш тарту билет бәяләрен мең ярымнан 3 яки дүрт меңгә сикерүенә китерәчәк дип аңлатты. Тавышны көчәйтү өчен зарур чыгым ташка үлчим, тиеннәр генә ләбаса, хикмәт нидә? Фонограмма язу күпкә кыйммәт , ул бит юк тавышлы җырчыны да компьютер ярдәмендә җырчы ясау,”артык” өлешне тазарту, җитмәгән урыннарны тулыландыру, башкарганын кат-кат кабатлата-кабатлата рәтлерәк кисәкчекләрдән корама теркәп, адәм тыңларлык хәлдәге эшләнмә барлыкка китерүне хәл итә. Димәк “тере тавыш” дигәндә сүз тавыш көчәйтү турында түгел, ә катлаулы компьютер программасы ярдәмендә кабатлауларсыз, бер алымда чүп тавышны чук итү мәсьәләсен чишә булып чыга ?!
Фаразларым җыр эшләнмәләре белән сату-итү фирмасын сүгү булып аңлашылмасын, чөнки бер кулланышлы пластик савыт саба җитештерүчедән товарының кытай фарфоры кебек булуын таләп итү акылсызлык . Ә яхшы, затлы җырларга ихтыяҗыбызны хәл итүне ихтимал без, налог түләүчеләр буларак дәүләтебез структураларыннан таләп итәргә хаклыбыздыр....Җөмһүриятебездә халтура министрлыгы түгел, ә культураныкы бар шикелле , димәк ки мәдәни кыйммәтләрне рухи табынга чыгару да кануни җирлектә , ягъни сертификатсыз бармаска тиеш . Кара акылым белән товарлары сертификатка туры килмәүче җитештерүчеләрнең һәм шундыйны эфирга куючыларның лицензияләре мәгълүм срокларга , яки бөтенләйгә чакыртып алынырга тиештер дип фаразлыйм ...

ИСТАНБУЛ ЗИРАТЛАРЫ

Кабер ташлары белән “шаярулар” турында язып илдәшләрне шаккатырып булмастыр. Аларны җимерү, мәсхәрәләүләр хакында матбугатта мәкаләләр күренгәләп тора. Болгардагы айлы кабер ташларының да хәле искечә. Кырымдагы кардәшләребезне сөргәч , зиратларындагы истәлек ташларының язмышлары хакында да азмы-күпме хәбардарбыз..
Кырым татарлары авызыннан ишеткән кыйсса бу, чынмы , легендамы , бәхәсләшә алмыйм... Имеш ки Һиндстан премьер министры Индира Ганди Кырымда Брежнев дачасында кунакта була һәм шунда йөргәндә сукмакларга юл плитәләре сыйфатында түшәлгән зиннәтле мөселман кабер ташларына юлыга. Ганди ханым мөслимә түгел әлбәттә , әмма ләкин мәдәниятле илнең мәдәниятле кызы буларак , сәяси исәп-хисапны читкә куеп , әлеге вәхшилеккә җавап йөзеннән шул минутта кунак уенын туктата һәм иленә кайтып китә...
Русның бөек язучысы Салтыков –Щедрин да халыкның мәдәнияты дәрәҗәсен үлгәннәрнең кадерен белүдә, ягъни зиратлары билгели дип язган. Бу җәһәттән төрек халкы күпләрнең борынына чиртә дип уйлыйм. Биредә биек таш диварлы шәп капкалы зиратлар кишәрлекләргә бүленгән һәм адреслары тәгаенләнгән шәһәрчекләрне хәтерләтә. Күрергә теләгән кабернең кайдалыгын белмәсәң ,иң әвәле зиннәтле бинага урнашкан зират администрациясенә мөрәҗәгать итәсең. Компьютердан карап , мәрхүмнең исем –фамилиясе һәм җирләнгән елыннан чыгып сиңа аны бушлай, минут эчендә әйтеп бирәләр. Зират эчендә ике машина үтешле асфальт юллар салынган. Ә номерланган кишәрлекләрдә урнашкан кабер араларында бетон плитәләр түшәлгән сукмаклар тартылган. Кабер бетон такталар белән бер терсәк биеклегендә киртәләнгән , ә ташлары ап- ак мәрмәрдән һәм язулар эре-җете хәрефләр белән ерактан ук күренерлек итеп язылган...
Халкыбызның бөек уллары сәяси эшлекле Йосыф Акчура һәм алда телгә алынган олугъ галим Рәшит Рәхмәтиләрнең җәсадләре Истанбулның Зынҗырлы кое атлы районы , “Хисаметдин менлә” исемендә татарның тәүге романын иҗат иткән , Ататөрек тәмамлаган хәрби академиядә француз, рус телләре, икъдисад фәне укыткан Муса Акъегет Чәңгәлкөй районы зиратына иңдерелгән икән. Гаяз Исхакый каберен Әдернә капы , Абдулла Таймас белән Зәки Вәлидиләрнекен Караҗә Әхмәт зиратына барып күрдек.
Мәгълүм ки, Курсави да хаҗдан кайтышлы Төркиядә дөнья куя. Аның кабере кайдалыгы әле тәгаенләнмәгән ахры. Әмма зиратта хезмәт итүче хадимнәр үтенечебезгә колак салып , икенче килешебезгә ачыклап куярга вәгъдә бирделәр.
Михаил Булгаковның рус диндарларының һәм большевикларының тынычлыгын алган атаклы “Мастер һәм Маргарита” романында Иисусның прототибы булган әдәби персонажның исеме Иешуа дип тәгаенләнгән. Баксаң Юша атлы пәйгамбәр дә булып аның төрбәсе Истанбул каласының биек урынында икән...
Изге Китапта һәр халыкка да күпләп пәйгамбәрләр килүе әйтелә. Төрекләр изге затларны таныганнар, хөрмәт күрсәткәннәр һәм мәрхүм булгач та олылауларын өзми дәвам итәләр... Ә без ничек соң, без ничек?... Болгар һәм Биләргә зиярат кылулар дәвам итә. Саба төбәгендә , Казан алынгач дошманга каршылык күрсәтеп һәлак булган Өтернәс шәһәрчегенә һәйкәл торгызылды һәм аннан ерак та түгел “Изгеләр чишмәсе” зиннәтле хәлгә китерелде . Ягъни зиярат кылу өчен янә бер маршрут оешу әзерлек сызыгында.. Казан Кремелендә ханнарыбыз күмелгән дип язалар... Сөекле Сөембикә ханбикәбезнең Касим каласындагы кабере кайдалыгы тәгаенләнерме? Төрле уйлар җанга урала Юша пәйгабәр төрбәсе хозурында

ТЫРЫШКАН - ТАБАР !

Шулай итеп ,Раштуа каникуллары истәлекләргә бай булды. Ататөрек исемле аэропортта кайтырга дип килгәч, Төркиядә кызым белән бергә белем алган яшьләрне очраттым. Егетләр хаҗга барып кайтканнар һәм алар анда чакта хәләл җефетләре Төркиядә ял иткән икән. Бер ханым бәби алып кайтырга җыена , икенчесе җитәкләгән малай инде уку яшенә җитә кебек. Болар белән бер кафеда кофе эчеп моназара кылабыз. Кофе чөмергән арада яшьләр ноутбокларын ачып ниндидер белешмәләр алалар, кемгәдер шалтыратып нидер әйтәләр, иңглизчә, французча, рус, татар һәм төрек телләрендә әңгәмәләшәләр...Яшьләребез динне һәм фәннәрне шәп үзләштергән, спортчы булулары да гәүдә тотышларында сизелә һәм бизнесмен буларак акча табу серләренә дә төшенгәннәр ахры...Кыскасы , болар котлы белемгә тиенгән.
Рафаэль хаҗдагы тәэсораты белән уртаклаша... “Малайазиядән килгән мөселманнар гәүдәгә чаграк икән , әмма , әйтик йөзләп-йөзәрләп, ничектер тотынышып - укмашып , кораб сымак булып гавәм диңгезендә иркенләп бару җаен тапканнар. Без дә егермеләп татар шундый көймә хасил итеп, уртада татар хатын-кызларын калдырып, шактый уңышлы “йөздек”. Әмма бер мәлне шәп гәүдәле бер негр җиңел генә сымак адымнар ясап яныбыздан узды да “көймәбез” таралып куйды... Ирексездән Татарстан суверенитеты хкында уйлап куйдым. Әлбәттә анда халык күп, шайтанга дип ниятләп синең артта торучылар тарафыннан аткан ташлар башына да туры килә, “кая тыгыласың анда” дип җикерүчеләр дә табыла. Мин үз-үземә гел “сабр” , “сабр” дип әмер биреп йөрдем. Хаҗ кылу өчен бик зур сабырлык, Аллаһе Тәгалә һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезне бик ныкъ ярату кирәк”...
...Ниһаять очкыч салонына үтәбез. Янәшәмә туры килгән төрек татарча чиста сөйләшә . Бер ара Түбән Камада лицейда укыткан , ә хәзер Алабугада бизнес белән шөгылләнә икән. Путинны бик мактый, “илне, дәүләтне саклап калды, аңа рәхмәт, хәзер монда рәхәтләнеп эш эшләргә мөмкин” , ди...
Истанбул аэропортыннан тикшереп чыгару өчен ун минут җитсә, Казанда ватандашлар тәфтишләвен үтү матавыгы ике сәгать ярымга сузылды.Башта ике ноктада тикшерәләр иде, әмма берсендә хезмәт күрсәтүченең үз йомышы килеп чыктымы, ул ишек ябылды. Мин мондый мөнәсәбәткә тиешле чыныгу алган үз илемнең патриоты буларак мораль яктан әзер идем, бер дә гасабиланмадым. Өстәвенә әлеге чик киртәсен уңышлы кичтем дип тә саныйм, чөнки самолетыбызда кайтучыларның яртысы тау шәкелендәге багаж өеме алдында шаккатып , аптырап , югалып калды. Ә фәкыйрегез, шул пирамиданың очына үрмәләп менеп, төбенәчә казып төшә торгач, үз сумкасын табу бәхетенә иреште...

ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ

ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ...

Түрә йөртүче шоферларның үз аршыны һәм бизмәне. Укучыларга гыйбрәт булыр дигән уй белән шундый вазифадагы дус сөйләгәнне тәкъдим итәм.
Минем шеф сәнгатькә мөкиббән кеше, шуңа күрә телимме- юкмы һәртөрле мәдәни матавыклардан бик котылып булмый . Бәхәсләшмим, бездә мәдәният дигән нәрсәкәй юк түгелдер, әмма култура (редакция өчен: зинһар культура дип төзәтмәсәгез икән)дигәннәренең булуы бик икеле. Менә Ельцин, .Лужков һәм .Путин агайлар Казанга килгәч түбәтәйдән йөрделәр һәм моның белән алар татар җәмәгатьчелеге алдында үзләренең зыялылыкларын расладылар , мин, прастуй шофер, моны түлке шулай аңлыйм. Яки килеп, “Просто Мария” фильмында уйнап, миллион йөрәкләрне яулаган Виктория Руффоны ал, ул да Казанда мәчеткә ак яулык ябынып керде. Ә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә рәхим иткән дөньякүләм кинойолдыз, француз гүзәле Катрин Денев? Бик мәгънәле хатын икән бит, безнекеләр сыман “ими виду” кыяфәттә түгел,ә тез - түшләр каплаулы күлмәктән йөрде ул.
Элегрәк булган хәл , нәчәлнекнең туган авылына мәчет ачу тантанасына кайттык шулай. Авыл халкы рәешкә дигән киемнәрдән әйтелгән вакытка мәчет каршында җыйналган ; ир-атлар , малай-шалай түбәтәй, ә хатын кыз , кыз балалар ак яулык япкан. Иң алда , сугышта бер аягын тубыктан өздергән, икенчесе бөгелү сәләтен җуйган , күкрәге тулы орден-медалле бер агай таягына таянып тора. Районнан төшкән җитәкчеләр һәм дин әһелләре үзләренә күрә президиум хасил итеп , мәчеткә арка , ә безгә йөз куеп тезелештеләр. Диндарлар чалмадан, түрәләр бар да яланбаш иде. Иртәдән бирле оештыру эшләре белән мәш килеп ,чәч туздырып чабулаган авыл советы рәисәсе дә кемнәрдер әйткәли торгач , вакыт табып яулык ябынды. Әмма акны түгел, марҗаларга хасын, караны...Ә тантананы һаман кичектерәләр, ниндидер кадерле кунаклар киләсе бар имеш. Ике сәгать чамасы көтә торгач , кадерлеләр төркеме дә күренде. Кемнәр булгандыр инде, танымадым,бәлкем артистлар булгандыр, аларны да түргә уздырдык. Арада джинси кәчтүм-чалбар кигән нәчәлнек сымаграгының гына кыска итеп алынган ак чәчле зур башы каплаулы, ындыр табагы хәтле күләгәләгече хәтәр алга чыгып торган джинси бейсболка кигән иде ул. Башкалар исә яланбаш, йөзләрдә яңа гына кайнар пәрәмәч белән чәй эчкәндәгегә хас кәнагать алсулык.
Анда сөйләүчеләр байтак булды. Минем нәчәлнеккә дә , мәчет салуга керткән өлеше өчен рәхмәт яудырдылар. Ә Казаннан килгән мулла бөтенесеннән шәп сөйләде. Монафикълык турында сүз башлагач кына,
- Нишләп безгә карап сөйлисең хәзрәт, әнә артыңда торучыларга борылгала әзрәк, -дип чүттән кычкырып җибәрмәдем.
... Бер елны экскурсия белән Раиф күле янындагы чиркәүгә кергәч, баш киемемне салырга куштылар.. Баксаң, аларда тәртип шундый икән. Кабер янында да саласы икән кәпәчне урыста. Хикмәти хода, Казанда татар кешесенең җеназасында да ару гына кешеләребез шул моданы куа булып чыкты. Һәй.. Кыз алып кайту, язылышу һәм туй уздыруның саф татарча камил тәртибе дә эшләнмәгән бит әле безнең, һаман да шул хәзерге заман җырлары сымак ни урычча , ни татарча килеп чыга . Хәер, аларына да түзәрсең ,сабантуйларны да күп җирдә әллә ниткән тозсыз өстәмәләр, әйтер идем бозым кертеп тәмам очсызлап бетерделәр. Әллә минәйтәм, марҗага өйләнүчеләрдән генә сөрдерәләрме соң безнең културабыз басуларын?
Марҗа дигәннән, әле күптән түгел шефның юбилеен уздырдык , анда миңа байтак чабуларга туры килде. Җиңел машинада шофер кырындагы урынны биләү, бәгъзе илләрдә кучер белән кузлада утыруга бәрәбәр диләр, ә бездә киресенчә ул түр чутында. Вәт шул “юбелигә” Казаннан туганнарын алып кайтырга тиеш идем . Үзәк ГАИ да эшләп отставкага чыккан, берәр бәлага тарсаң һәрчак ярдәм кулын сузарга торучы Сәгыйть абый йортын тиз табып, ишегалларына ук кереп туктадым. Аннары мединститутта укыта торган, микроблар буенча дацитмы, прафисырмы шунда нәчәлнекнең туганнан туган эңкәшенә юл тоттык . Артка Сәгыйть абый, аның хатыны Хәдичә апа һәм дацитның марҗа хатыны , минем кырга Сираҗи исемле дацит утырды һәм киттек туп-туры карап үзебезнең Саба якларына. Гөнаһ шомлыгы, кайсыдыр авыл аша үткәндә бер кәҗә очрап тора. Нәчәлнек энесе үзенең күреп калганын шул мизгелдә юлдашларга җиткерүне мөһим саный. Әмма артка борылып җиткәнче үк, авызы мин фәкыйрьнең колагы турында тигезләшкәч, кинәттән , ягъни колак барабанымны яру ихтималын ,янә килеп Сәгыйть абыйның Хәдичә апа белән корган тәмле әңгәмә җебен өзүе хакында да уйлап тормастан, шаркылдап көлеп җибәрә һәм тел шартлатып,
- Кәҗә дисәң дә кәҗә бу , -дип куя .
Көзгедән күренә :марҗа ханым битен пыялага терәп йокымсырап күзләрен йомган, һәм иренең дәртсенүенә аның тамчы да исе китми , ә Сәгыйть абый белән Хәдичә апа ни әйтергә җыена икән дип, кызыксынып голямәнең алтын тешле авызына текәлгәннәр..
Дациттның анекдоты сакаллы булып чыкты. Эчтәлек мондый: ГАИ хезмәткәре бер машинаны туктатып бәйләнә башлый. Машина хуҗасы : син юк белән маташасың , бер сотруднигыгыз фәләненче километрда үлеп ята , - ди. Гаишник шунда сыптырта. Барса ни күрсен , бер кәҗәне бәрдергәннәр һәм аның җаны тәслим имеш.. Кунак , үз мәзәген үтә дә кызыклы дип табып, янә хихылдарга керешә. Бераз юангач, үзенә кушылучы табылмавын тоеп, аптырабрак кала.
- Дорогой, ты про сотрудника ГАИ чтоли? –дип куя марҗасы.
- Да, -ди дацит , маңгаен җыера төшеп.
- Ты аудиторию перепутал , профессор. Сагит абы кажется всю свою жизнь в милиции прослужил. Так что, извинись, пока не поздно...
- Туктагыз әле, мин бит ни , начар ният белән түгел, -дип мыгырдана дацит, урынында боргаланып- Сәгыйть абый, пажылыста әбижатсә итмә, я не хотел...
- Ярый-ярый , бер күзәнәкле амебалар белән эш итә-итә үзең дә шулар төсле булып беткәнсең, сездәйләргә үпкәләмим мин , -ди Сәгыйть агай һәм минем җилкәгә учын сала:
- Берәр матур җыр куеп җибәр әле ,Зөфәр . Исең китмәсен бу голямәгә, рамазан аенда шуңа кунакка баргач , табынга чучка салосы турап, аракы да чыгарып кыстап маташты әле. Мин уразада бит дигәч, монда бит бер кем дә күрми, -дип тора тагы, ата каз боравы .
Үзебезнең якташ Таһир Якупов кассетасы бар иде, шуны куйдым.
Дацит тагын нәрсәдер такылдамакчы , аклануын дәвам итмәкче иде, Сәгыйть ага аны бүлдерүне зарур дип тапты:
- Рәсүл Гамзатов җырга комачаулаучының артына тибәргә ярый дигән!- диде ул, чын милициячә кискен итеп. Һәм галимебез шул мизгелдә гап-гади гражданин булды да калды.
Хуҗаның өенә вакытында кайтып кердек, әле кунаклар утырышмаган, ишегалдында тәмәке тартып, гапьләшеп торалар иде. Мин алып кайтканнарын кочаклап каршы алдылар, ике куллап күрешеп чыктык. Аннары, безнең аркада бүленгән гапь яңарып, иске эзенә төште ахры, берәү хастаханәгә кергәндә бахил кияргә мәҗбүр итүләреннән зарлана, ике сум илле тиенне чуталар, -ди. Икенчесе, явымлы, пычрак көннәрдә район администрациясенә үткәндә дә бахил киясе икәнен тәкърарлый. Өченчесе, бахил шомлы яңгырый, бәхилләшү сымак аңлашыла, татар халык җырындагы “керсәм чыга алмам инде” дигән юлы искә төшә, -ди. Тагын кайсыдыры,
- Элек аякка кия торган резин аслы чүпрәк башмакны да “прощай” дип атыйлар иде, димәк бәхилне тәрҗемә иткән булганнар , -дип тел шартлата. Физика укытучысы Мөбәрәк агай тарихка тирәнрәк кереп китә, борыңгы мифлар турында сүз чыгара, Зевс тарафыннан Прометейне , кешеләргә ут биргәне өчен кыяга чылбырлап, аның бавырын көн дә бөркет чукырга килүен сөйли һәм бүгенгегә китереп бәйли. Имеш тарихчы галимнәр бөгештерә, аларның “ут” дигәне аракы булырга тиеш, ә Прометей кешеләргә китергән казасына бәрабәр җәзага тартылган ! Тыңлаучылар рәхәтләнеп көлешәләр. Дацитның да әңгәмәгә катышасы килә икән,
- Мин дә бер нәрсә сөйлим әле, җәмәгать, -ди.
- Әйдүк-әйдүк , белемлерәк кеше ни әйтер икән, тыңлап карыйк, -диешәләр
Һәм агаебыз үзе караган ниндидер киноның исемен атый, караганыгыз бармы, дип сорый. Берәү дә карамаган икән. Шуннан бу ниндидер Козлов дигәнме, бүтәнме, шуның китабы хакында сүз кузгата. Әмма ,кызганычка каршы ул авторны да белүчеләр юк булып чыга. Галимебез аптырамый, ишеттерергә теләгән “кызык” аңлашылсын өчен әйткән киносынмы, әллә романның эчтәлеген микән, дәртләнеп , көр тавыш белән сөйләргә тотына. Бер заман әңгәмәдәшләрнең карашларына үлем сагышы сара башлавын чамалап , һәм кемнәрнеңдер авызны киң ачып иски башлауларын күреп , каударлана, кайбер сүзләрне йота башлый һәм күп тырыша торгач, ахыргы җөмләсенә өндәү куеп, туктап, тынып кала. Җиңүчән кыяфәттә “аңладыгызмы инде?!” дигән сыман , әле бер, әле икенче кунак тарафына инәлеп карый һәм елмая. Башкалар да, тагын алып биреп китмәсен тагын бу, дигән шөһбәдән, “аңладык” дигән кыяфәт чыгарып, шулай ук елмаялар... Үз әңгәмәләре инде кабат яңармый. Әлеге “киңлектә” гамьле әңгәмәнең гомумән урынсызлыгын да кунаклар бөтен тирәнлегендә төшенәләр.. Ә минем исә бер колак һаман зыңлый , ә аңымны , “чукрак кына калмасам ярар иде”, дигән хәсрәт эт урынына талый...Һәм бәхеткә, шул мәлдә,
- Әйдәгез кунаклар, табынга рәхим итегез , -дип өйгә дәшәләр.
Керәбез, утырышабыз. Хатыным да монда һәм урыныбыз үзем алып кайткан кунаклар тирәсендә икән. Сул колакны да “чукындырмаса” гына ярар иде дип куркып кына утырам . Табын мул, бер- бер арты сыйлар чыгып тора. Тост арты тост яңгырый. Ә теге кунак исеребрәк китте ахры, башкалар чиратына да кереп ул да тостлар әйтә. Менә бер мәлне ул авылларында ашларда Корьән укып йөргән , нәчелнекнең инде вафат әбисе Гыйлменисәттәй абыстайны ядь итеп эчеп куярга чакыру ташлый. Кызып алган кунакларга нәрсә, каплыйлар да куялар. Сәгыйть абый , каудар гына кырына килеп, колагына нидер әйтеп киткәч , ул тынычланыбрак калды. Дөрес урыныннан әледән әле торгалавыннан туктамады , янәшә-тирәдәгеләргә күз атты, кемнәргәдер ниндидер яхшылык эшлисе килде шикелле. Әмма башкаларда аның кайгысы юклыгын абайлагач, бүлтерек юан хатынына борылып :
- Маша! Аша син, -дип моның тәлинкәсенә колбасадыр, каз итедер, төрле тәмнүшкәләрне тутырды. Тегесе карусыз, рәттән урып бара. Бу ,әзрәк утыргач, тагын урыныннан куба, янә башын як-якка боргалый , тагын кемгәдер яхшылык эшләргә ниятли . Шулай эзләнеп торганда, күптән түгел тутырган тәлинкәнең “ ялтыратылганын” күреп ала һәм, янә,
Маша, син аша! –дип , хәләлен кайгыртырга керешә...
Хатынга мәҗлестә хөрмәт күрсәтү дә мәдәниятлелек һәм културалылыктыр да...Әле ярый мәйтәм ,марҗалар бар безнең ир-атка әзме күпме култура йоктырырга...
Менә бер мәлне биергә чыгабыз. Татарча биюләр китә. Иң хутлы җирендә кинәт музыка өзелә. Баксаң теге голәмә фонограмма белән эш итүчегә нәрсәдер аңлата. Ул арада бу микрофонны эләктереп белдерү ясый.
-Цыганочка с выходом, -ди.
Кепкесенә кай арада чәчәк тә беркетеп куйган икән, мөгаен юбиляр каршындагы вазадан эләктергәндер инде , китте бу биеп. Куллары киң җәеп бераз болгап йөрде, аннары ботларын, корсакларын чабаклагач, хатын каршына очынып килеп басты һәм,
- Давай Маша, нашу коронную , -дип кычкырып җибәрде.
- Даю Сереженка , дорогой! -дип җаваплады хатын.
Юан булса да ярыйсы гына җитез икән тагы үзе, “иих, иих” дип кычкыра кычкыра шактый хутлы сиптерә .. Бераздан марҗа түти арый төште , кулын сузып ире белән әйләнеп , туктарга җыена. Ә Сираҗи, моның камыр сыман юан кулыннан качып тайпыла да китә, тайпыла да китә. Сөзәргә җыенган кәҗә тәкәсе сыман әллә кайларга йөгереп китеп урап килә башлады берзаман. Ә берсендә аягы ишегалдына түшәлгән ташның чыгыбрак торганына туры килде ахры, абынып , гөрселдәп алга таба ауды.
- Ах, -дип куйды күпләр. Йөзе җимерелде инде дибез. Бәхеткә чырае катыга түгел, ә сыердан “төшеп” калган “коймак”ка туры килгән икән. Тиз генә чиләк белән су, сөлге алып чыкты нәчәлнек .Мин су салып тордым, юындырдык. Бер ике сыдырылган эзне чутламаганда, пычак та булмаган зыялыбызга...



































БАШМЫ , КАШМЫ , ҖАНАШМЫ

Мәрхүм шагыйрь Зиннур Насыйбуллин “Түрә булу өчен баш кирәк, яисә чабата хәтле каш кирәк” дияргә ярата иде. Тагын бер вариант бар бит әле , бәгъзеләр биек кәнәфиләрне хатыннары ярдәмендә яулый. Дөресрәге хатыннарының югарыда утыручы туганнары булышлыгы белән...Күрәләтә хәмерсөяр буп - буш кешене дә иң җаваплы урынга кую ике тиен бер акча булуына иманым камил, чөнки шундый бер эшлекле белән яшьрәк чакта юлларым кисеште. Шул агабыз, текә вазифасына керешкәч үк мөгез чыгарып , һәр шимбә моның кабинетына җыелып, дөнья хәлләре хакында такылдап утыра торган булып киттек...Берсендә ул шундый проблема хакында фикер тәгәтте:
- Кәҗә басты район үзәген. Нишлибез кәҗә белән. Бөтен агачларны кимереп бетерәләр бит, әнәсен саткырлары!
Сүз иярә сүз китте. Кемнәрдер , кәҗә хуҗаларына зур штраф салырга кирәк, ди, кемнәрдер кәҗә хуҗаларының кемлеген ачыклап, аларга эшләгән оешмалары җитәкчеләре аша тәэсир итүне куәтли , кәҗәләрне гомумән чыгартмаска кирәк , диючеләр дә бар.
Әмма гомуми агымга чапырыш фикерле берәү табыла. Ул Санэпедимстанция баш табибы икән.
- Түлке бер дә дөрес сөйләмисез инде , җәмәгать! –дип кычкырып җибәрә әлеге ир-ат.
- Ничек дөрес түгел?
- Мин укыдым. Кайсыдыр китапта язылган. Кәҗә ул шундый җәнлек икән, аңа тауларга менеп, таулардан төшеп , һәм дә сәхрәләрдә гел йөреп тору кирәк дигәннәр анда!
.. Һәр яңа шимбә саен җыеныбыз шушындыйрак рухта дәвам итте, әмма Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкияте” бүреләре сыман , сафларыбыз атнадан атнага сирәгәя торды. Иң әвәле эрерәк җитәкчеләр, Сельхозтехника берләшмәсе җитәкчесе, РАЙПО рәисе , май заводы директоры юкка чыкты. Аннары берәм-берәм калганнар кыяклый башлады. Ә берсендә җыенга килүчеләр , әлеге чараны оештыручы райбашкарма рәисе һәм урынбасарын санамаганда дүртәү генә идек: юл бүлегеннән мин, коммуналь хуҗалык башлыгы, АТП начальнигы һәм тагын кайсыдыр, безнекеннән дә фәкыйрь һәм бәләкәй оешма әйдәре . Район башлыгы бу хәлгә уңайсызланды , әмма сер бирми,
- Бүген бирегә иң сознательный җитәкчеләр килгән икән, -дип безне дә купайтып үз хәлен дә җиңеләйтергә азаплана. Әмма АТП җитәкчесе аны аямады , авызын ерып һәм һәркемгә ишетелерлек һәм хәтта тантана белән ,
- Без, Фәлән Фәләнеч, ахырына кадәр йөрергә булдык инде! – дип белдерде...
Агаебызның чырае кара янды , катлы-катлы сүгенеп җибәрде һәм шимбә җыеннарыбыз шуның белән шул булды...
Нурихан ага Фәттахка ышынсак, Саба дигән атама фиргавен заманнарыннан ук мәгълүм. Идегәй дастанында да ул телгә алына. Күрәсең татарның байтак кына асыл уллары һәм кызлары тикмәгә генә безнең төбәктән калыкмаган . Ягъни, якташларыбызга хас камил тел, итагатьлелек , табигый олпатлык һәм бер үк вакытта кече күңеллелек борыңгыдан килә . Ә менә төбәгебездә әтрәгәләмлекне бер ара читтән, Казан ихтыяры белән китереп куелган җитәкчеләр тырыша-тырмаша җирләштерергә азапланды дип чамалыйм. Кайберләренең затсызлыклары кырга сыймады һәм алар хакында ягыбыздагы агай-апайлар әле дә булса тетрәнеп искә алалар. Ялтыравыклы журналда бездән киткән шундый түрәнең сүрәте басылып, каләм иясенеңме, әллә фикер иясенең микән шуны мактаган мәкаләсе дөнья күргәч, шул “хөрмәт”кә якташларның ничек төкеренгәннәрен күрсәгез... Шимбә җыеннары белән мавыгучы да каяндыр китертелгән кош икәне аңлашылса кирәк.
Тукайча әйтсәк, “...Үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...” Ягъни Саба районы белән шушы төбәктә туып үскән кешеләр җитәкчелек итә бүген. Нәтиҗәдә иң әвәле авыл халкын колсытуга, авыл балаларын, укуларны өзеп яңгырлар астында басуда эшләтүләргә нокта куелды. Оешмаларны да ябып басуга куу модасы бетте. Баксаң эшне башкача да , акыл белән дә оештырып була икән.
Бәгъзе төбәкләрдә җитәкче кабинетына үтү мең бәла , хәтта ки мөмкин дә түгел дип сөйлиләр. Безнең якта андый проблема да юк хәзер . Шәхсән үземнең, вазифам буенча еш кына баш архитектор һәм район хакимият башлыгының төзелешне кайгыртучы урынбасарына йомышым төшә. Мәгълүм ки, Мәскәү чыгарып торган кануннар нигезендә төзелеш эшенең иң катлаулы этабы –иксез-чиксез кәгазь дәръясын билгеле бер вакыт аралыгына сыешып кичә алу. “Шәп”, “пешкән” бюрократларга юлыксаң, максатыңа ирешкәнче йөз дә бер әйләнеш ясатулары ихтимал. Андый матавыкларга байтактан тарган юк һәм бәлкем миңа гына шулай уңайдыр дип тә уйлап куям , чөнки архитектор - авылдаш, абыйсы белән бер партада утырып укыдык ,ә хакимият башлыгы урынбасары Равил әфәнде Гасыймов - мәктәптәш, вуздаш, һәм күптәнге таныш . Шул сөйләгән бер кыйссаны бәянламый да булмас ахры, чөнки әлеге җитәкченең юмор хисе сәламәт, шәт гаеп итмәстер. Бала чагында пионерлагерьда ял иткәндә ул үзенә аерым мөнәсәбәт күрсәтүләренә юлыга: качырып кына бүтәннәргә эләкмәгән печенье, шоколад ише тәм том белән сыйлыйлар моны. Ә бер көнне кайсыдыр тәрбияче,
- Хәснулла Кашапович ни хәлдә , син аларга туган тиешле бит инде? – дип моның кылын тарта.
Яшь пионер ханымның асыл максатына төшенми,
- Нишләп туган булсын алар , алар бит фәлән, ә без төгән, фамилияләр генә бер төрле безнең! -дип мәсьәләгә ачыклык кертә...Һәм кадер-хөрмәткә чик куела... Ул , күрәсең гомерләр узу белән үзенчә гаделлекне торгызуга ирешкән, ягъни тора-бара Хөснулла Кашшаф улы масштабындагы җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән...Ә эшне катлауландырмый , туры юлны тиз таба белү сыйфаты һәм зыялылыгы белән бәлкем узгандыр да...
Гомумән Саба ягы җитәкчеләренең күпчелегенә чабатаны түргә элү хас түгел. Әйтик, нәсел-ырулары көмешчеләр авылы Тенекигә тоташкан , русчалап әйткәндә потомственный тимерчеләр токымыннан булган һәм язмабызда алдарак АТП җитәкчесе буларак телгә алынган Миңнислам әфәнде Ногъмановны бер заман райком секретаре итеп сайладылар . Гадәттә мондый вазифага ирешүчеләр бик һавалы булып, уклау йоткан сыман төз атлап йөрүчән һәм вәкарь белән генә сөйләшүчән .Әни район үзәгендә, райком чатында шуны очратып, дус хатыны Сәвия апаның кайда яшәвен сорашкан. Миңнислам Әхмәт улы,
- Хәзер, Саҗидә апа, сызып аңлатам мин сиңа, - дип, шул тирәдән үтеп сүтеп йөрүчеләр күплегенә өһәмият биреп тормастан ,кулына таш алып, чүгәләп, асфальтка сыза –сыза, кайсы урамнан нинди тыкырыклар аша үтеп бару юлын бәйнә-бәйнә төшендергән.
“Үзгәртеп кору” тормышка байтак төзәтмәләр кертте , юк кына нәрсәләр хакында шаккатып сөйләр заман килде. Мәгълүм ки , район башлыклары текә машиналарга утырып чаба һәм юл кырыенда кул күтәреп торучылар алар өчен, минем “р” хәрефен әйтә белмәүче бер дус әйтмешли, әллә баг, әллә юк. Веттехник авылдаш егет , Казаннан кайтырга чыгып , юл кырында караңгыда каңгырып торганда , районыбыз җитәкчесе туктап утырткан һәм авылыбыз Юлбат турындагы чатта төшереп калдырмыйча, олы юлдан тайпылып, өе янынача илткән. Әлеге җитәкчебез өчен мондый илгәзәклекне табигый дип сөйлиләр . Хәер, хәзер Мамадыш белән җитәкчелек итүче якташыбыз Рөстәм әфәнде Кәлимуллин да, Теләчедә башлык чагында район сабантуе түгәрәгендәге , бүтән төбәкләрдә гомер бакый түрәләр һәм аларның хатыннары гына кукыраеп тамаша кылып утыра торган өсте ябулы чатырны сугыш һәм хезмәт ветераннары карамагына тапшырып шаккатырганы булды. ...Кыскасы, язучы-драматургларыбыз үз әсәрләренә тырыша- тырмаша, бармактан суырып конфликт эзләп азапланмасалар да була, аны эзлисе юк, ул - затлылык һәм әтрәгәләмлек бәрелешенә кайтып кала... Бүген , әйтик туган ягыбыздан соңгысының чигенгән чагы…





ЗЫЯЛЫЛАРЫМЫЗ...

Түрә йөртүче шоферларның үз аршыны һәм үз бизмәне. Укучыларга кызык булыр дигән уй белән шундый вазифадагы дус сөйләгәнне тәкъдим итәм.
Минем шеф сәнгать ярата, шуңа да телимме юкмы һәртөрле мәдәни чаралардан тайпылды юк . Бәхәсләшмим, бездә мәдәният дигән нәрсәкәй бардыр, әмма култура (редакция өчен: зинһар культура дип төзәтмәсәгез икән)дигәне булуы бик икеле. Менә .Ельцин, .Лужков һәм .Путин агайлар Казанга килгәч түбәтәйдән йөрделәр һәм моның белән алар татар җәмәгатьчелеге алдында үзләренең зыялылыкларын расладылар , мин, прастуй шофер, моны түлке шулай аңладым. “Просто Мария” фильмында уйнап халыклар мәхәббәтен яулаган Виктория Руффо да Казанда мәчеткә ак яулык ябынып керде һәм татар әбиләре аны яратып аркасыннан сөйделәр. Ә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленә рәхим иткән дөньякүләм кинойолдыз, француз гүзәле Катрин Денев ? Ул тез - түшләре каплаулырак күлмәктән иде . Ә менә безнең кайбер туташ- ханымнар , боларны озатып йөргәндә “ими виду” стилендә киенгәннәр иде дип истә калды...
Моннан байтак еллар элек булган хәл , нәчәлнекнең туган авылына мәчет ачу тантанасына кайттык. Авыл халкы рәешкә дигән киемнәрен киеп әйтелгән вакытка мәчет каршында җыйналган ; ир-атлар , малай-шалай түбәтәй, ә хатын кыз , кыз балалар ак яулык япкан. Иң алда , сугышта бер аягын тубыктан өздергән, икенчесе бөгелү сәләтен югалткан күкрәге тулы орден-медалле бер агай таягына таянып тора. Районнан төшкән җитәкчеләр һәм дин әһелләре үзләренә күрә президиум хасил итеп , мәчеткә арка , ә безгә йөз куеп тезелештеләр. Дин әһелләре чалмадан, калганнар бар да яланбаш. Иртәдән бирле оештыру эшләре белән мәш килеп ,чәч туздырып чабулаган авыл советы рәисәсе дә кемнәрдер әйткәли торгач ниһаять яулык ябынды. Әмма акны түгел, марҗаларга хасын, караны...Әмма тантананы кадерле кунаклар киләсе бар дип билгесез вакытка чигерделәр .Ике сәгать чамасы көтә торгач , килергә тиешле кадерлеләр төркеме дә күренде. Кемнәр булгандыр инде алар, танымадым. Аларны да түргә уздырдык. Арада джинси кәчтүм-чалбар кигән нәчәлнек сымаграгының гына кыска ак чәчле башы каплаулы, ындыр табагы хәтле күләгәләгече хәтәр алга чыгып торган джинси бейсболка кигән иде ул. Ә башкалар янә яланбаш, йөзләрдә яңа гына кайнар чәй эчкәндәгегә хас кәнагать алсулык.
Анда сөйләүчеләр күп булды. Минем нәчәлнеккә дә , мәчет салуга керткән өлеше өчен рәхмәтне күп яудырдылар. Казаннан килгән мулла шәп сөйләде. Монафикълык турында сүз башлагач,
- Нишләп безгә карап сөйлисең хәзрәт, әнә артыңда торучыларга борыл, -дип чүт кычкырып җибәрмәдем.
Бәлкем мин аңлап җиткермимдер, әмма бер елны экскурсия белән Раиф күле янындагы чиркәүгә кергәч, безгә баш кием салырга куштылар.. Ә менә татар кешесенең җеназасына ару гына кешеләребез яланбаш килә. Урыс кешесе мәрхүм булса бу шулай тиештер бәлки, әмма татар кешесен озатканда түбәтәй кимәүне мин културасызлыктан дип бәһәлим. Кыз алып кайту, язылышу һәм туй уздыруның саф татарча камил сценарие дә эшләнмәгән бездә. Һаман ни урысча , ни татарча килеп чыга . Сабантуйларны да мокытлык очсызлый. Әллә марҗага өйләнүчеләрдән яздыралар соң сценарийларны? Марҗа дигәннән, әле күптән түгел шефның юбилеен уздырдык бит , анда миңа да байтак чабуларга туры килде. Башта продукциясен ташыйсы булды, аннары бәгъзе кунакларны алып кайту да минем сыртка төште...
Җиңел машинада шофер кырындагы урынны биләү, бәгъзе илләрдә кучер белән кузлада утыруга бәрәбәр диләр, ә бездә киресенчә ул түр чутында. Нәчәлнекнең юбилеена Казаннан туганнарын алып кайтырга тиеш идем . Үзәк ГАИ да эшләп отставкага чыккан, берәр бәлага тарсаң һәрчак ярдәм кулын сузарга торучы Сәгыйть абый йортын тиз табып, ишегалларына ук кереп туктадым. Аннары мединститутта укыта торган, микроблар буенча дацитмы, прафисырмы шунда нәчәлнекнең туганнан туган эңкәшенә юл тоттык . Артка Сәгыйть абый, аның хатыны Хәдичә апа һәм дацитның марҗа хатыны , минем кырга дацит утырды һәм киттек туп-туры карап үзебезнең Саба якларына. Гөнаһ шомлыгы, кайсыдыр авыл аша үткәндә бер кәҗә очрап тора. Нәчәлнек энесе үзенең күреп калганын шул мизгелдә юлдашларга җиткерүне мөһим саный. Әмма артка борылып җиткәнче үк, авызы мин фәкыйрьнең колагы турында тигезләшкәч кинәттән , ягъни колак барабанымны яру ихтималын ,янә килеп Сәгыйть абыйның Хәдичә апа белән корган тәмле әңгәмә җебен өзүе хакында да уйлап тормастан шаркылдап көлеп җибәрә һәм тел шартлатып,
- Кәҗә дисәң дә кәҗә бу , -дип куя .
Көзгедән күренә :марҗа ханым битен пыялага терәп йокымсырап күзләрен йомган, һәм иренең дәртсенүенә аның тамчы да исе китми , ә Сәгыйть абый белән Хәдичә апа ни әйтергә җыена икән , дип кызыксынып голямәнең алтын тешле авызына текәлгәннәр..
Дациттның анекдоты сакаллы булып чыкты. Эчтәлек мондый: ГАИ хезмәткәре бер машинаны туктатып бәйләнә башлый. Машина хуҗасы : син юк белән маташасың , бер сотруднигыгыз фәләненче километрда үлеп ята , - ди. Гаишник шунда сыптырта. Барса ни күрсен , бер кәҗәне бәрдергәннәр һәм аның җаны тәслим имеш.. Кунак , үз мәзәген үтә дә кызыклы дип табып, янә хихылдарга керешә. Бераз юангач, үзенә кушылучы табылмавын тоеп, аптырабрак кала.
- Дорогой, ты про сотрудника ГАИ чтоли? –дип куя марҗасы.
- Да, -ди дацит , маңгаен җыера төшеп.
- Ты аудиторию перепутал , профессор. Сагит абы кажется всю свою жизнь в милиции прослужил. Так что, извинись, пока не поздно...
- Туктагыз әле, мин бит ни , начар ният белән түгел, -дип мыгырдана дацит, урынында боргаланып- Сәгыйть абый, пажылыста әбижатсә итмә, я не хотел...
- Ярый-ярый , бер күзәнәкле амебалар белән эш итә-итә үзең дә шулар төсле булып беткәнсең, сездәйләргә үпкәләмим мин , -ди Сәгыйть агай һәм минем җилкәгә учын сала:
- Берәр матур җыр куеп җибәр әле ,Зөфәр . Исең китмәсен бу голямәгә, рамазан аенда шуңа кунакка баргач , табынга чучка салосы турап, аракы да чыгарып кыстап маташты әле. Мин уразада бит дигәч, монда бит бер кем дә күрми, -дип тора тагы, ата каз боравы .
Үзебезнең якташ Таһир Якупов кассетасы бар иде, шуны куйдым.
Дацит тагын нәрсәдер такылдамакчы , аклануын дәвам итмәкче иде, Сәгыйть ага аны бүлдерүне зарур дип тапты:
- Рәсүл Гамзатов җырга комачаулаучының артына тибәргә ярый дигән!- диде ул, чын милициячә кискен итеп. Һәм галимебез шул мизгелдә гап-гади гражданин булды да калды.
Хуҗаның өенә вакытында кайтып кердек, әле кунаклар утырышмаган, ишегалдында тәмәке тартып, гапьләшеп торалар иде. Мин алып кайтканнарын кочаклап каршы алдылар, ике куллап күрешеп чыктык. Аннары, безнең аркада бүленгән гапь яңарып, иске эзенә төште ахры, берәү хастаханәгә кергәндә бахил кияргә мәҗбүр итүләреннән зарлана, ике сум илле тиенне чуталар, -ди. Икенчесе, явымлы, пычрак көннәрдә район администрациясенә үткәндә дә бахил киясе икәнен тәкърарлый. Өченчесе, бахил шомлы яңгырый, бәхилләшү сымак аңлашыла, татар халык җырындагы “керсәм чыга алмам инде” дигән юлы искә төшә, -ди. Тагын кайсыдыры,
- Элек аякка кия торган резин аслы чүпрәк башмакны да “прощай” дип атыйлар иде, димәк бәхилне тәрҗемә иткән булганнар , -дип тел шартлата. Физика укытучысы Мөбәрәк агай тарихка тирәнрәк кереп китә, борыңгы мифлар турында сүз чыгара, Зевс тарафыннан Прометейне , кешеләргә ут биргәне өчен кыяга чылбырлап, аның бавырын көн дә бөркет чукырга килүен сөйли һәм бүгенгегә китереп бәйли. Имеш тарихчы галимнәр бөгештерә, аларның “ут” дигәне аракы булырга тиеш, ә Прометей кешеләргә китергән казасына бәрабәр җәзага тартылган ! Тыңлаучылар рәхәтләнеп көлешәләр. Дацитның да әңгәмәгә катышасы килә икән,
- Мин дә бер нәрсә сөйлим әле, җәмәгать, -ди.
- Әйдүк-әйдүк , белемлерәк кеше ни әйтер икән, тыңлап карыйк, -диешәләр
Һәм агаебыз үзе караган ниндидер киноның исемен атый, караганыгыз бармы, дип сорый. Берәү дә карамаган икән. Шуннан бу ниндидер Козлов дигәнме, бүтәнме, шуның китабы хакында сүз кузгата. Әмма ,кызганычка каршы ул авторны да белүчеләр юк булып чыга. Галимебез аптырамый, ишеттерергә теләгән “кызык” аңлашылсын өчен әйткән киносынмы, әллә романның эчтәлеген микән, дәртләнеп , көр тавыш белән сөйләргә тотына. Бер заман әңгәмәдәшләрнең карашларына үлем сагышы сара башлавын чамалап , һәм кемнәрнеңдер авызны киң ачып иски башлауларын күреп , каударлана, кайбер сүзләрне йота башлый һәм күп тырыша торгач, ахыргы җөмләсенә өндәү куеп, туктап, тынып кала. Җиңүчән кыяфәттә “аңладыгызмы инде?!” дигән сыман , әле бер, әле икенче кунак тарафына инәлеп карый һәм елмая. Башкалар да, тагын алып биреп китмәсен тагын бу, дигән шөһбәдән, “аңладык” дигән кыяфәт чыгарып, шулай ук елмаялар... Үз әңгәмәләре инде кабат яңармый. Әлеге “киңлектә” гамьле әңгәмәнең гомумән урынсызлыгын да кунаклар бөтен тирәнлегендә төшенәләр.. Ә минем исә бер колак һаман зыңлый , ә аңымны , “чукрак кына калмасам ярар иде”, дигән хәсрәт эт урынына талый...Һәм бәхеткә, шул мәлдә,
- Әйдәгез кунаклар, табынга рәхим итегез , -дип өйгә дәшәләр.
Керәбез, утырышабыз. Хатыным да монда һәм урыныбыз үзем алып кайткан кунаклар тирәсендә икән. Сул колакны да “чукындырмаса” гына ярар иде дип куркып кына утырам . Табын мул, бер- бер арты сыйлар чыгып тора. Тост арты тост яңгырый. Ә теге кунак исеребрәк китте ахры, башкалар чиратына да кереп ул да тостлар әйтә. Менә бер мәлне ул авылларында ашларда Корьән укып йөргән , нәчелнекнең инде вафат әбисе Гыйлменисәттәй абыстайны ядь итеп эчеп куярга чакыру ташлый. Кызып алган кунакларга нәрсә, каплыйлар да куялар. Сәгыйть абый , каудар гына кырына килеп, колагына нидер әйтеп киткәч , ул тынычланыбрак калды. Дөрес урыныннан әледән әле торгалавыннан туктамады , янәшә-тирәдәгеләргә күз атты, кемнәргәдер ниндидер яхшылык эшлисе килде шикелле. Әмма башкаларда аның кайгысы юклыгын абайлагач, бүлтерек юан хатынына борылып :
- Маша! Аша син, -дип моның тәлинкәсенә колбасадыр, каз итедер, төрле тәмнүшкәләрне тутырды. Тегесе карусыз, рәттән урып бара. Бу ,әзрәк утыргач, тагын урыныннан куба, янә башын як-якка боргалый , тагын кемгәдер яхшылык эшләргә ниятли . Шулай эзләнеп торганда, күптән түгел тутырган тәлинкәнең “ ялтыратылганын” күреп ала һәм, янә,
- Маша, син аша! –дип , хәләлен кайгыртырга керешә...

Хатынга мәҗлестә хөрмәт күрсәтү дә мәдәниятлелек һәм културалылыктыр да...Әле ярый марҗалар бар безнең ир-атка әзме күпме култура йоктырырга...

























Рөстәм Зарипов


САБАЛЫ БУЛАЛМАДЫМ

Бистәбез Саба районы биләмәсенә урнашса да шәмәрдәннәр “сез сабалар” дигәнне өнәми. Биредә кемнең каян, кайчан килеп яши башлавы мөһим түгел , Чистайданмы ул, Башкортстаннан яки Чуашстаннанмы, бар да үз . Бары тик сабаларга карата гына караш сагаюлы. Шәмәрдәннең статусы тумыштан поселок, ә Сабаныкы элек сала иде . Шуңа да “поселковыйлар” район үзәгендә яшәүчеләргә “ авыл” дип, өстән аска карап сөйләшергә ияләнгән. Һәм бер мәлне, Тукайның “Баскыч” шигырендәгечә рольләр үзгәреп куйды: Саба –шәһәр, ә җиде мең кеше яшәгән шәмдәлдәге шәмдәй балкып торган, Татарстанның юк-бар калаларына биргесез Шәмәрдән –авыл җирлеге дип тәгаенләнде. Моның плүс яклары да бар, укытучы һәм табибларга хезмәт хакы артыграк түләнә башлады . Хәлбуки, үзгәреш күпчелекнең тешенә тиде. Бигрәк тә гомуми мунчада чабынганда шушы хакта ризасызлык белдерүләр ишетергә туры килә. Ил, җөмһүрият, район җитәкчелеге эшчәнлегенә дә ярыйсы гына кырыс бәяләр куйгалыйлар . Һәм биредә, сәнгатькә бәйле даими күргәзмә эшли дисәң дә ярыйдыр. Мин татуировкаларны күздә тотуым. Кайберәүләрнең хәтта күз кабакларында да язу бар . Бер шундый сәнгать сагындагы агай Казанга, социаль яклау үзәгенә пенсия юллап барганын сөйли. Аңа анда яхшы адвокат очрап, җиткелекле ярдәм күрсәткән. Баксаң моның утырып чыккан елларының җәмгысы 30 га җыела, ә пенсиягә тиенү өчен егерме бише дә җитеп ашкан икән... Хәер, төбәгебезне күргәзмәләрнең рәсмиләре дә читләтеп узмый. Әйтик, яңарак кына якташыбыз һәм бистәдәшебез рәссам Мөнәвир Минһаҗев иҗаты белән танышу форсаты чыкты.
Мин гаиләм белән туган якка 90нчы елны кайтып төпләндем. Һәм бистәбезнең җирле Робин Гуды булуы хакында ишеттем. Ниндидер төркемнәр Казаннан килеп биредә үз ихтыярларын урнаштыра башлаган була. Бу мөгаен юридик затларга үз салымнарын җиткерү белән бәйле булгандыр. Аннары кемнәргәдер “ 9” лы машиналарын сатарга да мәҗбүр иткәннәр дип сөйләделәр. Һәм көннәрдән бер көнне әлеге чакырылмаган кунаклар җитди каршылыкка дучар булып, гомерләре фаҗига белән тәмамлана. Суд, үз бизнесын һәм гомерен саклау өчен төркем белән зарур каршылыкка кергән җирле “Робин Гуд”ны аклый. Шәмәрдәннекеләр, халкыбызның мәшһүр бер Советлар Союзы Рерое исемен йөрткән бу егетне гаепсезгә саный, хөрмәт итә, аның белән теләктәш.
Газ миче ягучы булып эшләүче Радик абый белән дуслашмый һич мөмкин түгел, чөнки мунча ачылганчы ук эчкә уздырып бер ялгызыма рәхәтләнеп юыну чабыну мөмкинлеге тудыра. Кайчак, ул хөрмәт иткән тагын кемнәр дә андый форсатка ирешә. Минем каен себеркесен яраксызга чыгарып, үз имән себеркесен эшкә җиккән бастырык беләкле әзмәвер гәүдәле , татарчасы камил , итагатьле мунчадаш бер ир –ат әнә шул легендар шәхес булып чыкты.
Мин аның кемлеген соңыннан , Радик абыйдан белдем.
- Кем ул итагатьле кеше ? – дип кызыксындым.
Инде, юлда туры килеп яңадан очраткач, аңа “Тамчы гөл” исемле китабымны бүләк иттем.
Яңа танышым,
- Ә беләсеңме, мин дә бит яшь чакта шигырьләр яза идем, -диде.
Радик агай , барча туганнары кебек үк эре гәүдәле, куәтле-егәрле зат .Озак еллар шахтада күмер чапкан. Бер тапкыр үзенең тыңгысызлыгы аркасында әздән генә җир астында кысылып үлми калган. Энесе Марсель абый дә мәһабәт гәүдәле кеше , Шәмәрдән урта мәктәбендә физкультурадан укытты. Шушы урында чигенеш ясап, аның кыйссасына да туктап узыйк инде. Мәгълүм ки, Шәмәрдән элек-электән үзенең бүрек фабрикасы белән дан тота иде. Рәтле баш киемен әллә кемнәр әллә кайлардан килеп биредән юлладылар заманасында. Фабрикадан “селтәп” чыккан мех кисәкләрен теркәп өйләрдә дә тектеләр ул чорда, ә әзер товарны станциядә туктаган поезд вагоннарына кереп урнаштыру –үсмерләр җилкәсендә булды.” Вагонга керәсең, сатып алучыны табасың, ул бүрекне киеп карый. Ошатса, сатулашып, бәясен килешәсең. Клиент, бүрекне башына кигән хәлдә акчасын саный. Шулчак поезд кузгала башлый. Һәм син, акчаны кесәңә шудыргач ,тиз генә тегенең бүреген салдырасың да, ялт кына вагон ишегенән аска, перронга сикерәсең. Бер бүрекне бишәр, алтышар тапкыр сата идек...Ә бер мәлне, инде диплом алып, Байлангар мәктәбенә укытучы булып билгеләнгәч, үтә дә уңайсыз хәлгә тардым . Ике бик чибәр укытучы кызны култыклап Казан урамыннан барганда бер агай артка төшеп ,- - Аһ, Шәмәрдән жулигы..Хәтерлисеңме, миңа ничек бүрек сатканыңны , -дип йөзне җыртты. Байтак ара ияреп барды бу . Туктап якасыннан бик аласы , кызлар бар. Җитмәсә алар,
- Сиңа эндәшә түгелме соң ул, -дип аптыраталар.
- Исерек ул! –дип кырт кисәм...”
Шулай сөйләгән иде , кыска гомерле агай... Аның энесе Гаффан да шәп спортчы иде заманасында. Аңа да тәнгә сүрәт төшерә торган урынга барып кайту язган булган.
Хәер, Болгарга , зиярат кылырга барып , тәһарәт алырга Иделгә кергәч тә кайбер мөселманнарыбызның тәненңә әз-мәз булса да чигүләр күзгә чалынды. Ял көне иде ул . Намазлар укып кайтырга чыккач, Идел кичүендәге биш чакрымга сузылган машина чираты күреп өнсез калдык. Ул заман әле күпер төзелеп бетмәгән. Баксаң, ял көне гел шул хәл икән биредә, ә без моны исәпкә алмый сәяхәткә чыкканбыз. Нишләргә? Дүшәмбе көн эшкә дә барасы бар . Паромнан төшәсе машиналар өчен калдырылган аралык буш тора торуын.. Егетләребез, шоферны тәвәккәллеккә өнди һәм безнең автобус шул тасма буйлап алга ыргыла. Як-яктан янап кычкыралар , ә без бер нигә карамый алга барып , каршы хәрәкәт башланды дигәндә генә шлагбаум төбенә барып чүмәшәбез. Паромнан төшкән машиналар китеп беткәч, шлагбаум аша Казан ягына кайтучы машиналарны берәм-берәм үткәрәләр . Алар йөзмә күпергә төялә башлый. Ә без биләгән урыннан ни алга, ни кырыйга, ни борылып китү җае юк. Бәгъзеләр биредә көн уздырыр иде, тик Шәмәрдән егетләре түгел. Иң әвәле мәчет карты Габдулла агай, “Без изге юлда, безне сез бушлай уздырырга тиеш” дип паромга хезмәт күрсәтүче марҗаларны аптырата башлады .
- Абый, сез мәңге паромга үтә алачак түгел, керсәгез түләмәссез, -дигән вәгъдә бирә гаярь марҗа түтәйләр .
Ул да булмый , ике таза егетебез шлагбаумны төбе -тамыры белән йолкып нигездән чыгаралар һәм аклы каралы киртәсен киреләй борып, паромга керергә укталган машиналар юлын яптылар. Ягъни, үз автобусыбызга хут ачтып, шоферга кул изиләр. Шоферыбыз, көтелмәгән хәлдән каушап, машинасын кинәт йолкытып , моторны әздән генә тончыктырып сүндерми. Әмма үзен тиз кулга ала һәм паром хезмәткәрләре аңышканчы машинасын ажгыртып паромга кереп тә китә...
Габдулла агай да үз сүзеннән чигенмәде, тәки бер тиен түләмичә икенче ярга чыктык...
Болгарга сабалылар да йөри. Имам булып киткән сыйныфташым да, махсус автобус алып, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән бергә Болгар якларын урап кайтканы булган. Тик хәзрәт бу сәяхәтне искә төшерергә яратмый, чөнки фронтовикларыбыз, кибет саен туктап, “матур” итеп барганнар һәм бик “матур” булып кайтканнар . Шәмәрдәнлеләр арасында да бар иде фронтовиклар... Имам хәзрәтебез Хәмит абый үзе дә утлар-сулар кичкән шәхес. Әмма , безнең автобуста ислам дине кушканнардан тайпылырга теләүчеләр булуы сизелмәде. Өлкәннәр , тизрәк кайтып җитү максатында кайбер намазларны казага калдыру ягын куәтләгән иде дә, яшьләр ризалашмады, мәчетле авылда керәме намаз вакыты, басудамы, минутында туктап , азан әйтеп , кичектерүләрсез укыдык , Аллаһе Тәгалә разый булсын.
P . S . Шәмәрдәннәр генә түгел , сабалыларга да шәмәрдәннәрне үз итмәү хас. Әйтик, укуымны тәмамлагач, байтак еллар Мөслимдә эшләдем. Күпме дәвер узып та , шунда барып чыксам, “Кайчан кайттың?” дип сорап, үзләренекегә чыгаралар. Ә Сабага төшкән саен барыбер кем дә булса , “Шәмәрдәннәр нишләп йөри?” дигән сөәле белән гаҗиз итә...Дөрес , Сабаныкы санаучылар да дөм юк түгел анысы. Район мәдәният йорты методисты Рәйсә ханым Имамиева моннан байтак еллар элек мин язган шигырьнеме, җырнымы “ Социалистик Татарстан” га юллаган, ә авторын “Рөстәм Сабалы” дип күрсәткән. Һәм ул шулай басылып та чыкты. Тик псевдоним ябышмады, аны хуплаучылар табылмады. Ә, Фәннүр атлы, шул чорда Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән дус, кесәсеннән каләм алып , “монда бер хата киткән” дип ,“Л” хәрефен “К” га төзәтеп куйган иде ...